Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 2

СКАЧАТЬ өстен булырга тырышып күп әйбер уйлап тапты: саквояж, ранец, чемодан, ридикюль, планшетка, рюкзак, дипломат һәм тагын әллә ниләр. Кешелек җәмгыяте шуларны уйлап ятканда, безнең авылның Әсхәдулла абзый егерме чакрымлы Арча юлын таптый торды: иңендә капчык – «арыш капчыгы» иде. Аңа барысы да сыя: бер кило түбә кадагы, ике кадак хәлвә, чирек такта чәй, бер банка тәрәзә буявы, өч кадак замазка, ике өтерге, чебен даруы, хатынга кәшимир яулык, малайга уенчык автомобиль…

      Хәзер кешелек җәмгыяте шуңа кайтты, һәркемнең иңендә – киндер капчык. Яшь егетнең яки кызның иңендә киндер капчыгы булмау – модадан артта калганлык булып исәпләнә. Мин самолётка утырырга дип аэродромның бетон мәйданында басып торам, мине озатырга килгән кызым соңгы ялынычын әйтә:

      – Әти, мөмкин булса, миңа киндер сумка алып кайт… – ди.

      Киндер сумка…

      Әсхәдулла абзыйда андый киндер сумкалар ничәү булды икән? Һәм аны Европадан эзләп йөрисеме икән?

      Минем хәтеремә бер егет кереп калган. Кешеләр тышкы кыяфәтләре белән үзләренең каян чыкканын әйтеп торалар. Мин сизәм: менә бу – чыкылдатып эшләп дөнья күреп яткан авыл малае. Менә монысы – әти-әнисеннән акча сорап, велосипед, мопед, мотоцикл, «Жигули», «Волга» – шул сызык буенча үсүче егет. Бу – бәрәңгенең кайда үскәнен белә, әмма аны казып алуны яратмый. Бу – итнең ничек кибеткә килүен белә, әмма силос кампаниясенә катнашмас өчен институтның здравпунктыннан яки поликлиникадан справка эзли. Һәм башка бик күп төрлеләр. Ләкин мин күзәткән егет крестьян егет иде, зур куллы, озын гәүдәле, эре аяклы. Бәхете булган, университетның юридик факультетына кергән. Авылдан килеп. Инде нишләргә? Авылны онытырга иде бит! Шәһәрчә булырга иде! Егет күзәткәләп йөрде дә бераздан озын чәч җиткерде. Метр да туксанлы егеткә озын чәч! Аннан, модага ияреп, ул чәчне юмас булды. Чәче тотам-тотам булып аның пальтосының якасын каплый, пальтосы арттан каешланып килә иде. Бераздан егет китап-дәфтәрләрен киндер капчыкка салып җилкәгә асып йөри башлады. Кирәккә-кирәксезгә тиз генә сигарет кабыза торган булды. Егет диплом алганчы киндер капчыктан бер дә аерылмады. Аның бик тә, бик тә европача буласы килә иде, шул максаттан чыгып, ул үзенең авыллыгыннан баш тартты! Мин елмаеп күзәттем: авыллыктан баш тартам дип, киндер капчык асып, ул авылдагы ата-бабаларына кире кайтты, кире кайтты! Ләкин ул үзе моны аңламый иде… Капчык дигәндә безме инде аны белмибез? «Күтүмкә» дигән капчык була иде. Ат җигә торган аркалык белән түшлекне аласың да киндер капчыкның почмакларына берәр бәрәңге тыгасың һәм, төен ясап, авыррак булган саен төен ныграк кысыла торган итеп, «күтүмкә» асасың! Диңгез флотында дәрестә миңа унөч төрле «диңгез төене» өйрәттеләр. Шуның җиде-сигез төрлесе безнең авыл кешеләре өчен яшәү, эшләү формасы иде. Мин «диңгез эше» дигән фәннән имтихан биргәндә «биш»ле алдым, чөнки унөч төрле төеннең җиде-сигезен тормыш үзе өйрәткән иде.

      Тагын чит илдә йөргәндә без бер паркта булдык. Анда кафель, обой, полировка СКАЧАТЬ