Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 26

СКАЧАТЬ үз семьяңны гына бел. Әнә бит, ни хикмәт буталып беттеләр. Ул бала үскәч, кемгә нәрсә дип эндәшә инде. Җизнәсе – әти. Анасының апасы – үги әни. Фу! Ат печәргә ярамый, имеш. Әнә син үз өеңне кара.

      Кәшфи, рәнҗеп, аңа бер карап алды да сүзсез кайтып китте. Теге явыз исә нәкъ Тависны күмгән көнне абзарга килгән дә язмышын хәл итеп тә куйган.

      Кәшфигә борчу өстенә борчу булды бу. Кичен эштән кайта, атны капкасына бәйли дә өенә керә. Асия белеп тора: ат илтергә барганда, Кәшфи көн саен үзенең әлегә «больничный»да яткан Җирәненә кайнар ризык алып бара. Йә була ул кайнар кысыр аш, йә кайнар ипи, йә төелгән бәрәңге боламыгы. Арбасына шуны утырта да ат абзарына китә, һәр көнне кич Җирән, хәлсез кешнәп, аны каршы ала. Кәшфи җигеп йөри торган яшь ала бия моны аңламый, дулый: җиккәндә – аны, ашатасы булганда – Җирәнне, шуңа күрә ул, арбадагы ризык исенә борыны кытыкланып, ачу белән пошкыра, Кәшфигә ямьсез итеп карап ала.

      Шулай атна-унбиш көн диетада утыргач, Җирәннең тагын тавышы көрәйде, тиресе матурлана башлады, гайрәт керде.

      Кәшфи дә бераз терелеп китте, хәсрәте җиңеләйгәндәй хис итте. Ничектер бөтен күңелен шушы Җирәнгә бәйләде, шул терелсә, хәсрәте таралыр сыман тоелды.

      Ә беркөнне ул, кулына ипи телемнәре салган сумка тотып, ала бияне җитәкләп, ат абзары эченнән коридор буйлап узганда, Җирәннең башыннан сөйим дип тукталган иде, аптырап калды: Җирән аны бөтенләй күрмәде һәм җир җимерелгәндәй кешнәде, ала бия дә чинап куйды, ә Җирән, тулы хокуклы сыман, арата аркылы башын алга сузды, өске иренен җыерып, кып-кызыл теш казнасын һәм эре сары тешләрен күрсәтеп, борын тишекләрен ямьсез киңәйтеп катып калды һәм авыр, тирән мышнады.

      Ала бияне бүлмәсенә керткәч, тагарагына ипи салырга дип Кәшфи килгәндә дә, Җирән шул хәлдә тора иде. Кәшфине ул, ахрысы, күрмәде дә, сизмәде дә.

      Кәшфи өенә йөгерде. Шатлыгына чик-чама юк иде.

      – Кара әле, Асия, – диде ул, кабаланып. – Теге көнне фельдшерны салмыш булган дигәннәр иде. Аның өчен чөнки, Җирән кешнәде бүген ала бияне күргәч. Менә шатлык! Вот сиңа шатлык! Исерек дигәннәрие аны! Кешнәгәч, терелде инде ул! Ызначит, харап итмәгәннәр! Син иртәгә солы боткасы пешер әле, яме! Бер чиләк итеп! Геркулестан, яме! Кирәк булса, тагын алып кайтырмын.

      Асия җиңги үзе көлә, үзе елый иде.

      Кыш бертөрле генә, тыныч кына узды. Кышлыкка сыер суйганнар иде, Асия җиңги кыш буе ит турагычы әйләндерде; Кәшфинең тешләре коелып бетте. Кияүләре-кызлары бик кыстап караса да, шәһәргә бармады, теш врачына йөрмәде. Асия җиңги кыш буена ялгыз торды. Кәшфи иртән китә, кич кайта иде, ял көне дигәнне дә онытты, кышкы ремонт, ул мастерскойга бармаса, туктап калачак сыман сөйләште. Асия җиңги берүзе зур-зур ике яклы өйдә йөренде, аптырагач, сандыкларын актарып, аннан Кәшфинең гомер буе алган почёт грамоталарын, мактау кәгазьләрен, Авыл хуҗалыгы күргәзмәсеннән алган грамоталарын берәм-берәм стенага кнопка белән беркетте, нарат бүрәнәле зур стена шулай итеп зур стендка әйләнде дә куйды. Асия җиңги моны эшләгәндә хронология саклады: Кәшфинең иң беренче грамотасы 1939 елда СКАЧАТЬ