Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 10

СКАЧАТЬ һәр нәрсәсе шундый була. Әтилеләрнең йортлары, абзар-куралары, ашаган ашлары әтисезләрнекеннән аерыла, башкачарак була. Дөрес, әтиләрнең дә төрлесе бар. Гаилә башлыклары арасында өйләренә эчеп, исереп кайтучылар да очрый. Әтиләре сәрхуш гаиләдә дә йорт хуҗасы – ир кеше. Аңа әйтмичә, аннан рөхсәт сорамыйча, эшкә тотынырга ярамый. Бу турыда кисәтеп тормасалар да, һәркемгә аңлаешлы шундый канун бар.

      Әнә сугышта йөргән әтиләрнең исән калганнары кайтты, үлгәннәренең хәбәрләре килде. Алар да Шәһитләр гаиләсе шикелле иза чигәләр, әтиләре кайтуын зарыгып көтәләр. Авырлыклары бер төрле булса да, әтиләре сугышта йөрүчеләрнең язмышлары икенче төрле. Бу аерма Рәшит белән Әфләх Бәләбәй педучилищесына кергәндә ачыкланды. Әтиләре сугышта йөргәннәрне укыту бушлай иде. Шуңа өстәп, аларга көндез тамак ялгарга талон да бирәләр иде. Әйе, әтисезлек тә төрлечә булырга мөмкин. Бигрәк тә гаиләсен ташлап киткән аталарның балалары кызганыч. Әтиләренең кем икәнлеген белмичә газапланып яшәүче балалар алар. Тагын бер гыйбрәт – әтисе турындагы мәгълүматны белгертмәү чарасын күрергә тырышып, хафаланып, куркып яшәүче балалар язмышы.

      Шәһитләрдәге тәртип бөтенләй икенче төрле. Аларның тормышын «әткиегез кайткач» аңлатмасы икегә бүлә. Әткисенең кайтуын көтеп яшәүдән торган зарыктыргыч, кимсенүле тормыш һәм әткисе котылып кайткан көннән башланачак бәхетле яшәү. Юк, әткиегез кайткач яшәү җиңеләер, шатлык артыр, дип аңлаткан кеше булмады анысы. Таиповлар гаиләсенең һәр әгъзасы шушы хакыйкатьне тоемлый, әткиләре кайту, тормышны үзгәртеп, матурайтып җибәрәчәгенә инану сулыш алуга тиң мөһим һәм табигый иде.

      Әткиләре кайтырмы-юкмы? Бу сорауга беркем җавап бирә алмый. Өмет. Ул синең күңелеңә кереп ояласа, аны берничек тә куып чыгарып булмый икән… Салкын акыл белән уйлаганда, иң башта Лотфулла хәзрәтнең исәнме, түгелме икәнлеген ачыкларга кирәк. Көннәр, айлар буе гына түгел, хәзрәтнең хәләле, аның газиз балалары, озакка сузылган еллар дәвамында шушы газаплы сорауга җавап эзләп, мәсьәләне ачыкларга тырыштылар. Өмет сүнмәде. Утызынчы еллардагы «халык дошманнары»н үтереп бетерү дә өметкә сабак була алмады. Сугышның соңгы елларында Кырым татарларын сөргенгә озату, сугыш вакытында чолганышта калган әсирләрне эзәрлекләү кебек мисалларның берсе дә Юкәле мулласын кайтмас урынга җибәрелүенә ышандыра алмады.

      Күңел түрендәге дәлил чиктән тыш үҗәт шул. Лотфулла хәзрәтнең үз гомерендә җинаять эшләгәне булмады. Изге кеше иде Хәсәнә абыстайның хәләл җефете. Изгеләрне игелек эшләп яшәгәннәре өчен җәзалыйлармыни? Туймазы тирәсендәге татар авылларында яшәүче теләсә кемнән сора, аларның берсе дә хәзрәтне төрмәгә лаеклы кеше дип әйтә алмас иде. Хакимиятнең фикерләү ысулы бөтенләй башка төрле икәнлеген белгән кеше гади халык арасында очрамый диярлек… Халык өстәгеләргә ышанып яши.

      «Уфалла» арбасына төяп урманнан утын ташуның да уңай яклары бар иде. Черергә җыена башлаган көзге яфракның борын эчен җиңелчә генә кытыклый торган тәмле исе ни тора! Каен СКАЧАТЬ