Кыпчак кызы / Кипчакская дочь. Миргазиян Юнус
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Кыпчак кызы / Кипчакская дочь - Миргазиян Юнус страница 5

СКАЧАТЬ белән илле яшьләр арасындагы хатын әнә шундыйлардан иде. Шул тыйнак матурлыкны аңлый алган кеше Юкәле халкының Хәсәнә абыстайга булган изге мөнәсәбәтенең каян барлыкка килүе турында төпченүдән туктар иде, мөгаен.

      Бүген Хәсәнә абыстай бакчада бәрәңге ала. Бер төптән чыккан эрерәк, тигез, шома тәнле бәрәңгеләрне, орлыкка калдырыр өчен, аерым бер җиргә, вакларын, көрәккә эләгеп киселгәннәрен, икенче урынга җыеп, базга төшерәселәрен, кояшта киптерер өчен, таратыбрак ташлый бара. Киселмәсеннәр өчен, көрәкне сабактан ераграк батырырга, җирне айкап ташлаганда саграк кыланырга кирәклеген белә. Анысы шулай. Колхозлашканнан соң, бигрәк тә сугыш елларында, үз кулың белән чәчкән, үзең утап, төбен күмеп үстергән, үзең алып, өшемәслек һәм черемәслек итеп саклаган бәрәңге Хәсәнә абыстайның гаиләсен ачлыктан коткара килде. Бәрәңге алуның бөтен нечкәлекләрен белсә дә, соңгы ярты сәгать эчендә ярты дистә бәрәңгедә көрәк эзе калган иде. Бишенче классның беренче дәресенә Югары Бишенде урта мәктәбенә укырга киткән төпчек улы Шәһит, нишләптер, кайтмыйча тора әле. Каршы урамда яшәүче Габдерәсүл дә, авыл башындарак торучы Мәүлетҗан да кайттылар инде. Шәһит әле һаман күренми.

      Тәртип бозган өчен укытучысы класста калдыргандыр, дисәң, Хәсәнәнең улы юаш, тыныч табигатьле, сүз тыңлый торган бала югыйсә. Авырып китмәсә генә ярар иде! Әллә берәр иптәше үзләренә чакырып алып китте микән? Шәһитнең әнисе, эшен ташлап, урамга чыкты. Әнә койма буендагы сукмактан, сүлпән генә атлап, Хәсәнәнең кече улы кайтып килә. Кулындагы букчасы, җиргә тия язып, салынып төшкән. Башы аска иелгән, аяк атлавында арыганлык сизелеп тора.

      – Нишләп болай соңга калып кайтасың, балам? Әллә, тәртип бозган өчен, укытучы абыең дәрестән соң калдырдымы?

      – Юк, калдырмады, – диде Шәһит һәм шуның белән чикләнде.

      – Ошадымы соң яңа мәктәп? Нәрсәләр өйрәндегез? Йә, сөйлә инде, нишләп шатлыгыңны бүлешмисең?

      Шәһит җавап бирмәде. Малай, әнисенең сүзләрен башын күтәрмичә генә тыңлап, теләр-теләмәс кенә капкага таба баруын дәвам итте. Хәсәнә абыстай малаеның кулыннан букчасын алды, бөгәрләнеп эчкә кергән күлмәк якасын тышка чыгарып, төзәтеп куйды, аркасыннан сыпырып сөйде.

      – Укый башлавыңны котлап, мин сиңа тәбикмәк пешердем, – диде Хәсәнә абыстай. – Кулыңны тышта юасыңмы, әллә, өйгә кергәч, җылы су беләнме?

      – Тышта юам.

2

      – Нәрсәдер булган бу балага, – дип хафаланып куйды абыстай. – Ничек канатланып киткән иде. Ә кайтуы нинди! Артык сораштыра башласаң, бөтенләй дә үз эченә бикләнер. Бераз тынычлансын әле. Аның улы эчендәге серен озак тота алмый. Барыбер бүлешәчәк. Тыныч кына көтәргә кирәк. Төпченә башласаң, йозакка бикләнүе бар.

      Татарда таба ашы бәйрәмнәрдә, кунак килгән чакларда пешерелә. Бәйрәм ризыгы адәм баласының күңелен күтәрә. Өйгә татлы аш исе тарала, шул ис бәйрәм шатлыгы уятырга тиеш. Ләкин Шәһит, тәбикмәкне дә сүлпән генә, ләззәтләнүен күрсәтмичә генә ашап, дога кылды. Икәүләп СКАЧАТЬ