Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 6

СКАЧАТЬ бу нәзерен әти-әнисенә сөйләгән. Габделбарый абзый каршы торган: ничек инде тиктәскә, карап торып сыерыңны суясың? Сыер хәтле сыер бит ул! Әнә узган кыш тик торганда Чулак Абдулның бура хәтле сыеры зыянлады. Ничә бала ач калдылар. Ә монда – тап-таза сыерны!

      Ләкин Шәмсениса түти диндар кеше, каты торды, бозавы кала, бер-ике елга түзәрбез, баланы нәзере тотарга мөмкин, диде. Кәшфи һаман да бала иде әле, һәм сыерны корбан аена туры китереп суйдылар. Шәмсениса түтинең таләбе буенча, корбан чалганда, Габделбарый агай абзар артында ярым кычкырып азан әйтте. Нэп елларында аз-маз «Күл буе» мәчетенә йөргәләгән иде, шул вакытта ишеткәләгән азанны ватып-җимереп хәтерендә яңартты. Кулларын колакларына күтәрде дә кыйблага карады:

      – Сөбханалла, сөбханалла, әшһәде әллә иләһә илляАллаһ! Вә әшһәде әннә Мөхәммәде рәсулул-ла-а-һ!

      Чулак Абдул белән ике ир нәкъ шул вакытта абзар артындагы саламга Акбашны гөрселдәтеп ектылар. Акбашның соңгы тавышы Габделбарый абзыйның соңгы авазы белән бер булып яңгырады:

      – Ым-му-а-аһ!

      Азанын тәмамлаганда, Габделбарый абзый елый иде.

      – Хәййә галь-әс-сала-аһ!

      Ул көнне бөтен Гәр Хутор халкы, Кәшфине мактап, ике чиләк сөтле Акбаш белән Габделбарый абзый һәм Шәмсениса түтине кызганып, туйганчы ит ашады.

      Шәмсениса түти бөтен авыл хатыннарына ул кичне китап сөйләде. Кәшфи дә керә-чыга моны тыңлап йөрде. Бу тантаналы хәлләрнең барысы да Кәшфи исән кайту хөрмәтенә иде.

      «Хәзрәте Гайсә тууыннан алты йөз дә тугызынчы сәнә унтугызынчы рамазан көне Хора тавында гыйбадәт кыйлып торган вакытында хәзрәте Җәбраиль «Әкъраи» сүрәсене ирешдерде. Мөхәммәтгали Аллаһы-сали-гассәламгә бу эш беренче мәртәбә булганлыктан, хәзрәте Хәдичәгә кайтып сөйләде. Хәзрәте Хәдичә хәзрәте Мөхәммәдкә пәйгамбәрлек килүен көткәнлекдән, һәм аның шундый бер олуг зат булуын аңлаганлыктан, зур шадлык белән каршы алып, иман китерде. Шул көндүк Әбүбәкер вә башка берничә адәм иман әйтделәр».

      Кәшфи кич буе урамда капкадан капкага йөрде.

      – Сыер – трактор түгел ул. Әнә теге елны Мәтәскә Гаптерие тракторны да текә ярдан очыртты. И һәм шуның белән сырамга калды. Аның өчен чөнки, сыер – була да, бетә дә ул. Ә трактор и һәм дә техника – бик кыйммәт әйбер ул…

      V

      Кәшфи беренче олы баласы белән байтак борчу күрде. Өметләр зур иде, нәселне дәвам итәргә тиешле бердәнбер ир бала шул иде. Малай йә укымады, йә кеше балалары төсле армиягә барып солдат була алмады, йә юньле һөнәр өйрәнмәде. Кәшфи югыйсә аны нәселне лаеклы дәвам итәр дип өметләнгән иде. Тавис тракторга кызыкмады. Сөйләшергә исә гел эредән булды. Ора алмаган – олы күсәк күтәрер дигәндәй, Тавис, әтисенең дәрәҗәсенә аркаланып, гел зур эшләр турында сөйләште: менә быел йорт салам («салабыз» түгел), мунча бурыйм, сыерны алыштырам, фәлән-төгән дип кенә сипте. Чынлыкта исә боларны Кәшфи эшли иде.

      Малай, ат җигеп, төрле эштә йөрде. Күбрәге – фермага фураж ташыды. Гәр Хутор бригадасында сарыклар һәм таналар тотыла иде.

      Бер СКАЧАТЬ