Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 8

СКАЧАТЬ аңладым. Тагы да текәлебрәк карагач, мин боларның бозау кадәр биек бүреләр икәнен белдем. Берәү, икәү, өчәү… Тагын берәү, икәү өчәү… Алты! Йа Хода! Тагын берәү, икәү, өчәү… Бүреләр, кильватер строе булып өч звенога бүленеп, әремле басуны ярып, миңа таба киләләр иде. Шунда күк йөзендә кояш селкенгәндәй итте, минем күз алларым караңгыланды. Бу моментта бөтен планетада шушыннан да әһәмиятлерәк бер вакыйга да булмагандыр. Урман буендагы кояшлы басу юлында ялгыз бер малай һәм… тугыз бүре. Минем хәл котылгысыз иде. Чигенергә дә, алга барырга да җегәр, кычкырырга тавыш юк иде. Нишләргә? Баш ватарга туры килмәде, чөнки бернишләп тә булмый иде. Акрынлап айный башладым. Тукта, боларның берәрсе теге, узган көздә мәсхәрә ителгән бүре булса? Ул мине, һичшиксез, хәтерләп калгандыр. Ерткыч хайваннар хәтерле була, диләр. Менә хәзер ул болай дип авыз ерып килсә: әһә, йонлач муен, эләктеңме инде? Теге вакытта үз авылың янында бик калай әтәчләнгән идең. Менә эләктеңме? Яки ул үзе булмыйча, аның нәселе булса? Болай уйласалар: әһә, синме әле ул узган көз безнең кодагыйны (йә кияүне, шайтан белсен!) мәсхәрә иткән? Ат тизәге ыргыткан бит ул аңа, һи, әҗәткана… Менә хәзер исәп-хисапны өзәбез инде без синең белән.

      Беренче звено юлга килеп чыкты. Ара – йөз метрлар чамасы. Юлбашчы миңа борылып карады. Ничәдер секундлык киңәшмә. Бу миңа әллә ничә минутлар тоелды. Мин әллә ниләр уйлап бетердем. Күрәм – юлбашчы кузгалды. Юлны аркылы ярып, беренче звено яшь наратлы питомникка кереп китте. Икенче, өченче звенолар исә юлда туктап та, миңа карап та тормадылар. Күрәсең, юлбашчыдан шундый әмер булган: 1937 елдан бирле ач яшәгән, педагогика, психологиядән башка нәрсәне белмәгән бу йонлы муен белән авыз пычратып маташмаска. Моның белән барыбер әллә кем була алмыйсың. Сөяк белән тамак туймый. Арча ашханәсендәге «рагу» белән бер инде бу. Алга, минем арттан, интервал саклаган хәлдә бер эзгә генә басып баруны дәвам итәргә. Азимут – 345 градус, ориентир – питомник түрендәге лесхоз баганасы. Җыелу вакыты – җиде ноль-ноль…

      Ул көнне мин малайлыктан егетлеккә таба бер адым атладым. Юк, ни генә әйтмәсеннәр – бүреләр кешеләр кебек үк яман түгелләр. Мәсәлән, НКВД кешеләре кебек…

      Безнең урман, гомумән, бүрегә бик бай иде һәм шуның белән серле дә, куркыныч та иде. Дөрес, бүреләр, урманны «культуралаштыргач», бераз кимеделәр. Шулай да күп, бик күп иде. Шуңадыр инде авылда бүре толыплы кешеләр (юл йөрүчеләр, тегүчеләр) байтак иде.

      Урманны «культуралаштыру» утызынчы елларның башында гамәлгә керде. Шуңарчы ул әле тоташ массив кына булган. Культуралаштыру аны йөзәр гектардан торган (1 км х 1 км) тигез шакмак кварталларга бүлү, аларны номерлау, берничә кварталдан соң зуррак визир юлы ачу, билгеле бер урыннарда казыган юл (канаулы юл) яру, кордон, йорт салу, телефон юллары ачу кебек эшләрдән тора иде. Моның барысын да безнең авыл картлары эшләде. Урманда кунып ятып, атналар буе кайтмыйча эшләделәр. Урманга баруның үзенең экипировка тәртибе була. Безнең күрше Вәли картта ул болай: юкәдән матур итеп шакмаклап үрелгән сумка. Вәли карт аны уң җилкәсенә элә. (Хәзер халыкара СКАЧАТЬ