Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 8

СКАЧАТЬ җыйганда коелып калган башакларның карга чүпләмәгәннәре барыбер кар астында калып чери, әрәм була. Нигә шуны җыярга рөхсәт итмәскә?

      Кайда гына булма, нәрсә белән генә шөгыльләнмә, ачка үлмәс өчен, һәр көнне һәр мөмкинлектән файдаланып, нәрсәдер табарга, яшереп өйгә алып кайтырга, яшереп куярга кирәк иде. Кыш рәхимсез. Ачка үләсең килмәсә, тамак ягын җәйдән кайгыртырга кирәк. Җәй көне балаларны ачлыктан коткара алырлык ризык әзерләү колхоз шартларында яшәүнең төп канунына әверелде ләбаса.

      Беркем беркемгә бу турыда сөйләми. Һәркем яшеренеп яши, һәркемнең яшисе килә. Менә шул яшисе килү мәҗбүр итә дә инде тамак мәсьәләсен кайгыртуны… Адәм балаларының яшисе килүе, аларның Газраил килгәнче яшәргә хаклары барлыгы Аллаһы Тәгалә тарафыннан расланган. Шушы канунны белмәделәрме икәнни Лотфулла хәзрәтне кулга алучылар? Нахак җәбернең, нахакка рәнҗетүнең гөнаһы бик зур бит. Алар шуны да аңламадылар микәнни?

      Бу юлы шушы уйлар белән каршылады Хәсәнә абыстай мәктәптән кайтучы төпчек улын. Әллә юл буе йөгереп кайткан инде? Бит алмалары алсуланып пешкән. Еш-еш сулыш ала. Үзе елмая. Аллага шөкер, бүген аны рәнҗетмәгәннәр булса кирәк…

      Дәресләрнең уңышлы узуы, макталуы, югары билге алуы малаеның йөзенә бәреп чыккан:

      – Инәки, миңа «отлично» билгесе куйдылар. Абый мине мактады. Минем дәфтәремне бөтен класска күрсәтте…

      …Бүген дә Ринат тирәсендә ялагайланып йөрүче малайлар Шәһитне мыскылларга чамалап карадылар каравын… Ул бүген Ринат малайларына каршы тора алды. Шул хакта сөйләп ташлаудан малай чак тыелып калды. Инәкисе каршында мактанчык булып каласы килмәде. Бүген ул үзен яклый алды. Хәтта аны яклаучылар да табылды. Малайлардан ике авылдашы, класстагы кызларның барысы да диярлек үзләренең Шәһит ягында икәнлекләрен күрсәттеләр.

      Бәрелеш болай башланды. Тәнәфескә чыккач, Ринатлар төркеме Шәһитне коридорның түр як почмагына тагын кысрыклады. «Халыкны әфьюн белән агулаучы мулла малае, мулла малае!» Бүген дә Шәһит ягына шушы мәсхәрәле сүзләр ява башлады. Беренче ишетүдә «әфьюн» сүзен Шәһит аңламаган иде. Әфләх абыйсы Карл Марксның руханиларны шулай мәсхәрәләве турында сөйләп күрсәткәч, төшенде. «Әфьюн сату» дигән сүз кешене шәригать кануннары буенча яшәргә өйрәтүне аңлата икән… Күкрәк эчендә әрнеткеч кайнарлык. Авыз кибә. Йодрыклар кысып йомарланган. Йөрәк еш-еш тибә. Шул чакта Шәһитнең исенә Әфләх абыйсы биргән акыллы киңәш килеп төште. Ничек кенә кыен булса да, йөрәгеңдә үч кузгалуын сиздермәскә. Көч-егәреңне бергә туплап, үзеңне тыныч тотарга. Куркуыңны сиздермичә, берни булмагандай басып торырга. «Мулла малае» дигән сүзне мактау, хөрмәтләү рәвешендә кабул итәргә… Шәһит шушы шартларны үтәргә җаны-тәне белән тырышты. Үч алырга теләү, рәнҗү чиктән тыш көчле иде. Шулкадәр авыр иде тыныч кына басып тору. Әмма, ни хикмәт, Шәһитнең дошманнары, мыскыллау өчен яңа сүз эзләп, тукталып калдылар. Нәкъ шул чакта ул, ашыкмаска, тотлыкмаска, куркуын яшерергә тырышып, олыларча җитдилек белән сүз башлады:

СКАЧАТЬ