Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 4

СКАЧАТЬ халкында бүгенге промышленность тармакларының бик күбесе эмбрион хәлендә элек-электән яшәгән. Җир аз булган, җирне урманнан сугышып алу әле утыз дүртенче елларда да бара иде. Шуңа халык һөнәрле, һөнәрләр болай бүленә:

      Такта яручылар; балта осталары: а) өй, абзар, мунча бураучылар; б) тәрәзә наличнигы, ишек-тәрәзә куючылар – нечкәрәк эш; тула басу, җитен талку, манылган йоннан әйбер бәйләү; киндер сугу, бау ишү, чабата ясау; күн аяк киеме төзәтү; пыяла кую; тәгәрмәч, үрәчә, тугым, дуга эшләү; тегүчелек: ак тегүчеләр, кара тегүчеләр; кирпеч сугу; итек басу (бөтен Казан губернасына йөреп); мунчала чыгару; базарга утын, такта, чабата, миллек, мунчала, шалкан, миләш, ылыс (урысларның пасхасына), кипкән җиләк, кипкән шомырт чыгару; лесхозга гөмбә, чәчәк таҗы, дару үләне, бересклет (каучук ясау өчен), усак, зирек, тал кайрысы, чыршы, нарат күркәсе, куак чикләвеге, гөләп җимеше җыеп тапшыру. Менә болар барысы да безнең авылда башкарыла. Бездә кемнәр юк соң?

      Калай түбә ябучы, самавыр, комган төзәтүче юк; буяу белән эш итүче, тире иләүче, күн ясаучы, таш белән эш итүчеләр юк.

      Агач, юкә төшерү, мунчала чыгару, такта яру, утын әзерләү белән шөгыльләнгән төбәкләрдә гасырлар буе алга таба китә алмаганнар. Аларның бердәнбер табышы – әхлакый югарылык. Экономик яктан алга китү өчен исә таш, тимер белән эш итәргә кирәк булган. Ә бездә аны белмәгәннәр. Юньлелек, эшчәнлек булган, әмма киләчәк буыннар өчен корылмалар калмаган.

      Безнең халыкның бөтен рухи дөньясы урман белән бәйле. Әкият, җыр, табышмак, мәзәк – бары тик урманга гына бәйле. Хәтта бәетләр дә шулай: фәлән кешене урман кискәндә агач баскан; фәлән кеше урманнан бүрәнә алып кайтканда, тауда аты ычкынып китеп…

      Поездларга билет алу кыен заманнарда, егетләр, билетсыз утырып, ревизорларга эләккәч (ул елларда авыл кешесендә паспорт юк) актка яздырганнар:

      – Фамилия?

      – Урманов.

      – Исемең?

      – Чытырман.

      Һәм авыл советына еш кына шундый кәгазьләр килә иде: «Сезнең авыл советы гражданины Урманов Чытырман Арча – Казан поездында билетсез тотылды. Аннан тиешле 3 сум штрафны Казан тимер юлы идарәсенең…»

      Бераздан бу фамилиянең нәрсә икәнен белеп алалар һәм егетләр тотылалар, яналар. Бары тик ветсанитар Хисмәт кенә шулай эләгеп яңа фамилия яздырып кайта:

      – Синьязар Минтаяров, – ди.

      Ул кәгазьнең дә авылга килгәнен хәтерлим.

      Безнең урманның бер почмагы минем гел күз алдында тора. Сугыш елларында җиләккә баргач мин гел шунда чыгу ягын каера идем. Анда җиләк тә булмый иде. Телефонлы олы юл (бездә: чыбыклы юл) кырыендагы дүрт квартал почмагы ул. Анда юан баганалар утыртылган һәм аларның дүрт ягын квадратлап уеп кара буяу белән номер сукканнар. Әле дә хәтерлим: 217, 216, 196, 197 почмагы иде ул. Әлеге баганалар урман эчендә нәкъ кеше сыман утыралар, алар нәрсәдер әйтергә телиләр, сөйләшергә омтылалар. Кешеләрнең аларга ихтирамы шулкадәр зур, утыз өченче елларда утыртылган ул баганалар илленче елларда төптән череп, өзелеп аудылар, әмма бер генә кеше дә аларны утын итеп өенә алып кайтмады. СКАЧАТЬ