Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 33

СКАЧАТЬ Лев Толстойны, Бернард Шоуны, Эрнест Хемингуэйны, Кобо Абэны укыган. Ул Штраусның «Зәңгәр Дунае»н, Глинканың «Арагонская хота»сын аңлый, Равельнең «Болеро»сын ярата. Ә авылның Рәсимә тирәсендә чуалган токарь егет телевизордан хоккей һәм футбол гына карый. Шәһәргә баргач, ул егет иң беренче эш итеп циркка билет ала, ә Рәсимәнең, Качалов театрына кереп, Островский, Чехов яки Гоголь әсәрен карыйсы килә. Бу егет белән менә дигән тормыш корып булыр иде, әмма рухи уртаклык? Гаилә кору турында ансат кына язган кешеләр әнә шунысын исәпкә алмыйлар. Рәсимә – ялгыз, аның буе-сыны, зифалыгы әрәм була. Әнә сеңелләре ун класс, СПТУ, ГПТУ тәмамладылар да менә дигән егетләргә кияүгә чыктылар. Кайсы кандидат, кайсы цех начальнигы, дөньяны җимереп яшиләр… Ә бит сеңелләре Глинканы да, Штраусны да белмиләр, мәҗлескә җыелсалар, авыз күтәреп рәхәтләнеп җыенысы бергә шәрран ярып җырлыйлар.

      Ишегалдында йөримен,

      Карлар яуса көримен…

      Ә Рәсимә алай булдыра алмый. Егерь Минһаҗ малае да әйбәт кеше. Тик уртак тел генә табып булмый. Шуның өстенә юаш. Мәктәп коллективындагы тәҗрибәле хатыннар Рәсимәгә әйттеләр:

      – Егет кеше артыңнан йөргәндә усал булсын, ир булгач юаш булсын, – диделәр. Моны алар кат-кат әйттеләр, күрәсең, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып сөйлиләр.

      Имеш, яратсаң, уртак тел табып була. Ә Рәсимә әйтә: уртак тел тапсаң, яратып була, ди. Теге, Тавис көнләшкән хезмәт укытучысы да начар егет түгел. Берәр тапкыр озатып та куйды ул Рәсимәне. Эшләр ярыйсы гына бара иде кебек. Ләкин беркөнне хезмәт укытучысы әйтеп куйды:

      – Поледельник иң авыр көн минем, алты сәгать, – диде.

      – Ничек? – дип кычкырды Рәсимә, үзен үзе белмичә. – Нәрсә дидең?

      Егет аның гаҗәпләнүен үзенчә аңлады:

      – Ие, ие, – диде ул, – поледельниктә алты сәгать минем. Завуч шулай куйган…

      Рәсимә ул көнне кич мендәренә капланып елады. Филолог кызга ул көнне зур җәрәхәт ясалды. Алар башкача инде очрашмадылар…

      – Иптәшләр, мәҗлесне дәвам итәбез. Бүгенге мәҗлестә урнашкан матур традиция буенча, сүз әйткән кешегә бер нагрузка да өстәлә. – Ахияр, хәйләкәр елмаеп, Гыйлфанга карап алды. – Ул кеше бер һөнәр күрсәтә. Җырмы, биюме – дело хозяйское. Хәзер мин сүзне колхозның ветераны, безнең якташыбыз, шөһрәтле шахтёр, бик күп орденнар кавалеры, яшьтәш Гыйлфан Хәйбиевкә бирәм.

      Гыйлфан уртага чыгарга ашыкмады. Башта өстәл почмагындагы баянистны каеннар арасына чакырып алды һәм алар ниндидер көйне табарга азапландылар. Гыйлфан шуннан соң гына уртага чыкты.

      – Якын дуслар, туганнар… – ул тамагын кырды, – минем бу авылдан киткәнемә утыз дүрт елдан артык. Это немалый срок. Татарча бик әйбәт сөйләмәсәм, извините. Утыз дүрт ел эчендә не только телеңне, но и адресыңны да онытырга можно. Менә бүген торжественный җыелышта сез миңа почётная грамота бирдегез. Я этому очень рад. Мактанып әйтмим, мин үз гомеремдә берничә мәртәбә дәүләт орденнары алдым, Мәскәүнең Георгиевский залында да миңа орден биргәннәре булды. Сез биргән почёт грамотасы минем өчен әнә шулай ук зур событие. Бу грамотадан мин СКАЧАТЬ