Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 32

СКАЧАТЬ укытучы, бодай саламы төсле калын ике толымлы, зур, зәңгәр тирән су күзле Оля уртага чыгып басты. Зифа буйлы, йомшак бәрхет карашлы бу кыз тыныч кына укытып йөри, фермада агитатор булып эшли, үзенең сылулыгы белән Рәсимә кебек үк ялгыз олаеп бара иде.

      Су буендагы зирекләргә баян чыңы белән бергә моң бәрелде.

      Бежит река, в тумане тая,

      Бежит она, меня маня.

      Ах, кавалеров мне вполне хватает,

      Но нет любви хорошей у меня.

      Кәшфи моңаеп аны тыңлый, үзенең йөрәге ачытып куя: Асия күрсен иде бүгенге матурлыкны. Гомере буе хезмәт кенә итте бит ул! Гомере буе кара майлы комбинезон юды бит ул! Кияүләргә чуртым булыр идеме? Кәшфи күз алдына китерде: Асия белән Фәргать хәзер күмәч белән сөт ашап сөйләшеп утыралардыр. Кичә генә урамнан елап кергәч, ашаганда Асия аны сораштырып утырган иде.

      – Кай төшеңә суктылар, улым? – дип сорады аннан Асия җиңги, күмәч турап, алдына сөт куйганда.

      Фәргать эчен тотып елый иде.

      – Ят җиреңә типмәгәннәрдер бит? – Асия җиңги, куркынып, малайга иелде. Малай башын күтәрде.

      – Ю-ю-к, – диде ул, яшьләрен сөртеп. – Анда типсәләр үләсең ис!

      – Ник, син аны каян беләсең? – Малай елаудан туктады.

      – Беләм. Кара диңгезгә китәр алдыннан әти белән әни сугысканнарые.

      – Ничек итеп?

      – Әни әйтте, ах син, … тәре, әле син сөйрәлсекләр яныннан кайттыңмы, мин әле сине нитәм… диде дә әтигә китереп типте. Ослы баслы туфли белән.

      – Шуннан?

      – Әти бөгелеп төсте.

      – Шуннан?

      – Суннан бер атна пиджәген дә кия алмыйса бөгелеп йөрде. Аннан Кара диңгезгә баргас үлде.

      – Әтиең-әниең кайда эшлиләр иде соң? – дип сорады Асия җиңги, баланың йөрәген җәрәхәтләүдән куркып кына. Әмма Фәргать үзен тыныч тотты.

      – Әни пиво сатты. Колхоз базары янында. Әти база дигән кибеттә эшләде.

      …Оля һаман җырлый икән.

      Стоит берёзка у опушки,

      Грустит одна на склоне дня…

      Я расскажу берёзе, как подружке,

      Что нет любви хорошей у меня.

      Кәшфи игътибар итте: Катерина күзләрен кулъяулык белән сөрткәләп утыра иде.

      …Быел җәй, әллә ничек кенә шунда, моңлы, сагышлы булды. Кәшфи кызык хәзер: келт иттеме, күзенә яшь килә. Яз көне Ахияр белән төчкерешеп алдылар. Язгы сабанга чыкканда, Кәшфигә трактор бирмәделәр.

      – Сәламәтлегең шәп түгел, язгы кыраулы төннәрне төнге сменада ничек эшләрсең? – диде Ахияр. – Шул мастерскойда эшләп ятсаң җитмәгәнмени?

      Кәшфи каршы сүз әйтмәде, тамак төбенә яшь тыгылды да, идарәдән үпкәләп кайтып китте.

      Ә авыл басуына гөрләп ике трактор килеп кергән иртәне Кәшфи, абзар артына чыгып, чын күңелдән үкси-үкси елады.

      – Аның өчен чөнки… – диде ул, юан Асиянең алъяпкыч итәгенә күзләрен сөртеп, СКАЧАТЬ