Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 3 томда / Собрание сочинений. Том 3 - Мухаммет Магдеев страница 14

СКАЧАТЬ хәзер су буенда бөтенләй күренми. Ә Гөлсәхрә яратудан түгел, ачуын басар өчен инде Хәкимҗаннан соң ике егет белән сөйләште. Хор өчен бу – материал.

      Әнә килә автомобиль,

      Төягәннәр семечка.

      Яр өстенә яр сөясең –

      Бу нинди привечка?

          Суда сусар үстердем,

          Сусар бүрке тектердем.

          Гөлсәхрә дус, Хәкимҗаннан

          Сәлам хаты китердем.

      Аллар алыр үзеңә,

      Гөлләр алыр үзеңә.

      Сөясеңме әле дә булса,

      Җавап бирче сүземә.

      Гөлсәхрә – чая кыз. Җавап ничек кенә бирелмәсен – иртәгүк Хәкимҗанга мәгълүм булачак. Әнә түгәрәкнең кырында гына Хәкимҗанның яшүсмер ике сеңлесе йотлыгып тыңлап торалар. Ә Гөлсәхрә алар белән элек ничек дус иде. Җавап кискен булырга тиеш.

      Ашыйм алма, ашыйм хөрмә,

      Ашыйм чияләрен дә,

      Үзен түгел, сөймим аның

      Фамилияләрен дә.

      Бу инде – карар катгый, шикаять бирелми дигән сүз. Уенның бу төре уртага минем апа Ракиганы чыгарып бастыру белән тәмамлана. Минем апам – авылда иң сылу, иң тыйнак кыз (халык шулай сөйли), аның әле уенга керә башлаганына да беренче генә ел. Ул әле генә ТБУМ1ны бетерде, шәһәргә укырга китәргә йөри. Аның бик яшерен генә яратып йөргән Әкрәмен кыш көне хәрби училищега алдылар. Алар, ичмасам, бер генә тапкыр иркенләп сөйләшә алдылармы икән? Бигрәк тә яшьләр бит. Апа нәрсә дип әйтер икән? Туктале, тыңлап карыйк… Сорадылар. «Сөясеңме Әкрәмне?» – диделәр, ә апам үз гомерендә беренче мәртәбә оялып кына түгәрәк эчендә җырлады:

      Җиделе лампа якты яна

      Магазин алларында.

      Мөмкин булса тотар идем

      Көн дә күз алларымда.

      Аһ, әгәр мөмкин булып, бу җырны ерак Одессадагы Әкрәм тыңлый алса иде! Дөньяда бу җырга кергән сагышның көчен үлчи торган берәр әйбер булса иде!

      Безнең якның кызлары-егетләре бик тәмле теллеләр. Әгәр синең яшьләр арасында абруең бар икән, әгәр син кеше күңелен рәнҗетерлек эш эшләмәгәнсең икән, уртага кергәч, син ниләр генә ишетмәссең…

      Дустым, уртада торасың,

      Әйләнмиме башларың?

      Язарга торган каләм күк

      Синең кара кашларың.

      И дускаем, кашың кара

      Каләм каралары күк.

      Сез бит нәселегез белән

      Былбыл балалары күк.

      Менә шулай кичке уенның башыннан ахырынача яшьләрнең теленнән энҗе коела.

      Башка якларда ничектер, әмма безнең авылда «ят» дигән сүзнең эчке мәгънәсе коточкыч иде. Җитмәсә, аның тагы да көчлерәге бар – анысы «җиде ят» дип йөртелә. Без кечкенәдән җырлап үстек. «Уфалла» арбасын кара-каршы бәйләп дүрт тәгәрмәчле арба ясый идек тә, чиратлап этеп, төялешеп йөри идек. Менә шунда җырлана иде инде барысы да. Ләкин ни хикмәттер безнең авылдан бер генә композитор, бер генә опера артисты чыкканы юк – ул арбада җырлап йөргән малайлар хәзер барысы да колхозның тоткасы. Менә шунда без «ят», «җиде ят» белән таныштык. Баштарак бу бик абстракт көч иде.

      Чыннан да, нинди кеше икән ул «ят»? Ихтимал, кешелек җәмгыятенең башлангыч чорында ул чит кабилә, чит ыругларга карата кулланылгандыр. Аннан, дәүләтләр оешкач, икенче СКАЧАТЬ



<p>1</p>

ТБУМ – тулы булмаган урта мәктәп.