Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 6

СКАЧАТЬ соңгы сәлам биреп алалар да йокыга яталар. Әмма бүре басу түрендә төн уздыра да соры томанлы юеш иртәдә әвеслек тирәсенә килеп чыга. Анда иртәрәк чыккан каз-үрдәк, кичтән адашып кунган сарык-фәлән булмый калмый. Кайвакыт ат саклаучы малайлар әсәрешеп-куркынып, ат чабып авылга кайталар.

      – Фәлән атның арт санын бүре умырган!

      – Фәлән тайны бүре алмакчы булган, атлар урап алып кына саклаганнар!

      Мондый сүзләр еш ишетелә иде.

      Безнең бабаларыбызның мәҗүсилек заманында бүре культына табынган булу ихтималын фольклорчылар еш әйтәләр. Шулайдыр, шулай булгандыр. Бүредән курку белән бергә халык күңеленең бик тирән төбендә бу хайванга курку катыш яшерен ихтирам, олылау хисе ятканын белмибезмени?

      – Кичә төнлә бүре килгән, – дип, иртәгесен сөйләнгән хәбәр шом катыш серлелек, зурлык, әһәмиятлелек белән йорттан йортка йөри иде. Бүре килгән… Әйтерсең кабереннән торып борынгы баба, изге ата килеп киткән, ә без берни белмичә йоклап ятканбыз. Мондый шомлы ихтирамны мин Обь буендагы бер татар авылында аюга карата сиздем: аю төнлә тайгадан чыккан да авылга килеп берәүнең бурабзар ишеген вата башлаган. Көче җитмәгәч, китеп барган. Иртәгесен бу хәбәр йорттан йортка тапшырылды, урам почмакларында сөйләшеп торулар, капка төпләрендә аз сүз белән фикер алышулар булды.

      – Ишеттегезме? Узган төн бабай килгән икән…

      Бу җитди тын сөйләшүләрдә мин шулай ук борынгы бабаларның ерак гасырлардагы рухи авазларын ишеткәндәй булдым.

      Балачакның бүрегә бәйле куркыныч төннәре, дәһшәтле кичләре, әкиятләре күп булды. Безнең авылда бабалардан калган бүре капкыннары, юл йөргәндә янда тота торган кистәннәр, үкчәсенә бозау тиресе каккан киң чаңгылар (тауга менгәндә тиренең мехы кире шудыртмый), тагын әллә ниләр бар иде. Бабалар, күрәсең, аю-бүре белән әвәрә килеп яшәгәннәр. Капкынга эләккән бүренең аягын өзеп качуы, төнге юлда ат каршына чыгып утырган бүреләрнең ат хуҗасын ничек иза чиктерүләре турында әллә ниләр сөйлиләр иде. Мин бик кечкенә идем әле, урман эчендәге Бимәр авылы урыслары бүрене тере көе тоттылар. Авылга бүре килеп бик җәфалагач, бер аучы үзенең бакча артындагы иске коесы өстенә төнгә ит куйган. Кое өстендәге алдавычка бүренең килеп керүе булган, черек такта сынып бүре коега егылып төшкән. Ул бүренең алдануын кызгану хисе белән сөйләгәннәрен хәтерлим. Буранлы кышның бер көнендә авылда хәбәр таралды: тире җыючы Низамига теге бүрене тунамый-нитми китереп биргәннәр. Низаминың улы Габдерәкыйп, шаян күңелле, фантазиягә бай малай, урамда хәбәр таратып йөрде: караган өчен бер тиен акча түлисе, диде. Ул көнне аларның капка төбе тулы малайлар булды. Габдерәкыйп аларны универмагның хатын-кыз аяк киеме бүлегенә керткән шикелле өчәрләп кенә келәткә кертте. Мине ул иң ахырга калдырып үземне генә кертте. Теләгәнчә кара, диде. Мин дөньяда курку катыш зур ихтирам белән бер әйбер янында да шулай каушаганым булмады кебек. Кышкы салкында арт һәм ал аякларын сузып катып калган, калын мехлы СКАЧАТЬ