Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 7

СКАЧАТЬ шигыре Мәҗит Гафуриныкы, – дип аңлатты укытучы абый. – Шигырьне ятлар алдыннан, иң башта аны кем язганын хәтерләп калырга кирәк. Ә син үзең Тукай язган шигырьне беләсеңме, Таипов? Чык әле такта янына!» Мин такта янына чыктым. Башта югалып калдым. Барысы да сүземнән гаеп табып көлерләр, мыскылларлар, дип курыктым. Бераз шулай югалып калганнан соң, Тукайның «Теләнче» дигән шигыре исемә төште:

      Сызгыра җил, ыжгыра, тик кар буранын арттыра.

      Шулвакыт мәсҗед катында дөм сукыр бер карт тора.

      …«Сукыр карт» сүзен әйтү белән, Шәһитнең күз алдына сөргендәге әткисе килеп басты. Әткисе дә шушы мизгелдә, сукыр карт шикелле, ачы буранда ялгызы, туган авылын, Хәсәнә абыстайны, балаларын сагынып, дер калтырап басып торадыр шикелле тоелды аңа. Әткисен кызгану, аны кулга алучыларга нәфрәт, ятимлек кимсенүләре – барысы бергә укмашып, үсмернең бугазына утлы төер булып килеп тыгылды. Күзләрдән яшь бәреп чыккач, Шәһит, укытучының рөхсәтен көтеп тә тормыйча, урынына барып утырды да битен партага каплады.

      – Таипов, – диде туган тел укытучысы, – Тукайның шундый эчтәлекле шигырен яттан белүеңне хуплыйм. Әмма исеңдә тот, киләчәктә укытучы рөхсәтеннән башка такта яныннан китмә. Рөхсәтсез китү тәртип бозу санала. Аңладыңмы?

      Шәһит укытучының соравын җавапсыз калдырды. Ул, сүзен әйтә башлау белән, кабат елап җибәрүдән курка иде.

4

      Никадәр тырышып караса да, шушы вакыйганы Шәһит әнисеннән яшерә алмады. Юк, әләк кенә түгел иде бу. Ул бит инде бала-чага түгел. Аңа хәзер унике яшь. Аның инәкисе, башка әниләр шикелле, малаен яклап, талашып йөрми. Инәки булудан тыш, Хәсәнә абыстай – Шәһитнең иң якын дусты да, сердәше, авырлык килгән чакларда иң беренче булып ярдәм кулын сузучы да. Дөрес, ул башка әниләрдән таләпчәнрәк. Ялганлап кара әле Хәсәнә абыстай алдында! Яисә үзеңнән көчсезрәк малайны рәнҗетеп кара. Кеше өлешенә керү, кеше милкенә кул тидерү турында әйтеп тә торасы юк. Андый чакларда Шәһитнең йомшак күңелле юаш инәкисе сүз белән аңлатып булмый торган куркынычка әверелә. Тәүбә кылып, башка алай эшләмәм, дип сүз биргәч тә әле, инәкисенең күзенә бик озак туры карый алмый ул.

      Шәһит инәкисенә сөйли башлады:

      – Зур тәнәфестә коридорга чыккач, Ринат, шул, Тукай шигыре дип, башка шагыйрь язганны укыган малай, мине почмакка илтеп кысрыклады. Безнең тирәгә бөтен класс җыелды. «Күрәсезме? – диде ул. – Сезнең каршыгызда мулла малае. Аның әтисен, халыкка дин әфьюны таратып йөргән өчен, төрмәгә япканнар». – Коридордагы кайбер укучылар мине мыскыллап көлә башладылар. Звонок шалтырап, коридорга укытучылар чыга башламаган булса, әткигә тел тидергән өчен, мин аның арт сабагын укыта идем. Беләм, ул миннән көчлерәк. Шулай да мин аңа бирешми идем…

      – Улым, син аңларга тиеш, кешене көч белән дә, хәйлә белән дә җиңеп булмый. Син аны бер генә юл белән – яхшы укып кына җиңә аласың. Яхшы укыган баланы беркайчан да мыскылламыйлар. Киресенчә, андыйларны мактыйлар, үрнәккә куялар. Укуда үрнәк күрсәтә алсаң, сине бөтен класс яратачак, хәтта бөтен мәктәп. Мыскылламасыннар өчен, син яхшы укырга, СКАЧАТЬ