Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 29

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      – Теге ялгыз торнаны атам мин. Ул ата торна. Ул үзенә пар таба алмаячак икән. Теге көтүгә ияреп кенә йөри икән инде ул. Торналар, сыңарын югалткач, бүтәнчә таба алмыйлар икән. Менә мин генә ул, хатын үлеп ике атна дигәндә, икенче хатынны эһ тә итмичә алып кайттым. Эзләп тә йөрмәдем. Ә аларда булмый икән ул. Тилмереп яшәмәсен. Кешегә дә газап китермәсен, үзенә дә…

      Өйгә кергәч, Кәшфи аш янына утырды һәм тәмләп санаторий хәлләрен сөйли башлады. Тик сизделәр, Кәшфинең сөйләшүе хәзер көннән-көн авырая бара иде. Санаторийда да аның ике урт теше төшкән икән.

      Күңеле йомшап китеп, ул урыныннан торды да өстәлнең теге ягына утырган Рәсимә янына чыкты һәм аркасыннан сөйде.

      – Тегендә палатадагы иптәшләргә гел сине мактадым, кызым, – диде. – Әйттем: өч телдән укыта ала, үзе чибәр, үзе эшкә булган, дидем. Кызым, чыннан да, бик бәхетле син, әти-әниең исән, йортыбыз болын кадәр, байлыгыбыз зур, колхозда минем дәрәҗәм бар, мәктәптә сине яраталар. Шуларны сөйләдем.

      Рәсимә әдәп белән генә кашыгын куйды, авыз-иреннәрен кәгазь салфетка белән сөртте дә, тирән итеп, сагыш белән бер сулыш алды:

      – И, әти, ни шатлыгы бар соң миңа аларның? – диде.

      Кәшфи дә, Асия дә, аңламыйча, аңа карап куйдылар. Рәсимә тагын авыр сулады да әйтте:

      – Ярар инде, биш туй ясап бирдем, тагын төпчек кызыбызга да ясап бирсәм, дөнья түгәрәкләнә, – диде.

      – Юк, кызым, алай димә. Аның өчен… Аның өчен чөнки… Чөнки…

      Кәшфи ни әйтергә икәнен үзе дә белми иде. Әйе, бу – беркем дә юата, шатландыра алмый торган бер халәт һәм моның нинди халәт икәнен утызга якынлашкан кыз бала үзе генә белә иде.

      XIV

      Дөньяда кеше ике төрле авырудан врачка кермичә кала алмый: шуның берсе – теш авыруы. Аның ишеге төбендә утырганда кеше дер-дер килә. Теге куркыныч ак машиналар тезелеп киткән кабинеттан җаныңны өшетә торган мәкерле тавыш ишетелә. Юк, монда үз теләгең белән ничек кермәк кирәк? Качарга моннан, хәзер үк поездга утырып кайтып китәргә, аннан, беренче очраган трактор арбасына утырып, авыл басуы аша туган колхозыңа кайтырга, баллы куәт исен ишеп-ишеп йөрткән җәйге җилгә күкрәкне ачып, киң итеп суларга, үзеңнең туган җиреңнең бөтен каткагын, чокырын, ташын, ызанын тәгәрмәчләр аша сизеп кайтырга, кайтырга да, үз авылыңның чирәмле тыкрыгыннан яланаяк атлап, инешкә төшәргә, шунда бер юынып алырга… Нигә бу ысылдавык машина? Кемгә кирәк бу? Качарга!

      Әмма… Юк, качып булмый. Ак машина – котылгысыз. «Теш сызлый» дигән булып сөйләшәләр. Наданнар. Теш – сөяк бит ул! Ул ничек сызласын? Юк, теш сызламый, бөтен яңак, күз төбе, баш сөяге, ми сызлый. Алай гына да түгел. Эссе яки салкын ризык тиеп алса, бөтен кешелек җәмгыяте, Җир шары сызлый, ыңгыраша. Дөньяда моннан да котылгысыз хәл булырмы? Кәшфи коридорда карап утырды: каның катарлык итеп озын, майлы чәч үстергән, баш бармагыннан пычрак озын тырнак тырпаеп торган, ямаулы зәңгәр киндер чалбар, тишек ботинка кигән алтын йөзекле бер егет. Ишек янында утыра. Кәшфи күреп тора – тунеядец бу. Ике кул аркасына татуировка белән язган: «Они, бедные, устали», «Им нужен отдых». Кәшфи шул вакытта уйлап куйды: ну, кер әле син теге ак машинага. Өшкерәләр СКАЧАТЬ