Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 5

СКАЧАТЬ Әлегә ул үзе «Америка туласы» иде.

      Кичен урамны тагын бер әйләнде, теге «Перцовка»ның икенчесен ул, Ахияр белән эчәрмен дип, кесәсендә йөртә иде, Ахияр һаман кайтмады. «Перцовка» җылынып бетте. Кәшфи тагын кое бурасына утырды. Кычкырып җырлады:

      Без үзебез Уф-фаныкы,

      Уф-фада тормасак та,

      Үк-кенеч-чен калдырмадык,

      Бик матур булмасак та.

      Аннан кычкырып елады. Аннан үз капка төпләренә кайтты. Кайтышлый Чулак Абдул белән сөйләшеп бәхәскә керде. Бәхәс тирәнгә китте һәм Кәшфинең теге вакытта подшипник эретүенә килеп чыкты. Кәшфи, кыза китеп, эчелеп бетмәгән шешәсен койма буендагы сукыр кычытканга сөябрәк куйды да, үзенең теге вакытта подшипник эретүдә гаебе юклыгын исбат итү өчен, бернинди начар фикерсез Чулак Абдулның күлмәк җиңен тотты.

      – Аның өчен чөнки… Аның өчен чөнки, – дип кабаланганда, Чулак Абдул аның кулына сугып та җибәрде.

      – Минем күлмәк җиңенә ябышырга башың яшь әле, – диде Абдул, кыза төшеп.

      – Ә? – диде беркатлы Кәшфи. – Ә?

      – Кәҗә б… мә! – диде Абдул да.

      Шунда Кәшфи, чайкалып китеп, Чулак Абдулның күлмәк якасына барып ябышты. Монда да начар фикере юк иде. Тегесе исә таза кулы белән (ә чулак кешенең таза кулында ике кулның көче була) Кәшфигә салып ук җибәрде. Кәшфи бичара, сөрлегеп китеп, чирәмгә барып та төште һәм, бәхетсезлегенә каршы, сыер тәлинкәсенә яңагы белән чумды. Шул ятудан торып маташмады. Кычкырып елап җибәрде:

      – Подшипникны мин эретмәдем. Минем сменадан соң бит ул! Аның өчен чөнки… Миннән соң бит. Аның өчен чөнки…

      Тавышка Кәшфинең әти-әнисе йөгереп килде. Чулак Абдул дер-дер килә иде. Габделбарый абзый малайның бүгенге хикмәтләре шулай булып бетәчәген белә иде, Абдулга әйбер әйтмәде, әмма Кәшфинең әнисе Шәмсениса түти җикеренде:

      – Ул – тракторист! Районга барып әйтсә, нишләрсең? Ул бит юк-бар кеше түгел! Кара эшче дип белдеңме әллә син аны? Ак эштә эшләгән хөкүмәт кешесенә ничек кулың бара? Сабый бит әле ул!

      Кәшфи үкереп елый иде.

      – Аның өчен чөнки… И һәм дә…

      Көтүдән кайтышлый койма буйларында кычыткан умыргалап йөргән бер сыер Кәшфинең сөяп куйган «Перцовка»сын аударды. Кызылга буялган үләнне, күзен алартып, ямьсез итеп, «поф» килеп бер иснәде дә аунап яткан Кәшфигә таба борылып:

      – Өм-м-м! – дип мөгрәп куйды.

      Сыер телендә бу инде, бер дә шиксез, «Юк, эчмим-м! Яратмыйм-м!» дигән сүз булгандыр.

      …Шул көнгә нәкъ бер ел тулганда, Горький шәһәрендәге госпитальдән Габделбарый абзый белән Шәмсениса түтигә бер хат килде: малайның балтыр сөягенә снаряд кыйпылчыгы эләккән, гипста ята икән. Кәшфи бик зур төгәллек белән үзенең ничек яралануын, снаряд кыйпылчыгы бәреп еккач, организмының һәр өлкәсе ниләр кичергәнен, нәрсә уйлаганын, госпитальдә операция вакытында ниләр булганын минутлап, озын итеп хат язган иде. Анда, мәсәлән, мондый җөмләләр бар иде: «Шуннан соң носилкадан төшерделәр и һәм дә сразы операция өстәленә салдылар. Аңарчы ике санитар кыз – СКАЧАТЬ