Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 3

СКАЧАТЬ уставны ихтирам итәм. Анда коры гына җөмләләр белән кеше тәрбияләүнең, иләмсез, тәртипсез күренгән яшь егеттән солдат яки матрос «ясауның» кагыйдәләре беркетелгән. Алардан берсе: стройга баскач, иптәшеңнең кием-салымы рәтләп киелгәнме икәнен карарга (1 нче глава, 25 нче пункт), аны әйтергә, ярдәм итәргә диелгән. Безнең авылдан бу! Бездә шулай: кышын юлда очраган кешенең бите-колагы өшегән булса, беркайчан да моны әйтмичә узмыйлар. Фәлән-фәлән кием астыннан кирәксезгә фәлән кием күренеп тора икән – моны җай белән генә әйтмичә калмыйлар. Моның өчен бары тик рәхмәт әйтеп кенә узалар.

      Ерак юлдан ат белән кайтканда да шулай. Тезелешеп кайткан атларның берсенә җыелалар да арба өстендә гәп сатып баралар. Каршыга да шундый кәрван очрый. Күз күрмәгән кешеләр шунда әйтеп узалар: фәлән атның дилбегәсе аска төшкән, фәлән ат арбасының чәкүшкәсе чыккан, тәгәрмәче чыгарга мужыт… Һәм башкалар. Калганын мин самолётта – Ватанга кайтканда уйлап кайттым. Чыннан да, моданың бик күбесе авылдан. Культуралы зур-зур шәһәрләрдә егетләр, ирләр ак оекбаш белән кара туфли кия башладылар. Бервакыт зур бер дәүләтнең президенты килгәнен телевизордан күрсәттеләр, ул самолёт трабыннан төшкәндә, мин игътибар иттем: модалы киенгән президентның аякларында ак оекбаш иде. Сугышка кадәр безнең авылның иң затлы модасы – ак оекбаш кию иде. …Минем бу турыда язарга карар кылуыма тагын бер нәрсә сәбәп булды. Ничектер, кулыма алып, «Борынгы Греция тарихы» китабын укып ята идем. Бер җөмләгә тукталдым: борынгы греклар, диелә анда, күләгәне аяк белән үлчәп вакытны билгеләгәннәр. Тукта әле, тукта… Ә без? Ә без? Көтү чиратына чыкканда, Торна елгасы буенда җиләк җыйганда, Масра юлындагы түр басуда – торналар төшә торган басуда борчак чапканда без дә сәгатьне шулай белә идек бит!

      Димәк, дөньядагы бөтен халыклар белән уртак гадәтләребез, уртак гамәлләребез бар безнең. Димәк, туганда ук бөтен холык-фигылебез, эш-гамәлләребез аркылы бөтендөнья халыкларына бәйләнеп туганбыз без.

      Бу әсәр безнең авылда яшәгән, бүгенге буынга юньле әхлак-гадәтләр тапшырып дөньядан киткән кешеләр турында… Бу әсәр илленче еллар яшьлеге турында…

      Кереш сүзгә өстәмә

      Аэропорт. Ташкентка оча торган самолётка кеше утырта башлаганнарын көтәбез. Инде чемоданнар тапшырылган, кулда җиңел сумкалар гына калган. Китүчебез – якын туганыбыз, утыз елдан артык инде Урта Азиядә партия, профсоюз җитәкчелегендә эшләүче Нәкыйп абый. Тимер рәшәткәләр янына килдек. Нәкыйп абыйның багажга тапшырмаган яшел солдат капчыгын кулыма алам. Чамадан тыш авыр.

      – Нәрсә бу? – дип сорыйм. Ул авыр сулый. – Нәрсә бу? Ташмы әллә? – дим, шаярып.

      – Әйе, энем, таш, – ди. Аннан сөйли: – Су буена төштем. Аннан ике төрле таш алдым. Берсе катламлы таш, икенчесе чыпчык ташы. Бәлки, ул ташларга ата-бабалар баскандыр? Бәлки, сабый вакытта яланаяк аларга мин басканмындыр? Аннан урманга бардым. Нарат, чыршы күркәсе җыйдым. Аннан утын әрдәнәсеннән байтак әйбер җыйдым. Нарат, юкә, имән, каен бүкәннәреннән берәр тәгәрмәч СКАЧАТЬ