Название: Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3
Автор: Мухаммет Магдеев
Издательство: Татарское книжное издательство
isbn: 978-5-298-03757-0
isbn:
…Бусын безнең авыл кияве, Казиле Гариф сөйли. Чыннан да, ул үзенең тыны беткән сигез телле тальянын өзелердәй итеп тарта, хәлле-хәленчә тегеннән тавыш чыга, әмма Гариф түбән очтагы каенагаларыннан чыгып китеп югары очтагыларына кунакка бара. Аңа Сабантуй кирәк түгел, менә шунысы кирәк. Гариф кияү урамнан берүзе тальян күтәреп югары очка узды. Гариф кияү – гармунчы… Гариф кияү – хөр күңелле кеше. Әйе, яше кырыктан узып килүгә карамастан… Бу – утыз сигезенчеме, утыз тугызынчымы елларда әнә шулай иде.
Мин узган елның җәендә Сабантуй вакытында авылда булдым. Ни күрим… Урамның урта бер җиреннән көн эссесендә берәү бара – кулында коргаксып беткән тальян гармун. Өстендә саргылт толстовка, башында аксыл, уңган фетр эшләпә. Гармуннан «Алмагачлары» чыкса да чыга, чыкмаса да чыга.
– Бу кем? – дип сорадым.
– Казиле Гариф бит, – диделәр авылдашлар. – Сабантуйда бер шулай узмыйча калмый ул…
– Ничә яшь соң аңа? – дип сорадым.
Бер аяксыз Ватан сугышы инвалиды көлеп болай диде:
– Гарифка ничә яшь икәнен кем белсен?! Менә без яшь вакытта шушы урам уртасыннан Сабантуй вакытында гармун тартып уза иде ул Гариф, әле дә шулай. Елына бер тапкыр – гомер буе. Карт бит инде, сабакы…
…Минем бүлмәмә стена аркылы Брамсның «Венгр биюе» ишетелә. Күршемнең тугыз яшьлек кызы скрипканы елата гына… Үземнең кызым, пианинода дың-дың бәреп, Бетховенны уйный. Ә мин уйлап утырам. Брамс – бөек, Бетховен – бөек, ләкин «Алмагачлары»н иҗат иткән халык та – бөек! Шулай булмаса, илле ел буе Казиле Гариф аны Сабантуй көнне урамнан уйнап узар идемени?
…Сабантуй көнне кич. Су буе. Ул кунак кыз, ул кунак егет! Түгәрәк уенның моның кадәр зур булганы юк иде!
Монда үзенә бер дөнья. Үзенә бер закон. Син инде йөрәгең җитеп түгәрәк уенга кердеңме, рәхим итеп аның кануннарына буйсын. Бу – язылмаган закон. Моның үзенең эчке тәртипләре бар. Монда син үзең турында җәмәгать сүзен ишетерсең. Сиңа әнә теге Ташкичүдән килгән кунак кыз ошыймы? Кемгә булыр икән бу дип баш ватасыңмы? Сабыр ит, сиңа моны әйтеп бирерләр. Син кызлар арасында үзеңнең дәрәҗәң ничек икән дип уйлыйсыңмы? Түгәрәк уен өчен бу – СКАЧАТЬ