Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 14

СКАЧАТЬ ала, аңа тиң егет авылда гына түгел, Колан Кырда да юк, әнә ул күз алдында утырып кала инде. Әнә ул йөгерә-йөгерә туй уздырышып, оештырып йөри, биш ел шәһәрдә студент тормышын кичергән кеше буларак, ул өстәлгә нәрсәне ни вакытта чыгарасын белә – әмма аңа ни шатлык? Аңа нәрсәгә бу?

      Китәргә! Авылда бер көнгә дә калмаска! Өченче кыз шулай карар кылды. Аның күңеле кузгалды. Җитмәсә, җизни кеше, Чүпрәле мишәре, ишектән кереп-чыгып йөргәндә – көпә-көндез! – ике тапкыр моның калын чәч толымын очраклы рәвештә генә учына алып селекте дә, толым астына кулын тыгып, муеныннан сөеп китте. Балдыз шул ярты сәгать эчендә, савыт-саба юганда бер аш тәлинкәсе һәм ВДНХдан әтисе алып кайткан ике хрусталь рюмканы төшереп ватты. Туй кешеләре бакчага чыгып, урамга чыгып хәл алган вакытлар иде, йортта кызлар гына йөри, алар кичке зур табынны әзерлиләр иде, шуңа күрә савыт-саба ватылганга да, рәтсез Тависның кереп-чыгып эчкәләп, сүз озайтып болагайланып йөрүенә дә игътибар бирүче булмады. Кичкә зур мәҗлес көтелә – вәссәлам! Кичке мәҗлес исә балдызны бөтенләй кешелектән чыгарды: ишегалдындагы таш сарайдан өстәлгә салкын катык алырга дип чыкканда, чолан ишеге янында ул кинәт кенә җизни белән очрашты һәм каушап калды. Чүпрәле җизни исә каушап калучылардан түгел икән, чолан ишегенең яңагына үрелде дә, нәрсәнедер чыртлатты, һәм шул мизгелдә ишегалдын яктыртып торган лампочка сүнде, балдыз әллә ничек кенә мишәр җизнинең куәтле беләкләре арасына килеп керде һәм, аңына килгәнче, мишәр җизни аның авызын томалап суырып үпте. Аннан, гөлт итеп ут янганда, җизни юк иде инде, һәм өйдән җыр тавышы ишетелде:

      Сандугач җибәргән идем

      Тыңларга сүзегезне…

      Балдыз бер мәлгә аңсыз калды: электр яктылыгы аның миен бутады, шул яктылыкта аның өстенә телевизор антеннасы авып төшкән сыман булды, зур урыс капка, уптым-илаһи урыныннан кузгалып, верандага таба килде, ә веранда, йорттан аерылып, бәрәңге бакчасына таба йөзеп китте. Өй эчендә исә бу хәлләрдән бөтенләй бихәбәр кунаклар гөр килеп җырлыйлар иде:

      Түрегездә сайрап торган,

      Күрмәгән үзегезне.

      Урлап, хыянәтчел рәвештә һәм секунд эчендә башкарылган бер эш – мыеклы җизнинең үбүе – балдызны эштән чыгарды. Ул әле кичә генә мондый хәл буласын белми иде. Ул әле кичә генә бакча башында сыерга эт эчәгесе җыеп йөргәндә, йөрәк тетрәткеч бер хәлгә шаһит булган иде: күкрәге яраланган бер күгәрчен бакча киртәсе буендагы зур әрекмәнгә ышыкланып басып тора. Очып китә алмый. Кызыл кырыйлы мәрҗән күзләре белән мөлдерәтеп карый. Ә каршысында… егерь Минһаҗның бозау кадәр зурлыктагы овчаркасы басып тора. Телен чыгарган. Эче селкенеп тора, еш-еш сулый. Эт күгәрченгә караган, күгәрчен – эткә. Болар инде байтак шулай торганнар булса кирәк, этнең авызыннан селәгәй ага. Күгәрчен дә тыныч түгел, йөрәгенең лепелдәп типкәне беленә – әрекмән дерелди. Кызый каушап калды һәм, эт эчәгесен кочаклаган килеш, абзарга йөгерде. Эт эчәгесен тиз генә утлыкка салды да күгәрченне алырга йөгерде. Йөгереп килде… Ул килгәндә исә озын телле эт тә, кызыл каймалы күзле күгәрчен дә юк иде СКАЧАТЬ