Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 9

СКАЧАТЬ дарчин кебек кырыс, әмма затлы исе күзгә дә, биткә дә бәрелә, борын юлларын кытыклый. Юкәлек! Юк, мондагы ис бүтән бер урманда да була алмый. Монда яңа сугылып, кичә тарттырылган бодай оныннан пешергән кабартма исе – бары тик шул ис кенә килә!

      Ул «төплек арты»! Анда кунган төннәр, бүредән курыккан атлар, анда яккан учаклар, ул учакларның көлләрендә пешерелгән бәрәңгеләр, шалканнар… Андагы еланлы сазлыклар, урман тавыгы оялары һәм төлке уйный торган орлар… Күрше малае Шәйхулла, әтисе урынына ат сакларга килеп, «төплек арты»нда куна кала иде. Үзе белән ул мине дә алып баргалады. Мин, күрәсең, бик кечкенә булганмындыр инде, атларның төне буе гел ашап йөрүләрен аңлый алмыйча гаҗиз булдым. Шәйхулла көлде дә көлде.

      – Вәт, дүрәк, ат бит ул, кеше түгел, – диде.

      Аннан ул миңа бер тай тотып биреп урманнан тайга атландырып кайтырга вәгъдә итте. Мин кызыгам да, куркам да. Әмма Шәйхулла сузды: мендәрнең (ул тай, колын дип әйтми, ә сокланып, иркәләп «мендәр» дип кенә йөртә иде), диде ул, тоткач-тоткач настиящиен тотарга кирәк (безнең авылда чын, яхшы әйберне «настоящий» дип йөртәләр), һәм ул көзнең моңлы, вак яңгырлы бер көнендә мине урманга алып чапты. Күзләре ут булган, борын тишекләре киңәйгән иде.

      – Бүген, – диде, – мендәрнең настиящие!

      Урман аланында утлап йөргән атлар арасыннан ул берьюлы ике кырыкмыш тотып килде. Мунчала аркалыктан «ялганчы» йөгән генә ясады да «мендәр» өстенә мине менгереп тә куйды. Үзе дә шундый йөгән ясап кырыкмышка атланды, һәм без авылга таба элдерттек. Дөрес, баштарак мин курыккан идем. Әмма мендәр шулкадәр җайлы, шулкадәр йомшак элдертте, ике чакрымны узганны мин белми дә калдым. Аннан соң миңа иярле атларга атланырга, беренче тапкыр чит илгә чыккач, кыланып, гарәп аргамагына атланып йөрергә туры килде, фил өстендә дә утырып йөрдем, әмма Шәйхулла тоткан мендәр белән урманнан кайтуым мәңге хәтердә калды. Бер генә мотоциклист та, бер генә «Жигули» хуҗасы да ул «мендәр»дән алган канәгатьлек хисен кичерә алмыйдыр…

      Кайтканда, без элдертеп кенә маш яныннан уздык. «Маш» – биек дигән сүзме соң? Кырык метрлар чамасындагы биеклектә салынган вышкаларны бездә маш дип йөртәләр. Машны салган еллар… Мин әле бик кечкенә идем. Урман буендагы шул калку урынга «маш салучы урыслар килгән» дигән хәбәр минем йөрәкне кузгатты. Маш салу – ниндидер тышкы олы дөньяга омтылу дигән сүз инде ул. Без, күрәсең, бу җиргә күктән төшкәнбездер. Шуңа күрә без гел югарыга омтылабыз, пирамидалар төзибез, манаралар, биек һәйкәлләр, башнялар салабыз, космоска чыгарга омтылабыз. Без – чыккан җиребезне эзлибез, бабалар янына менәргә хыялланабыз. Көзге кичләрдә әти мине ындыр арты киртәсенә бастырып урман буендагы маш салган җирне карата иде: ә анда ут яна.

      – Менә, улым, электр уты шул була инде, – дип әйтә иде әти. Күрәсең, аларның ниндидер бер станцияләре-фәләне булгандыр инде. Бераздан ул маш очлаеп күккә ашты. Малайларның ул көннәрдә бөтен сөйләгәне шул маш турында гына булды.

      – Фәттах СКАЧАТЬ