Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 9

СКАЧАТЬ кубарам да сатам. Моңа бүген үк сигез меңне күз дә йоммыйча бирәләр. Чыктым-киттем, шахтага бардым, урнаштым. Институт дигәч тә…

      Тавис кызу-кызу гына верандага кереп китә, анда Люция бала карый, үзе ашка токмач кисә. Тавис артыннан әнисе торып йөгерә, бервакыт веранда шыгыр-шыгыр килә, верандадан тавыш ишетелә:

      – Тавис, дим, Тавис! Улым! Адәм хуры итмә! Тукта, дим! Һай, нинди каргышлар гына төште икән безнең нәселгә! Тукта, дим, тукта!

      Тависның кулында балта икән.

      Әмма әнисе үз малаен белеп бетерми. Балта күтәргән Тавис берни эшләми, берәүгә дә суга алмый. Тик шунысы рәхәт: сине тыючы, тотучы бар. Син – куркыныч шәхес.

      Бәхетсез Люция, алсу борынлы, йомшак чәчле гүзәлкәен карап, токмач кисә: алсу борын берөзлексез коляска өстенә элгән яшел, сары пластмасса шарларны шудыра, елмая. Әтисе күрми. Ул шуның белән бәхетле… Алсу борынның исеме дә Алсу, кызчык әле берни дә белми: ул туып, дүрт ай торгач, дәү-дәү әти белән дәү-дәү әнисенең бер атна эчендә бер-бер артлы дөнья куйганнарын да, әтисенең нинди кеше икәнен дә, соңгы бер елда дәү әнисенең чәчләре агарып, муены җыерчыкланганын да, дәү әтисенең берөзлексез теш суыртканын да ул әле белми. Ул әнә шуларны белмәгәнгә күрә елмая һәм яшел, сары пластмасса шарларны берөзлексез шудыра. Үзе көлә: «Ыггы, ыггы», – ди…

      Шудыр, Алсу, шудыр, синең акыллы, бәхетсез әниең барыбер бу йортта калмаячак инде…

      VI

      Октябрьнең урталарында Кәшфине Мәскәүгә механизаторларның Бөтенсоюз киңәшмәсенә җибәрделәр. Киңәшмә бик зур һәм абруйлы иде. Кәшфи, анда барганчы, ике алгы тешен куйдырмакчы булган иде – өлгермәде, һаман малай борчуы белән. Малай юкка гына, салган баштан Колан Кырдагы туганнан туган Габдерәүф кызы белән ямьсез конфликтка кергән иде. Тависның әнисе Габдерәүф белән бертуган югыйсә. Җырлый-бии торган ул кыз колхоз ашханәсендә аш пешерүче булып эшли иде, чиста ак куртка, ак колпак киеп кухняга, ашханәгә нур биреп йөри иде, әле шәһәрдән ГПТУ бетереп кайтканына ел да юк иде. Әнә шул кыз бервакыт авырып китеп Ташлытау больницасында ятып калды. Сайлау вакыты иде, Тавис, атка әтисен, әнисен, хатынын утыртып, Колан Кырга килде. Шунда әти-әнисен, хатынын авылга озатты да үзе буфет тирәсендә болганды, кем беләндер кибет тирәсен әйләнде. Шул арада, кызып китеп, зрәгә генә үзенең иң якын туганы турында ямьсез сүз сөйләп ташлады.

      – Әнә безнең Габдерәүф абый кызын карагыз. Алай чибәрләнеп кенә йөреп булмый ул. Больницага нәрсәгә кереп чыкты дип беләсез? Һи-и-и… Имеш, гастрит. Булыр гастрит. Кызларныкын белгән инде аны. Өч көнлек гастрит ул, белдегезме шуны? Га-а-астр-иит…

      Ямьсез сүз шул көнне үк гөнаһсыз кызга барып җитте.

      Тавис әле шулай клуб тирәсендә болагайланып йөрисе иде, кинәт кенә йөрәге купты.

      Колхоз идарәсеннән клубка таба Нәбиев килә икән. Әйе, сайлауга район вәкиле булып Нәбиев килгән дип кемдер сөйләгән иде, әмма Тавис моны аңламыйча гына, кайсы Нәбиев икәнен белмичә генә тыңлады. Баксаң, чын Нәбиев – Тависның йортын салганда күп ярдәм күрсәткән, әбисе ягыннан туганы, СКАЧАТЬ