Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 24

СКАЧАТЬ да, салкын верандага чыгып, диванга ятты: яралы аягы сызлый иде. Асия җиңги дә, бала тапкан саен берәр юан тамыры калкып чыккан зәңгәр балтырларының сызлавына түзә алмыйча, мунчага кереп, кычыткан төнәтмәсенә аякларын тыгып утырды. Кичке ашны Тавис кына ашады. Күңелсез генә йокыга яттылар. Әмма йоклый алмадылар.

      Төн уртасында Кәшфи йортының зур калай түбәсенә тып итеп бернәрсә төште. Верандада яткан Кәшфи моны бөтен тәне белән сизде: кадерле, газиз яңгыр тамчысы иде ул. Кәшфи урыныннан сикереп торды:

      – Син, дим, Асия! Син, дим!

      Асия дә йокламый икән.

      – Син, дим! Ишеттеңме? – Ул арада веранда калаена берьюлы ике авыр тамчы бәрелде. Кәшфи, яланаяк килеш, буяулы салкын идәндә әтәтерләнеп йөрде.

      – Син, дим! Бу бит… Бу бит… Арыш уҗымына… Бәрәңгеләргә… Кукурузга… Аның өчен чөнки.

      Ул арада тигез шау белән калай түбә гөжли башлады. Кәшфи йөгеренде, утны кабызды, аннан тагын сүндерде, ишекне бер ачты, бер япты.

      Тышны инде яңгыр исе баскан иде.

      Кәшфи аякларына оекбаш киде, майкачан гына баскычка чыкты, чолан түбәсеннән төшкән тузан изелгән яңгыр суын учына алды, иснәп карады. Аннан кулын селекте, түзмәде, икенче тапкыр учына су җыйды, анысын ялап ук карады: буяу, калай тәме килеп торган балчыклы су иде.

      Шулай йөгереп йөргәндә, буыннар сызлаганы да онытылды. Ут яндырып, олы өйгә керделәр, түр тәрәзәне ачтылар. Өй түрендәге акация куакларын шаулатып яңгыр ява иде.

      – Асия! Асия, дим! Мин бүген йокламыйм!

      Ул яңадан тәрәзә янына килеп башын тыкты, яңгыр инде түбә почмагындагы трубадан шаулап ага иде. Кәшфи мех жилетын киеп куйды, төймәләде, аннан тагын чиште, йомылып өйалдына чыгып китте һәм бераздан йөгереп керде. Аннан ул диванга килеп утырды һәм тирән итеп сулыш алды.

      – Аның өчен врачлар теге вакытта әйткәннәр иде миңа: яңгыр ява башласа, сызлануың бетәр, дип…

      Зур калай түбә һаман шаулый, өй почмагындагы труба астына куелган кисмәкләр тулып, күбекләнеп ташыйлар иде.

      …Истәлекләр бүген Кәшфине дә биләп алган, ул да бүген басуда, кемнедер алыштырганмы, әллә түзә алмый чыкканмы, «Беларусь»ка зур арба таккан да, дөбер-шатыр килеп, басудан подвалга бәрәңге ташый, Ахияр белән ике тапкыр кара-каршы очрашты инде – дөньяда аннан да бәхетле кеше юк, авыз ерык, әлегә исән калган берничә алгы теше белән рәхәтләнеп елмая, шатлыгыннан каушый, тракторны гадәттән тыш тизлек белән чаптыра, арбасын даңгыр-доңгыр китерә иде.

      Шимбә көн иде – Кәшфиләрнең егерме биш сотыйлы бәрәңге бакчасында да эш кайнады. Кәшфинең биш кызы, дүрт кияве кайтты. Кәшфи кияүләрдән уңды: баҗайлар таза, эшчән, тауны тауга бәреп уйнарлык егетләр. Өчесендә машина. Машина әлегә теге гөнаһлы олы кияүдә генә юк, ләкин ул әлегә зарланмый һәм, сөйләүләренә караганда, мехкомбинат тулай торагында баласы белән бер бүлмә алып яшәүче яшь, мут балдыз янына гел баргалап йөри, акчалата ярдәм дә күрсәтә һәм, гомумән, үзе дә рәхәт яши диләр. Баҗайлар, СКАЧАТЬ