Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 10

СКАЧАТЬ идем – басу түрләре ятим! Баштарак аңламый тордым. Бөтен әйләнә-тирәнең яме беткән, җир белән күкне тоташтыра торган мөлаем, кайгылы чырайлы карт ана үлгән, басу-кырларның рәте беткән иде. Шулай, мәчет манарасы ишелеп төшкән авыл да нәрсәсездер кала; хезмәт халкының кул көче белән салынган сәнгать әсәрләренең югалуы кызганыч. Безнең авыл табигатен очлап, камилләштереп, бөеклек белән тоташтырып торучы маш инде юк…

      Халык моңа шулкадәр изге итеп караган ки, маш җимерелгәч, андагы коры чыршы бүрәнәләрен ташып ярты авылны кышлык утын белән тәэмин итеп булыр иде. Әмма авылдан бер генә кеше дә бер генә йомычка алып кайтмады. Машның коры (сөяккә әйләнгән) бүрәнәләрен ул машны күрмичә яшәгән үзәндәге күрше авыл халкы утынга ташып бетерде.

      Бәхеткә каршы, каяндыр, кемнәрдер килеп, нәкъ шундый ук яңа маш салып киттеләр. Авыл нибары бер җәй машсыз – ятим яшәде. Икенче машка да акрынлап күз ияләнде, әмма теге, беренчесе йөрәккә якынрак иде, анысы «безнекерәк», балачак истәлеге буларак кадерлерәк иде.

      Землемер баганалары, урмандагы «тәмәке тарту урыны» кебек эскәмияләр, беседкалар ун еллар, егерме еллар буе торалар, халык аларны саклап, кадерләп тота. Хәзер таш юллар кырыена тимер-бетон конструкцияләрдән ышыклану, автобус көтү корылмалары бастырып куялар, бераздан карыйсың – шуны теткәләп, ваткалап эштән чыгаралар. Ә землемер баганалары, урман баганалары, урман буендагы щитлар күпме еллар буе исән-имин тора. Без кечкенә вакытта (ихтимал, бу – авылдан безнең беренче чыгуыбыз булгандыр) басу түренә махсус землемер баганасы карарга бара идек. Андагы дулкынланулар! Зур өем уртасында ниндидер серләрне үзенә туплаган хикмәтле багана утыра. Ул багананың шома итеп уелган җиренә көйдерепме, кара буяу беләнме зур түгәрәк печать басылган. Бу печать сине шушы җиргә, шушы басуга беркетеп куйган: бу җир – синеке, бу багана – синең чик сакчың, ышанычың.

      Кышкы буран көннәрдә ерак басу юлы чатларында, урман почмакларында бу багана әллә нинди серле булып күренә: ул, бер карасаң, кыймылдый кебек, икенче карасаң, юл чатына чыгып утырган бүре кебек. Еракта, кар диңгезендә, саргылт-соры булып утырган ул баганадан сискәнеп буранда атлар да пошкыралар иде. Бу баганалар безнең якның бизәге, матурлыгы иде.

      Безнең авылдан чыгып, әнә шул машка, әнә шул баганаларга карый-карый, теләсә кайсы якка ике чакрым бар – урманга килеп чыгасың. Тик Масра ягы гына кешене читкә алып китә. Ул – Арча юлы, анысы кешеләрне солдатка, сугышка озаткан, анысы – яралыларны, сирәк калган исәннәрне авылга кайтарган юл. Ә башка юллар – гел урманга.

      Безнең урманның матурлыгын, мәгънәлелеген, акылын беләсегез килсә, аның эченә көзге вак яңгыр яуганда керегез. Керегез…

      Вак кына аланнарда икешәр, өчәр булып моңаеп утырган печән кибәннәре. Аларны киртә белән әйләндереп алганнар, ул киртәләрнең кайрысын пошилар килеп каезлаган. Карт юкәләр вак яңгыр тамчыларын өсләренә җыеп акрын гына шыбырдашып утыралар, әле яфрак бар – әмма инде соңгы атналар. Каен инде саргаеп яфрак коя, яфрагын СКАЧАТЬ