Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 30

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Менә хәзер генә, ак урындыкка кереп чытырдатып ябышып утыргач кына уйлап алды: ихтимал, кияүләр сүзен тыңлыйсы булгандыр. Врачны күрүгә үк ошатмады Кәшфи. Иң беренче эш итеп, врач аның авызына бармагын тыкты. Бармактан тәмәке төпчеге исе килә иде. Кырык бишләр чамасындагы врачның башы уртадан ялтырап тора, озын хәлсез чәчләр башны ян-яктан гына әйләндереп алган. Урындык тирәсендә әйләнгәләп йөргәндә йомшак корсагы белән юка, җиңел Кәшфине берөзлексез эткәләп, әвеш-түеш китерде. Бөгелеп, авыз эченә караганда, җитмәсә, Кәшфи борынына кичәге аракы исе бәрелде. Әмма авыз ачтырылган, берни әйтеп булырлык түгел иде. Аның каруы врач сөйләште:

      – Һу-у-у, синең монда! – диде ул, корыч орчыгын көйли-көйли. – Монда хәлләр бар. Йә, йә, нәрсәгә калтырыйсың, мин бит әле бораулап кына карамакчы булам. Әле бик начар чыкса, менә бу икесен суыртып алырга туры килер. – Ул металл таягы белән рәхимсез рәвештә Кәшфинең теш төпләренә сукты, Кәшфинең күз алдыннан миләүшә төсендәге ялкын көлтәсе узды, һәм ул, ыңгырашып, урындыкка ябышты. Әллә каян, әллә кем сөйли иде, ул моны аңламады.

      – Урындыкны ватма, авыл мужигы! Бу сиңа сыерга башак бирә торган тагарак түгел. Моны бормашина дип йөртәләр, надан. Моны безгә дуслар бирә, Венгрия Халык Республикасы эшли мондый нечкә техниканы. – Шул арада нәрсәдер эселди, выжылдый башлады, кемдер нәрсә беләндер Кәшфинең баш миенә керде һәм шуны нечкә көпшәдән суырта башлады, тик ара-тирә кемдер һаман сөйләде: – Нәрсә син, әле бу чебен тешләгән кебек кенә, әле менә тегесен суыртканда күрерсең. Беркөнне синең шикелле бер гыйбадны «скорая помощь» алып китте нәкъ менә шушы урындыктан…

      Кәшфине врач урындыгыннан күтәреп, җитәкләп чыгардылар. Коридорда куркынган Рәсимә басып тора иде. Ул, такси алып, әтисен кандидат кияү квартирасына алып кайтты да, үзе поездга әзерләнә башлады. Аның иртәгесен дәресләре бар иде. Кәшфи, шулай итеп, «алдагы атна башланганчы» калды. Хәер, бүген җомга, тагын ике генә көн көтәсе иде.

      Дүшәмбе көнне кандидат кияү телефоннан белеште: Фәлән Фәләневич бүген поликлиникада буламы, әллә кафедрадамы, дип сорады. Ыхым-ыхым килеп, озак сөйләште, елмаюлар, көлүләр, ярым-йорты мәгънәле җөмләләр булды. Шулай да, Кәшфине машинасына утыртып, каядыр алып китте. Кәшфи өчен кафедра, поликлиника дигән сүзләрнең аермасы юк, ул яңадан ак урындыкка утырасын гына күз алдына китерде. Ак халат кигән ике егет кандидат кияү белән коридорда бик җылы күрештеләр, сигарет кабыздылар.

      – Абзыйның кәефе юк соңгы атнада, – диде берсе. – Менә көйләп йөрибез инде. Холостякның холостяк инде, өендә бернинди уют юк.

      Ул арада егетләрнең берсе Кәшфине ак ишекле бүлмәгә алып кереп тә китте. Ишек янындагы ак урындыкка утыртты да, башланган әңгәмәне дәвам итәргә дип, бәхетле чырай белән коридорга чыгып китте. Кәшфи кабинетны карады. Берәү дә юк, язу өстәле, телефон, ак машина.

      Ширма артында профессор тавышы.

      – Так, так. Ә менә болай иткәч авыртамы? Юк. Ә менә болай? Яхшы, ярый. Ә болай? Бу тешләр сызламыймы? Ә бу тешләр?

СКАЧАТЬ