Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 9

СКАЧАТЬ Бу урынны нигә шулай атауларын беркем аңлата алмый. Куакта май үсми бит инде. Моны һәркем белә. Нефть чыгаручылар куакны җир маена буяп китмәсәләр, җирдә үсеп утырган куакның майланып торуын һич күз алдына китереп булмый. Юкәле кешеләре авылдан ике чакрым чамасы көньяк-көнчыгышта урнашкан агачлыкны «Майлы Куак» дип атап йөртәләр. Татарлар куаклык үскән җирне – «әрәмә», зур юан агач каплаган җирне «урман» диләр. Майлы Куак урман белән әрәмәнең бер-берсенә тоташып үскән җире иде. Сирәк үскән каенлыкта ялгыз имәннәр, усак агачлары, чокыр төпләрендә карама, элмә куаклары очрый. Һәм шул урманда гына үсә торган агачлар арасында, нәкъ әрәмәлекләрдәгечә, шомырт һәм балан куаклары, колмак сарган баланлыклар, карлыганнар күпереп үсә, чокыррак җирне кара бөрлегән сабаклары каплап киткән… Юкәлегә якын булгангамы, шушы бәләкәй генә әрәмәле урман татар кешесе яраткан барлык җимешне биреп торгангамы, авыл кешеләре әлеге «җәннәт бакчасына» аеруча зур ихтирам белән карыйлар иде.

      Урман эче кардан кыр-яланнарга караганда соңрак ачыла. Кояш төшкән аланнар чәчкәгә күмелгәч тә, әле куе агач каплаган чокыр җирләрдә, яр асларында кар шактый озак саклана. Юкәле хатыннары, бигрәк тә яшүсмерләр, җир кардан ачылу белән, Майлы Куакка юл тоталар. Башта какы һәм кузгалак, озакламый балтырган өлгерә. Ә инде көзгә таба, июнь урталарыннан август азакларына кадәр, Майлы Куак җимешләре бер-бер артлы өлгереп кенә тора. Иң башта татарларның яраткан җимеше – җир җиләге өлгерә. Шәһитнең әнисе җиләкне чиләкләп җыеп алып кайта. Җиләк артыннан кара бөрлегән, шомырт, карлыган, көзге салкыннар якыная башлагач, балан пешә. Киптерергә куйганчы, Хәсәнә абыстай балаларын балан бәлеше, киндер орлыгы һәм чия белән төеп балга катырган кырыккат белән сыйлый.

      Майлы Куак дип аталган агачлык зур түгел. Буйга өч, аркылыга ике чакрым чамасы гына. Шул бәләкәй генә агачлык юкәлеләр көнкүрешендә һәрвакыт зур урын тоткан. Хәзер инде авыл халкы, газ ягып, азыкны кибеттән алып ашый. Майлы Куак авыл өчен һаман шулай газизме икән?

      Бу куаклыкны «майлы» дип атаучыларның сөякләре күптән туфрак булгандыр. Бәлки кайчандыр «майлы» сүзе урманның җиләк-җимешкә бай булуын белдергәндер, яисә шифалы үләннәр күпләп үскән җирне шул сүз белән атаганнардыр? Бәлки, кызарып пешкән балан тәлгәшләренең, чокыр читләрендә күпереп торган ымсындыргыч кара бөрлегәннәрнең, сыгылма талларга сырышкан хуш исле колмакларның кояш нурыннан майланып, ялтырап утырганын күрүчеләр бу урынны «Майлы Куак» дип атаганнардыр?

      Майлы Куакка җиткәнче, сөзәк үрдән барасың. Бераздан басу кыры бетә. Башта сине аерым үскән яшь каеннар, гөлҗимеш, шомырт, балан куаклары каршы ала.

      Элегрәк агачлык эчендә юан каеннар, болытларга үрелеп үскән усаклар да булган. Аларны акрынлап кисә, ташый торганнар. Хәзер инде агачларның юаннары очрамый. Эчкәрәк кергән саен агачлык куера. Урманның уртасына кадәр арба тартып кереп булмый. Халык телендә «уфалла» дип йөртелгән бәләкәй арбаны урман читендәрәк куак эченә яшереп калдырасың. Урлаудан СКАЧАТЬ