Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 7

СКАЧАТЬ исә, ишекне кагып бетерүгә, йорттан чыгып китте.

      Кичке тугызда ул инде үзләреннән унбиш чакрым ераклыктагы Өчиле авылында иде. Анда Чулак Абдулның туганнан туган кызы – юаш, эшчән укытучы кыз Люция бар. Абдул әйтүе буенча, Тавис моннан бер атна чамасы элек узышлый гына Люциянең әнисе янына кергән булып, аларда ат ашатып чыккан һәм кызны шунда күреп ошаткан иде. Кайтты, Абдулга сөйләде. Кәшфиләр бу турыда берни белмиләр иде әле. Чулак Абдул әйтте:

      – Кич мәктәптән кайтканын гына саклап тор син аның, атың таза бит, бер чөңгерсәң, кайтып җитәсең, – диде.

      Тавис шулай эшләде дә.

      Кич иде, кышкы, мул карлы, җылымса бер кич иде. Капка тирәләре көрәлгән, стена итеп өелгән карга тәрәзәләрдән мул яктылык төшеп, бөтен урамны бриллиант белән бизәгән, шунлыктандыр, ахрысы, тыкрыклар, йорт артлары дөм караңгылыкка чумган. Люция, китап-дәфтәрләрен кочаклап, шыгыр-шыгыр атлап, өенә кайтып бара. Кайтып җитәргә ике генә өй кала, караңгы тыкрыкта нәрсәдер шыгырдап алды. Атмы, чаналы атмы? Шул арада тыкрыктан:

      – Люция! – дигән ипле, әдәпле тавыш ишетелде. Бернидән дә шикләнмичә, кыз шунда кереп китте. Китте… Һәм люцерна түшәлгән чанага ничек барып төшкәнен, таныш булмаган егетнең атка ничек чөңгергәнен сизми калды. Урам баганасындагы фонарь көлтәсен үзенә йоткан күк йөзе кинәт кенә артка таба шуа башлады. Кычкырырга тыны буылды, әлегә берни дә эшли алмады. Косасы китерерлек итеп укшыта – монысы чана шыгырдавыннан. Дугага чек-чек итеп боҗра бәрелә иде, димәк, ат юыртып бара. Китап-дәфтәрләр чәчелде. Алтынчы класста бүген генә яздырган диктант. Чирек йомгагына бу диктантта алган билгеләр нигез буласы иде. Ә дуга боҗрасы һаман чек-чек бәрә, тоңкъ-тоңкъ итеп ат эче селкенә, димәк, һаман юырта. Бераздан кыз тын алды, тирән итеп бер сулады да кычкырды:

      – Туктат атыңны! Туктат! Син нинди жулик?! Туктат диләр сиңа!

      Әмма егет туктатырга җыенмый иде. Ул арада ат үзе акрынайды, як-якта ике кара стена барлыкка килде. Урман юлына кергәннәр икән.

      – Тук-та-а-а-т!

      Кыз кычкырып елый башлады. Урман кайтаваз белән җавап бирде:

      – А-а-а-т!

      Егет туктатты. Кызның өстеннән кулын алды. Инде торырга, йөгерергә мөмкин иде. Өчиле урманы авылдан нәкъ ике чакрымда. Ләкин аякларының хәле юк иде. Ул арада егет телгә килде:

      – Мин, – диде, – Тавис. Гәр Хутордан. Абдул абзыйны беләсеңме? Мин күршеләре. Беркөнне сездә булдым ич мин! Инде белдеңме? Белдең ич инде!

      – Жулик син, белдеңме шуны? Надан тәре! Сволочь син! Адәм актыгы син! Мин – югары белемле укытучыга, комсомолкага, син наданның ничек кыюлыгы җитте? Бор атыңны хәзер! Бор, дим, бо-о-о-о-р!

      Кайтаваз яңгырады:

      – О-о-о-р!

      Егетнең надан булып күренәсе килмәде. Тәмәкесен кабызды да сөйләп китте:

      – Ни бит, Люция, халык бар бит. Хәзер инде сине кайтарып куйсаң да, үзең кайтсаң да – даның чыкты. Кияүгә барып кайткан, дигән данны күтәрәсең киләмени синең? Аннан соң атны ул якка боручы СКАЧАТЬ