Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 4

СКАЧАТЬ йөрәген бозарлык бер сүз булып алды. Кичке якта, бакча тирәсенә сөялеп, көндезге сменадан кайтырга тиешле улын көтеп тора иде карт. Менә тыкрыктан җиңел адымлы Кәшфи күренде. Су буена төште. Кепкасын салды да, чишмәдән агып чыккан чиста инешкә ятып, су эчте. Өсте-башы кап-кара иде. Урамның бу ягыннан аргы якка кайтучы хатын да бераздан шул инешкә тукталды. Күрәсең, арпа сугуда булган, инешкә килеп, Кәшфидән түбәнрәк урында туктады да, аякларын чишенеп, суга кереп басты. Кәшфи инде урамга кереп килә иде. Шулвакыт Габделбарый агай ачыргаланып кычкырган бер бала тавышы ишетте:

      – Ән-ни! Анда аягыңны юма! Анда тракторист су эчте!

      Кәшфи моны ишетмәде булса кирәк, әмма Габделбарый агай кызу-кызу өенә атлады һәм, ашыгып өенә керешли, аяк астына туры килгән мәчегә типте. Аннан тәрәзәсен ачты да патефонны борды. Кәшфи үз өйләренә якынлашканда, тәрәзәдән тантаналы җыр бәреп тора иде:

      Әрләнсен лә дошман,

      Шатлансыннар дуслар

      Өзелеп чыккан данлы җырлардан…

      III

      Кәшфи белән Ахиярга повестка нәкъ бер көнне килде.

      Кәшфи расчёт алырга МТСка китте. МТС ишегалдындагы гудок трубасы әллә каян күренеп тора. Бу труба иртәнге сигезгә, көндезге уникегә, бергә, кичке алтыга гудок бирә иде. МТС мастерскоенда эшләүчеләр моңа инде ияләнгәннәр, көйләнгәннәр иде. Әмма райкомның яңа секретаре моңа чик куйды, колхозчыларны бозасыз, колхозчы сәгатьләп эшли алмый, авыл хуҗалыгы продуктларын җитештерү гудокка корыла алмый, диде. Бичара гудок! Ике-өч ай буе дәшмичә ятим булып утырды да егерме икенче июнь көнне төш вакытында, өзелеп-өзелеп, ярты сәгатьләр чамасы елады. Аның тавышы Гәр Хуторга да ишетелде, һәм унике йортлы авыл халкы гудокка кушылып яшь түкте.

      …Йөрәккә якын МТС коридоры. Шыгырдавыклы яссы идәннәр. Бөтен җирдә автол, солидол, керосин исе килә. Стенада бер транспарант: анда, кызыл ситсыны рамга тарттырып, акбур белән язганнар: «Башка милләтне изгән милләт үзе беркайчан да азат була алмый». Маркс. Кәшфи моны ничә ел инде аңлый алмый. Нигә ул МТС коридорына? Кәшфи ничә ел инде рус трактористлары белән бер бригадада эшли. МТС бригадаларында күпме татар булса, шуның хәтле рус. Хәтта икеме-өчме керәшен дә бар бугай. Әле бер-икесен ар дип тә йөртәләр, алай да булыр. Гәр Хуторның каен урманын ике-өч чакрым кичсәң, удмурт авыллары башлана. Нигә бу сүзләр? Кем кемне изсен безнең илдә?

      МТС кассиры Кәшфигә шактый акча тоттырды. Кәшфи санамады. Әллә йөз илле сум ук инде? Аны, тракторист булганы өчен, бронь биреп менә бер ел инде хәрби хезмәттән азат итеп торалар иде. Кәшфи бу халәттән риза иде, броньне юкка-барга, килде-киттегә генә бирмиләр. Димәк, ул – кирәкле кеше. Әгәр инде маршал Тимошенко үзе рөхсәт иткән икән, Гәр Хутор егете Кәшфи Габделбарыев әлегә үзенең корыч айгыры белән илгә икмәк җитештереп торсын, Ватан чикләрен без әлегә аннан башка да саклый алабыз дигән икән, димәк, Кәшфи монда кирәк. Ә менә бүген аңа әйттеләр: син – тегендә кирәк. Тракторист – ноль бөтен йөздән җитмеш бишкә әзер танкист инде ул.

      Һәм ул кичне СКАЧАТЬ