Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 8

СКАЧАТЬ өенә бер керде – биш чыкты. Гомере буе эшне ип белән, җай, план белән алып барырга яраткан карт бераз гына югалып калган иде. Керә-чыга йөргәндә, ул ике-өч тапкыр кабатлап:

      – Хәерле булсын Хәмидәнең никахы, – диде. Аның эче поша, йөрәге сикерә иде.

      Никах төненнән соң, Тавис урам буйлап киләп сарып йөрде. Ике-өч тапкыр өенә кереп почмак якта шалтыр-шолтыр килеп йөрде, шешә эзләде, тапты, эчте – тагын урамга чыкты. Урам кечкенә, кар баскан, анда кеше юк иде. Бердәнбер күзгә күренгән нәрсә – урам уртасындагы кое. Тавис шуның янына килде, дөбер-шатыр китереп су алды, ул суны урамга түкте, тагын алды. Нәрсәдер эшлисе килә, әмма тамашачы юк. Аңа карап, урамга барыбер берәү дә чыкмады…

      Матур, акыллы, эшчән кыз баланың кайчан гаилә бәхете тапканы бар соң? Люция шулай торып калды, Колан Кырдагы сигезьеллык мәктәптә тегеннән җыештырып, моннан җыештырып, аңа сәгатьләр таптылар. Шунда квартира алып, ял көнгә Гәр Хуторга кайтып йөрде. Күпмедер вакыттан соң, яратмаган иреннән яратмаячак баланы табарга җыена башлады. Кәшфи ашыгыч рәвештә йорт өлгертте. Агач мәсьәләсендә тоткарлык булмады, районның иң алдынгы механизаторы буларак, аңа райпланнан сораганча агач бирделәр, трактор белән ул агачларны үзе тарттырды. Агач белән генә өй салып булмый: шифер, калай, пакля, буяу, пыяла, тимер-томыр, кадак, тагын әллә ниләр кирәк булды. Боларның барысын райпода председатель булып эшләүче, Шәмсениса түти ягыннан туган тиешле Нәбиев хәл итте. Тавис ике көннең берендә, ат җигеп, районда, склад тирәсендә йөрде. Нәбиев ни сорасаң, шуны юнәтеште, бер дә аралашмыйча яшәгән туганнар булсалар да, искиткеч зур игътибар күрсәтте.

      – Ну, абый җаным, – диде Тавис, – өйне салып бетерсәм, иң түрендә иң кадерле кунак син булачаксың. Иң түрендә, иң кадерлесе…

      Килен төшкәнгә сигез ай дигәндә, авыл читендә верандалы, урыс капкалы мәһабәт йорт өлгерде. Тавис, авызына тәмәке кыстырган хәлдә, йорт тирәсендә йөгереп йөрде, кибеттән эчемлек ташыды, морҗачыга балчык изде, өй тирәсеннән йомычка җыйды.

      – Минем бу йортка кергән расхут инде, – диде ул, эш бетереп, мичкә ягып, осталарны һәм морҗачыны сыйлаган көнне, кулына стакан тотып. – Моңа кергән расхут инде. – Әтисенә карап алып. – Дөрес, сүзнең дөресе кирәк, әти дә ярдәм итте…

      Кәшфи дәшмәде. Бу йортка Кәшфинең саклык кенәгәсендәге нәкъ дүрт мең акчасы кереп китте. Әле бүген «осталарны сыйлыйсы бар» дип тә малай йөз тәңкәне буып алып киткән иде югыйсә.

      – Моңа кергән расхут инде…

      Йорт, шулай итеп, «безнеке» түгел, «минеке»нә әйләнде.

      Егет кеше читкә китеп эшләп кайтсын, ил-җир күрсен, армиядә булсын икән! Чит җирләрдә тулай торакларда яшәсен, коллективта бераз эшкәртелсен, шомарсын икән! Актык чутта, берәр хаталык эшләп, алты гына ай булса да колонияләрдә йөреп кайтсын икән…

      Тавис, йортка чыккач, бөтенләй үзгәрде. «Мин» көчәйде, шул аңа тынычлык бирмәде. Сигез классы белән югары белемле хатынына акыл өйрәтә башлады.

      – Сезнең ул институтыгызда нәрсә бирәләр соң? Менә мин унга алты йорт салып чыктым. Синең институт акчасы белән СКАЧАТЬ