Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 39

СКАЧАТЬ өлкә газеталары «Яшь сталинчы», «Кызыл Татарстан»ның «штаттан тыш корреспонденты» дигән горур исем уйлап таптым. Мәкаләне мин төннәр утырып, йокы хисабына яза идем… Кыскасы, мин эшсезләрдән, эшлексезләрдән саналмый идем…

      Әмма боларның берсе дә көннәрдән бер көнне миңа гашыйк булырга комачау итмәде. Минем кызлар белән танышкалаганым бар, озатып куйгалаган бар, әмма гыйшык утында янганым юк иде. Гыйшыкка мин ышанмыйм, гомер юлын аннан башка гына узарга, үземне фәнгә, әдәбиятка, сәнгатькәме, әллә, диңгез флоты офицеры булып, хәрби тормышка багышларгамы дип баш ватып йөри идем. Хәби әйтә: әнә, ди, адмирал Нахимов өйләнмәгән, ди, Чайковский өйләнмәгән, ди… Мин дә ул мәсьәләне инде хәл итеп куйдым: хатын-кыз белән буталып гомер әрәм итәргә монда… Ни чуртыма кирәк ул? Шулай да бала вакытта әнидән ишеткән бер хикәят хәтердә калган. Шул борчый. Гыйльменисатти белән бергә озын кышкы кичләрдә лампа янында алар китап укыйлар, дөресрәге, бер-берсенә «китап сөйлиләр» иде. Шул китапларның берсе «Тутыйнамә» дип атала иде. Анда шундый хикәят бар. Бер адәм каяндыр каядыр барганда ишәген казыкка бәйләп куя да ялга туктый. Йоклап китә, уянса – ишәген алып киткәннәр. Әлеге адәм хәсрәткә төшә. Гаделлек эзләп мәчеткә килә. Җомга намазы алды икән. Хәзрәтне күреп үзенең кайгысын сөйли һәм ярдәм күрсәтүен үтенә. Хәзрәт аңа намазга кереп утырырга куша. Намаз-нияз тәмамлангач, хәзрәт чираттагы вәгазь өчен сүз ала (атналык «подведение итогов» яки «планёрка»!). Сүз арасында сорап куя:

      – Җәмәгать, – ди, – сезнең арагызда үз гомерендә хатын-кызга күтәрелеп карамаган, гыйшык утында янмаган берәр кеше бармы?

      Арткы рәттән шома битле, чапанлы бер ир күтәрелә.

      – Хәзрәт, – ди, – сезне алдарга җыенмыйм: яшем иллегә җитеп килә, әмма хатын-кызга күз салганым юк, алар турында уйлаганым юк, бөтен уем ахирәт көне турында…

      – Һым-м-м, – ди хәзрәт, авыр сулап. Һәм урта рәттәге мөсафиргә эндәшә:

      – Син, кем… Ишәгем югалды дип зарланасың. Әнә ул – алып чык…

      …Кышкы каникул тәмамланып берәр атна укыткач, колхоз клубында ата-аналар җыелышы уздырдык. Клуб шыгрым иде. «Бала тәрбиясе» циклыннан алты-җиде бала үстерүче өлкәннәргә мин лекция укыдым, балаларны ничек үстерергә икәнен өйрәтеп бетердем. Хәтерлим: гел елмаеп тыңладылар. Аннан спектакль куйдык. Таҗи Гыйззәтнең «Фәрхиназ» драмасын. Мин – Каһарман. Мадагаскар атауларын күргән, диңгезләрдә йөзгән, дөнья күргән егет, имеш. Мин – шәп, мин, мин… Хәбинең өр-яңа тельняшкасын киеп, сәхнә артындагы кызлардан битне-башны бизәтеп, сәхнәләргә чыгыплар киттем. Әйтерсең мине бөтен дөнья тамашачысы карый, әйтерсең мин Ленинград театры сәхнәсендә Лавренёвның «Разлом» пьесасыннан матрос Годунны уйнаучы Полицеймако! Харап, харап… Дөньяда иң шәп егет мин, төкергән мин дөньяга… Идриянамайть. Менә сез мин булып карагыз әле…

      Киерелеп шулай сәхнәдә йөргәндә, минем шәплекне барысы да күрәләрме икән дип аска – залга күз салуым булды – әйтәсе сүзне он� СКАЧАТЬ