Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 40

СКАЧАТЬ сөйләп таң калдыра малай. Профсоюз эше кызык бит ул – анда гел алга барсаң гына яшәп була. Профсоюз малай бераздан чит илләргә баручы туристлар төркеменә үзе җитәкче буларак йөри башлады. Шундый сәяхәтләрнең берсендә ул, Исламгали агайның күрәчәгенә каршы, Япониягә барып чыккан: туристлар төркеменә җитәкче булып. Менә шуннан малай икенче кеше булып кайтты да инде. Ул анда барганчы Япония турында күп әдәбият укыган (профсоюз малай пединститут тәмамлаган иде), тегендә баргач та гел мәктәп, балалар тәрбиясе мәсьәләләре белән кызыксынган. Кая гына барса да, нинди генә сорау бирсә дә, мәсьәлә гел бер тирәдә әйләнгән: Япониядә балаларны аерым бер методика белән тәрбиялиләр. Кечкенә вакытта бала тулысынча ирекле: нәрсә теләсә, шуны эшли. Нинди генә зарар салса да, кыйныйсы, җәза бирәсе түгел. Бары тик акрын-акрын гына теге-бу эшнең яман яки яхшы икәнен аңлата килергә. Бала тулы ирекле булып үссен.

      Профсоюз малай дүрт яшьлек улы Рабисны (малайның исем тарихын Габделхәмит болай аңлатты: «Рабоче-крестьянское искусство» сүзеннән кыскартып ясалган, – диде. – Сез, – диде, – миңа иске исем кушып, биографиямне кыенлаштыргансыз. – Һәм визит карточкасын күрсәтте. Анда фәлән-фәлән хезмәт кешесе «Ягудин Хэмид Галеевич» диелгән иде) ата-ана йортына җәй уздырырга кайтарып куйгач, шуларны сөйләде.

      – Без инде япон методикасына күчтек, сез дә шуны дәвам итегез, без әнисе белән ике атнага бер кайткалап торырбыз, кирәк-яракны үзебез кайгыртырбыз, – диде.

      Исламгали агай, тирән сулап, секунд эчендә үзенең сугыш алды һәм сугыштан соңгы еллардагы тормышын баш мие аркылы уздырды. Балаларга каты куллы булды ул. Шаярышып узынсалар, чыгырдан чыксалар, Исламгали агай биргәләп алырга күп сорамый иде. Профсоюз малай сугышка кадәр үк туган иде – әтисе әле сугыш чыгасы елны гына язын тополь башындагы сыерчык оясына кулын тыгып актарынган өчен малайны пешерде. Малай ике-өч сәгать елап, шыңшып, әтисенә рәнҗеп, абзар артында утырды.

      …Госпитальдә аңына килгәндә, ике кулы да беләзектән киселгәнен күргәч, Исламгали агай ыңгырашып куйды:

      – Һай-й, – диде ул, күз яшьләренә тыгылып. – Һай-й-й… Сабыем Габделхәмит рәнҗегәндер. Юкка гына кызып китеп яңакладым бит шул чакта. Ул бит сыерчык оясына зарар салам дип менмәгән. Аның бит оядан яшькелт-зәңгәр кабыклы бер генә йомырка алып өйдәге гөл төбенә куясы килгән. Аңа бит элеккеге язда үзем шулай күрсәткән идем: тополь төбеннән табып алынган ул йомыркага малай никадәр шатланган иде. Сабый… Шул рәнҗегәндер…

      Оныгы Рабисны алып калган көнне аның йөрәге әнә шул истәлекләр белән телгәләнде. Профсоюз малай шәһәренә китеп барды, дәү әти белән дәү әни исә, оныкны японча тәрбияләргә вәгъдә итеп, капка яныннан борылып, лепердәтеп газ биреп шәһәргә таба чапкан «Волга»га карап калдылар.

      – Габделхәмит акыллы шул, – диде Исламгали агай, карчыгына таба борылып. Бер җәпләкәсен оныгының җылы, йомшак муенына куйган иде – шул көе басып тордылар. – Акыллы. Әнә мин ни үкендем каты куллы булганым өчен. Дөрес, минем бала әйбәт булып чыкты. Но д СКАЧАТЬ