Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 11

СКАЧАТЬ Шуның тирәсенә килеп утыру белән, якынлык, бергәлек хисе уяна. Шул өстәл янына утырып, аш ашыйлар, чәй эчәләр. Сәкегә урын җәеп, төннәрен шунда йоклыйлар. Көндез сәке чите шәһәр йортларындагы диван хезмәтен үти. Сәке астында бакчада үскән кабаклар саклана. Бәләкәй чакта Шәһит сәкедә йөгереп йөрергә яратты. Бигрәк тә тышка чыгып булмаслык кышның салкын көннәрендә…

      Ул чакта аңа сәке шулкадәр иркен тоелган иде. Шәһит үскән саен сәке бәләкәйләнә барды. Ниһаять, авыл йортларында сәке урынына челтәрле тимер карават куя башладылар. Таиповлар өеннән дә карават сәкене кысрыклап чыгарды.

      Әле көз. Адәм балаларына татлы ризыклар – бәрәңге, кишер, кабак, шалкан алып килә торган мәрхәмәтле муллык ае. Сентябрь – Юкәледән Югары Бишенде авылындагы мәктәпкә күчү ае да. Туган авылы мәктәбендә Шәһит дүрт класс укыды. Күпме көтте ул сентябрь аен, нинди якты өметләр баглады яңа мәктәпкә, югарырак класста укуга! Тик… беренче уку көнендә үк аны кимсеттеләр, мәсхәрәләделәр. Ул авылдашларыннан әтисенең авылда иң абруйлы, иң укымышлы кеше саналуын гел ишетеп үсте. Юкәленең кулга алынган биш кешесе арасында әткисенең иң зирәк, тырыш, эшчән булуын ачыктан-ачык әйтмәсәләр дә, моның шулай булганын бөтен авыл белә иде. Аңлашылмаганы шул гына: нишләп соң авылның иң әйбәт кешеләрен төрмәгә япканнар? Бай булгангамы? Хәзер колхоз, кулыннан килмәсә дә, вәгъдә биреп, ымсындырып эшләтә… Уйланырга яраткан кешегә аңлашылмас капма-каршылыклар тулып ята шул дөньясында…

      Яңа мәктәп Шәһиткә «мулла» дигән сүзнең башка мәгънәдә булуын, руханиларны төрмәгә ябуның дөрес гамәл икәнлеген исбатларга җыенган кебек тоелды. Мулла малае булуның катлаулылыклары турында аның ишеткәне бар иде. Мулла балаларын югарыга күтәрмиләр, җаваплы урынга куймыйлар. Тәнәфестә классташларының Шәһиттән көлүе шуны искә төшерде.

      Кемнең сүзе дөрес? Инәкисенең: «Мулла – авылның иң акыллы кешесе», – дип аңлатуымы, әллә кичә коридорда җыелган балаларның астыртын гына елмаеп карап торуларымы? Нигә аны беркем якламады? Көлеп торучылар арасында аның дуслары, Юкәле малайлары да бар иде бит.

      Моңа кадәр әнисенең ялган сөйләгәнен, башкаларны хурлавын, кемгәдер зыян китерерлек гамәл кылуын Шәһит хәтерләми иде. Аның сүзен тыңламаган чаклары да булгалады. Сүз тыңламау һәрвакыт диярлек каза яисә авырлык белән бетә бит. Шәһит бу турыда озак уйланып ятты. Халык дошманы баласы булуын искә төшерүләре күңелне тырный, шомлы тойгы уята иде. Башкаларга гел игелек эшләп яшәгән кешене ни өчен төрмәгә утыртканнар? Уйламыйча, ялгыш кына алып киткәннәр дияр идең, Лотфулла хәзрәтне бер тапкыр, сөргендә өч ел тотканнан соң, кайтарып җибәргән булганнар. Ул сөргеннән гарипләнеп кайткан. Утыз дүртенче елдан утыз җиденче елга кадәр, гарип килеш, түшәк өстендә яткан. Өч ел үтүгә, кабат килеп, түшәгеннән торгызып алып киткәннәр.

9

      Балаларны тәрбияләү тулысынча Хәсәнә абыстайга йөкләнде. Абыстай ир белән хатынның гаилә тәрбияләүдәге вазифалары икесе ике төрле булганлыгын гына белә иде.

      Мөселман өммәтләрендә СКАЧАТЬ