Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 12

СКАЧАТЬ хуплап тора. Шул күзлектән караганда, Лотфулла хәзрәт тә халык дошманы булып чыга, шулай бит? Ә мин – халык дошманының хәләле, җәмәгате, балаларым – халык дошманының балалары!..

      Бәхетебезгә, бу илле йортлык бәләкәй авылда Лотфулла хәзрәтнең дошман түгел икәнлегенә инанып өлгергәннәр иде. Ничек инде шундый юаш, шундый риясыз кеше кемгәдер карата дошман була алсын? Бу хәл Хәсәнә абыстайга юаныч биреп тора. Өстәвенә остабикә хәләленең кайтуына ышана иде. Көтәргә кирәк. Өметне өзмичә, сабыр гына көтәргә. Хәсәнә күңелендәге шул зарыгып көтү Лотфулла хәзрәтнең язмышына тәэсир итә кебек. Аның да тизрәк Юкәлегә, балалары янына, мәхәлләсенә, ниһаять, туган туфрагына тизрәк кайтасы киләдер. «Әтиләре кайтыр, – дип уйлый иде яшь остабикә, – балаларга тәрбия бирү аның кулына күчәр, мин гаиләгә аш пешереп, өс-баш карап, тыныч кына яши башлармын. Балалар матурлар, тәртиплеләр. Алар бит үзләренең Лотфулла хәзрәт балалары икәнлекләрен беләләр».

      Алар тары утыйлар. Колхоз чәчкән тарыны чүп баскан. Көн эссе, чүп үләнен, бигрәк тә билчәнне, җирдән суырып алганда, кулга кылчык кадала. Кулның тиресе аша, билчән сөтенә ияреп, балчык үтеп керә. Тире астына кергән яшькелт-кара пычракны сабын да ала алмый. Хәсәнә абыстайның бармак битләре, тырнак тирәләре ярылып беткән. Шул ярыкларга балчык тула, үлән суы кулларны яшелгә буйый.

      Хәсәнә абыстай колхоз биргән кишәрлегенең яртысына килеп җитә иде, басу юлыннан утаучылар янына килүче бала күренде. Ун-унике яшьләрдәге мәктәп баласы. Эшеннән туктап, җентекләп караса таныр иде инде. Әмма абыстай, килүченең кем икәнлеген якынайгач белермен дип, эшен дәвам итте.

      – Хәсәнә абыстай, Зөфәрне алып киттеләр! – дип кычкырды алар янына килүче бала.

      – Кая алып киттеләр? – дип сорады остабикә. Мәктәп эше беләндер инде, дип уйлады үзе. Унөч яшьлек Зөфәр «бик яхшы» билгесенә генә укый иде. Алдынгы укучыларны районга җыеп, берәр кызыклы очрашу үткәрә торганнардыр әле…

      – Бер үземе, әллә классы беләнме? – дип сорады, олы улының кая һәм нинди максат белән китүен аңлап бетерә алмаган ана. Соңгы елларда урындагырак кеше балаларын һәм иң яхшы укучыларны пионер лагерена җибәрү гадәте керә башлаган иде. Хәсәнә абыстай, Зөфәрне шунда җибәргәннәр булса кирәк, дип уйлады. Ул каршы килергә җыенмый да иде. Барсын, үз ишләре арасында ял итсен. Анда җырларга, биергә, ниндидер яңа чыккан уеннарга өйрәтәләр, дип сөйлиләр. Шунысын аңлап җиткермәде: нишләп соң баласын алып китәр алдыннан анасы белән киңәшмәгәннәр. Таиповлар гаиләсендә үзара киңәшмичә, башкаларның ризалыгын, хәтта хуплавын алмыйча, бернәрсә дә эшләнми иде. Дөрес, Зөфәрнең кеше күзенә күренерлек рәтле киеме дә юк. Шушы мәсьәлә борчый башлады Хәсәнә абыстайны. Алдан белгән булса, ул балакаена төн утырып булса да юньле күлмәк әмәлләп биргән булыр иде. Әткиләренең кешелеккә кия торган ак күлмәге сандык төбендә генә ята…

      – Аны бит, Хәсәнә абыстай, Туймазыдан килгән мылтыклы ике кеше СКАЧАТЬ