Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 13

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Түгәрәк тагын кузгала, егет, уңышлы гына җырлый алган кыз белән торуына горурланып, халыкка карый. Янәсе, сиздегезме, кем белән уртада торганны…

      Алъяпкычың ал мәллә,

      Алдында алма бар мәллә?

      Сандугачлар күк сайрыйсың,

      Авызыңда кош бар мәллә?

      Икенче парны кертәләр. Күрше авыл кызы. Үзебезнең авыл егете. Нәрсәгәдер кырынрак торалар. Димәк, егеткә кыюрак булырга кирәк.

      Ал булсагыз да ярый,

      Гөл булсагыз да ярый.

      Сез икегез пар килгәнсез –

      Яр булсагыз да ярый.

      Түгәрәк әйләнеп торганда, егет кунак кызга бер авыз сүз дә дәшә алмады. Кыюсыз! Инде нәрсә дип җавап бирергә? Ләкин… егет – хитри.

      Җырлыйк әле, җырлыйк әле

      Унны да, тугызны да.

      Мәк сачкәләре күк күрәм,

      Дуслар, барыгызны да, –

      дип котыла.

      Уен кыза бара. Олы гына яшьтәге берәү уенга килеп керә. Әһә, бу – шахтадан кайткан Котдус икән. Ул егет булып йөргән заманда болай ук шәп булмый иде уеннар. Хатыны Шәмсия уен читендә иренең пиджагын тотып көлемсерәп тора. Янәсе, бар, кер, мамыгыңны коеп кара, ләкин дә, җаным, барыбер файдасыз: минем кулда инде син, белдеңме шуны…

      Ялт! Котдусны балдызы белән парлап уртага кертеп бастыралар. Гомуми генә бер җыр җырлыйлар. Түгәрәк туктый. Бу шахтёр мәхәббәт турында нәрсә әйтер икән дигән сыман су буе тынып кала. Котдус та, гармунчыга ым кагып, карлыккан, искергән тавыш белән җыр башлый:

      Агыйделдән прахут килә,

      Уралып саллар белән.

      Сталинга рапорт бирик

      Уңышлы саннар белән.

      Әмма түгәрәк аңа җавап бирә:

      Иртә торып тышка чыксам,

      Клуб уты сүнмәгән.

      Бу нинди күңелләр икән,

      Картайгач сүрелмәгән?

      Котдусны ай күрде, кояш алды. Бер читтә хатыны Шәмсия генә тантаналы рәвештә елмаеп тора иде. Шәп иттеләрме, янәсе.

      Берничә кыз уен читендә басып тора. Йә аларга инде игътибар җитмәгән, йә нәрсәдер булган – кермиләр.

      Хор моңа тыныч карый алмый. Хор аларга чакыру ташлый:

      Безнең авылның кызлары

      Аклы күлмәк кимиләр,

      Уйнамаган кызларны да

      Остабикә димиләр.

      Шуннан соң йә уенга керәсең, йә үпкәләп кайтып китәсең. Читтә тору шуның белән тәмамлана.

      Бераздан тәнәфес була, егетләр бер читкә китеп тәмәке көйрәтеп алалар. Шул арада кызлар «Суда сусар үстердем» дигән җырлы уен башлап җибәрәләр. Монда инде уртага ялгыз гына керәләр. Безнең авылда бу уен вакытында менә мондый җырлар була иде.

      Суда сусар үстердем,

      Сусар бүрке тектердем.

      Нургали дус, Вәсиләдән

      Сәлам хаты китердем.

      Аллар алыр үзеңә,

      Гөлләр алыр үзеңә.

      Сөясеңме Вәсиләне,

      Әйтеп бирче үземә.

      Җавап (егет горур кыяфәттә башын югары күтәрә, билләренә таяна яки, чалбар кесәләренә кулларын тыгып, гармун көенә селкенә-селкенә СКАЧАТЬ