Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 7

СКАЧАТЬ әнә.

          Бүре авылда –

          Аны күрәләр.

          Этләр, көчекләр

          Чинап өрәләр.

          Казык-сәнәкләр

          Тоткан агайлар,

          Таяклар тоткан

          Малай-шалайлар

          Бүрене куалар.

      Кышкы буранда тамак ялгап алырга дип килгән бүренең шулай куылып җибәрелүе кызганыч бер ассоциация тудыра иде: әйтерсең ул бүре түгел, ә кабарга бер бөртек ризыгы булмаган гаиләнең озын тәнәфестә йөгереп өенә кайтып ач көе кире киткән кечкенә малае иде…

      Кырык еллар узгач университетның гыйльми китапханә залында мин үзебез укыган бу дәреслектән ашыга-ашыга шул битне эзләп таптым: бу минутта дөньяда миннән дә бәхетле кеше юк иде.

      Бу рәсем, бу шигырь нәкъ безнең авылныкы, безнеке иде. Кышкы кичләрдә мал карарга абзарга (Сыер бозауламаганмы? Сарык бәтиләмәгәнме?) һәм башка йомыш белән абзар артына чыккан кешеләр еш кына басу түреннән, Масра юлындагы Му үзәненнән:

      – Бүре ба-а-ар! Бүре ба-а-ар! – дигән йөрәк тетрәткеч авазлар ишетеп керәләр иде. Һәм юлда кешесе булган йортлардан андый вакытта фонарь, кистән белән шул аваз килгән якка чыгып йөгерүчеләр була иде. Мондый хәвефкә очраган кешене йөрәкне сыкратып кызгану һәм шул ук вакытта аның бу хәленә кызыгу, көнләшү хисләре дә була иде. Ул бит тере бүре каршында басып тора! Озак еллар узгач, мин бөек Гётеның бер шигырен немец телендә укып гаҗәпкә калдым. Гёте безнең авыл төнен, безнең балачакны язган. Мин бу шигырьне сүзгә-сүз русчага һәм татарчага тәрҗемә иттем:

      Томаннарда, тирән ак карларда…

      Кышкы төндә ерак урманда

      Ишетәм мин ач бүреләр улаганын,

      Ишетәм мин ябалаклар елаганын.

      У-у-у…

      Шунда мин безнең татар шагыйрьләре нишләп Гёте, Гейне, Байроннарны турыдан-туры тәрҗемә итмиләр икән дип уйлап утырган идем. Безнең урманнар, безнең бүреләр турында әллә никадәр матур шигырь бардыр әле шуларда…

      Бүрене чынлап торып якыннан мин бары тик унбиш яшемдә генә күрдем. Октябрьнең йомшак яңгырлы бер иртәсендә без сабакташ Мансур белән педучилищега барырга чыктык. Беренче дәрескә өлгерергә кирәк, ә моның өчен пычрак ерып нәкъ унике чакрым юл үтәргә кирәк иде. Яңгыр төн буе яуды. Әни әллә ничә тапкыр авыр сулап әйләнеп ятты: һай, коя да коя, бу бала ничек итеп кенә барыр инде, диде. Мин дә начар йокладым. Шулай караңгылы-яктылыда әни мине уятты, ашатты һәм озатып калды. Мансур да безгә кереп килә иде.

      Авыл, капка-коймалар, урамнар, салам түбәле абзарлар барысы да лычкылдап җебегән, дөнья изелгән, яңгыр һаман сибәли. Тагын аз гына яуса, бу ләҗердек җир йомшап, йортлар, карт агачлар, каралты-кура шуышып су буена таба түбән төшеп китәр сыман иде.

      Ат абзарлары тирәсеннән барабыз. Яктырып килә. Ат абзарлары янында зур тирес өеме бар. Яңгырда пешеп дөньяга җылы ис бәреп утыра. Кызгылт-сары тау. Шуның яныннан без кырт борылабыз да урман юлына чыгабыз. Тирес тавы – безне авылдан аеручы. Шулай бу тауны әйләнебрәк (аның янында СКАЧАТЬ