Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 31

СКАЧАТЬ Килештек. Димәк, иртәгә үлчәү алабыз. Хуш, туганкай!

      Кәшфи чыкканда, ак халатлы теге егетләр кандидат кияүгә нәрсәдер сөйлиләр, көлешәләр иде. Ахрысы, анекдот.

      – Юк, сез уйлап карагыз әле. Таныш булмаган чибәр хатын бара. Теге әйтә иптәшенә, вәт, ди, тегеләй-болай иткән булып кына, моны эләктерергә, ди. Шул арада теге хатын – ишетеп бара икән – боларга таба борыла да әйтә:

      – Тегеләй-болайга гына минем үз ирем дә бар инде, – ди.

      Бәхетле көлешү, төтенгә бәхетле тончыгып, бәхетле ютәлләү…

      Кәшфине шундук киендерделәр һәм әйтә куйдылар:

      – Абзыйның кәеф яхшымы? Пациентлар матур кешеләр бүген, – дип мәгънәле елмайдылар.

      «Пациент» сүзенең мәгънәсен аңламаса да, бу чибәр егетләргә кушылып, Кәшфи дә елмайды. Егетләр игътибар иттеләр: механизатор абзыйның авызында им өчен бер теш күренмәде.

      Профессор вәгъдәсендә торды, үлчәүләр алды, протез куярга сроклар билгеләде.

      Ташлытау поездына Кәшфине озатырга биш кыз, дүрт кияү килгән иде.

      XV

      Ахияр беренче сүзне райком секретаре Байгильдеевка бирде.

      – Хөрмәтле иптәшләр, – диде беренче секретарь Байгильдеев, бераз гына дулкынланып, – хөрмәтле дуслар, ерактан кайткан ветераннар, туганнар! Бүген без гаҗәп кызыклы бер тантананың шаһитлары булдык. Ихтимал, республикада мондый тантананың беренчесен сез оештыргансыздыр. Бүген мин президиумда уйлап утырдым. Сезнең Культура сараегызда шыплап тулган авыл хезмәт ияләренең шатлыклы чыраена карап утырдым. Илле ел эчендә нинди авыр, мәшәкатьле, данлы юл үткәнсез сез. Гаҗәп бит! Күпме язмыш сездә, күпме тарих! Иптәш Гарәфиевнең докладын бүген ал да берәр толковый язучыга бир! Колхоз турында бер роман бит бу, иптәшләр! Бу бит бөтен районның язмышы! Бөтен колхозчының тарихы! Мин уйлап утырдым. Иптәшләр, сез мине беләсез, сезнең коллективта инде унберенче елымны эшлим. Бу якларга килгәндә, монда мине кабул итмәсләр, эшләве, уртак тел табуы авыр булыр дигән идем. Мин бит бөтенләй икенче яктан, Тау ягыннан. Сезнең халыкның гореф-гадәтен, рухын, сөйләшү манерасын бөтенләй белмәгән көе килеп төштем сезгә. Сезнең бүгенге илле еллык юбилеегыз – минем дә бәйрәмем. Минем дә юбилеем. Бүген көндез сәгать уникедә бу районда эшли башлавыма нәкъ ун ел тулып, унберенчегә китте. Әйе, нәкъ ун ел элек шушы көнне партия райкомының пленумы булып, ул оештыру мәсьәләләрен дә карады. Мин чит яктан идем, озак тора алмас кебек идем. Әмма сезне яраттым. Инде сез бүген хезмәт ветераннары, колхозның җитәкче иптәшләре, алдынгы эшчеләре бәйрәм табынына җыелдыгыз. Бу өстәл янындагы кешеләрнең күңеле көр булсын, тәннәрендә сихәт артсын, колхозыгыз киләчәктә дә эзмә-эз алга барсын, иптәшләр…

      Урман итәгендәге инеш буена яңа такта өстәлләр, эскәмияләргә әзерләнгән аш мәҗлесе шулай башланып китте. «П» хәрефе итеп куелган өстәлнең түрендә район кунаклары арасында ялгыз-ялгыз Кәшфи, Гыйлфан утыралар иде. Асия җиңги, кияүләр-кызлар кайтыр дип, мәҗлескә килмәде, Гыйлфан СКАЧАТЬ