Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 11

СКАЧАТЬ һәм уйлыйм: әле кырык еллар гына элек чабатага күтәрмә тагып, кырда черек бәрәңге җыеп ашап, күрше авылга җидееллыкка йөргән малайларның балалары бүген зур, якты бүлмәләрдә Бетховенны, Григны уйный! Никадәр үсеш, никадәр алга сикереш бу! Әлбәттә, минем шул Брамслар, Григлар арасында «Баламишкин» яки «Алмагачлары»н да ишетәсем килгәләп куя. Ләкин бу теләкне мин кешегә әйтмим, чөнки, «искелекне яңалыкка каршы куясың» дип, Мирсәй Әмирнең җыелышта, язучы малае булган бер философ галименең матбугатта чыгып әйткәннәре бар һәм мин кешегә белгертмичә генә хәтерлим, искә төшерәм…

      Утыз сигезенчеме, утыз тугызынчымы еллар. Авыл тулы ирләр – сытып эшләүче көч. Менә Сабантуй вакытлары җитә. «Фәлән колхозда фәлән көнне Сабантуй икән» дигән хәбәр бөтен авылны дерт итеп аякка бастыра. Бодайлар юыла, чормадагы каклаган казлар кыймылдый, тәкәләр көтүгә куылмыйча аерым ашатыла. Менә авылга берәм-берәм кунаклар кайта башлый. Ни арада, кем хәбәр иткән! Нәкъ шул Сабантуй атнасына кайтып төшәләр.

      – Күкчәтаудан Сәлимә белән Ахияр кайткан! – дигән хәбәр бөтен авылга сәгате, минуты белән тарала. Чөнки Ахияр – безнең авыл кияве – гармунчы. Бер аңарда гына венский гармун бар. Бер ул гына «Алмагачлары»н җиренә җиткереп уйный белә. Бер ул гына урамның билгеле бер турысыннан әдәп саклап кына ялгыз гөрләтеп уза белә.

      Менә Сабантуйга инде ике генә көн калды.

      Инде колхозда даими эштә булган кешеләр генә эш киеменнән йөри. Болар: ат караучы, фермада эшләүче, амбар каравылчысы, кәнсәләр дежуры… Калган кешеләр инде чыш та пыш пешеренәләр. Кичләрен капка төбе тулы кеше. Карт-коры ризык карап, тегесен-бусын рәтләп йончый, кичтән үк кереп йокыга ята. Бала-чага егетләр-кызлар уенын күзәтергә су буена чаба. Узган ел гына өйләнгән ирләр әдәп саклап капка төбендәге бүрәнә өстендә кич утыралар. Инде төнгә таба авышып килә, инде беренче әтәч кычкырды, инде су буеннан яшьләр таралышты, капка төпләре дә бушап калды. Иртәгә эшләр бик күп, иртүк торып камыр басасы, симергән тәкәне дә иртәгә тәвәккәллисе бар, кибеттән чәй-шикәр алырга кирәк… Шул мәшәкатьләргә әзерләнеп, дөнья тынып кала… Кинәт! Аһ, бу фани дөньяның тынлыгы! Кинәт бу тынлыкның кайдадыр бер кылы өзелде. Өзелде… Шуның белән вәссәлам! Бу икән Күкчәтау Ахияр үзенең гармунын күтәреп чыккан да түбән оч урамында кыска гына аккорд алган. Әйе, шуның белән төнге авылда икенче тормыш, рухи тормыш башланды. Ахияр гармунны үзенчә уйный: гармун аның кочагында да түгел, күкрәгендә дә түгел. Ул урамның бер кырыннанрак югары очка таба атлый, ә гармунын бите турысынарак күтәрә. Гармун аның гәүдәсеннән аерым. Сул кулы белән мехларны сузганда да ул аны янга түгел, ә гармунны кыйгайтып телле ягын аска, бакалы ягын күккә каратып борып бетерә. Аның гармунындагы бакалар кадәр көчле, моңлы басларны беркайчан да ишеткәнем булмады! Гармун телләреннән бигрәк әнә шул бакалар моңлана, шулар елый торган иде. Ахияр бер генә көй уйнап уза – «Алмагачлары»н. Моны хәзер Ахияр төсле итеп бер генә кеше дә уйный алмый. Менә гармун тавышы якыная, аның бакалары үкерә-үкерә елый. Ахияр СКАЧАТЬ