Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 12

СКАЧАТЬ бернигә ирешә алмыйча, кайтып китте. Чыгып китәр алдыннан гына йөрәк ачысы белән әйтте:

      – Егет кеше шул армияләрдә булып, хәрби хезмәтне күреп кайтсын икән, – диде.

      Кәшфиләрнең дә өендә ут яна иде. «Малай ике нигезне дә дер селкетеп алган икән» дип уйлады Ахияр.

      Люция шул атнада ук кайтып китте. Колхоз машинасына утырып килгән әнисе, әйберләрне төяп бетергәч, бәләкәй Алсуны алып, кабинага кереп утырды, Люция кузовка урнашты. Тавис исерек иде, чоланга сөялеп, тәмәке тартты. Машина кузгалыр алдыннан әби кеше, Тависка карап:

      – Ишегалдыңа бәбкә үләне үссен иде, – дип нәрсәдер укынды. Моны Тавис та, шофёр да аңламадылар. Урамга чыкканда, әби кеше искергән зур урыс капкага сеңеп торган сыек гәүдәле берәүне шәйләп алды. Йөзен чытып, шофёрга борылды.

      – Әнә теге юньсез генә харап итте баламны, – диде. – Ирем ягыннан нәсел. Дөнья мәгънәсезе. Юньле булса, гомере буе колхозга кермичә, ялгыз хуҗалык булып яшәмәс иде ул. Әле дә керми бит. Әнә шул юньсез генә харап итте баламны. Әнә басып тора бит, нократ заманыннан калган иске капкасына сыланып.

      Чулак Абдул, машина узганда, капка эченә кереп китте.

      – Әйдә, ярар инде, – диде әби кеше. – Туасы җан булгандыр. Аннан бәләкәй Алсуны күкрәгенә кысыбрак утырды. Алсу бәхетле, шат иде: ни әйтсәң дә, йөк машинасының кабинасында әле беренче баруы бит…

      Шофёр егет дәшми, тыңлый гына. Ул әле яшь, кияүдән аерылып кайтуның кыз бала гомерендә нинди фаҗига икәнен белми. Әби кеше исә тора-бара да авыр сулап куя:

      – Үз сөягебез үзебездән артмас әле. Тик инде ишетер колакка гына бер дә матур түгел шул. Бигрәк тә рәтсез кешегә тап булды шул. Бигрәк тә бәхетсез бала булды шул. Торып калсалар да ярыйсы иде инде. Тегесе лишнәйрәк кыланды шул…

      «Лишнәйрәк»нең бөтен тирәнлеген кодагый үзе генә белә. Кыз белән кияүнең беренче кышлары, беренче айлары иде. Дөньяда бер ямьсез, хәвефле салкын буран чыкты. Буран бәпкә-киштәләрне йолыкты, лапасны, йорт түбәсен алып китмәкче булып котырынды. Кодагый, кызын уйлап, болай да йокысыз ята иде. Шулвакыт капка шыгырдагандай булды. Ялгыз хатын сискәнеп китте: кемдер, койма өстеннән кергән сыман дөпелдәп, ишегалдына төште. Кодагый ут кабыза алмыйча матавыкланды. Ул арада ишек кактылар.

      – Кем ул? Кайсыгыз ул? – диде кодагый, куркудан тамагы чатнаганны җиңә алмыйча. – Кем бар анда?

      Салкын буран бер аваз алып килде:

      – Бу – мин, әби, курыкма. Тавис мин.

      Әби кешенең эченә җылы керде, аягына киез итекләрен киеп, ишекне барып ачты.

      – Һай Аллам, Лутсия исән-саудыр бит?

      Әби кеше карлы-буранлы кияүгә ялварулы караш ташлады.

      – Ул-бу булмагандыр бит?

      Тавис бүрегеннән-туныннан сырышкан карны какты.

      – Юк, – диде ул, артык туры карамыйча. – Шәмәрдәннән кайтышымые. Кибет алдына туктап, таныш-белеш белән тегене-моны сөйләшеп торган арада атым югалды. Үзебезнең якка китмәгән, ул яктан кайткан тракторчыларны очраттым. Берәр тыкрыкка кереп катып калмагае СКАЧАТЬ