Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 16

СКАЧАТЬ икенче көнне таң белән фляганы, печәнлектән алып, абзар артына чыгарды. Әле авылда беркем дә йокыдан тормаган иде. Салкынча, кыраулы, бәрәңге сабагы исле бер якты иртә иде. Кая куярга бу афәтне! Буразналарны күмеп, эт эчәгесе катыш бәрәңге сабагы яткан икән, Асия җиңги мәшәкатьле фляганы бакча башына өстерәде. Иң түргә менгереп, буразна арасына сузып салды да өстенә бәрәңге сабагы аударды, эт эчәгесен тартып сузды да шуның өстенә борды. Читкә китеп карап торды, этем дә табарлык түгел иде.

      Тавис ул көнне ыгы-зыгы килеп урамда йөрде, аннан бик дәртләнеп кайтты да әнисеннән бер генә стакан бырага сорады. Асия җиңгинең мич астындагы куышта бер банкада ике-өч стакан запасы һәрвакыт була иде, һәм ул, олы запастан игътибарны читкә юнәлтү өчен, монысын аеруча басым ясап, күрсәтеп, болгата-болгата куышлыктан алды.

      – Менә бөтен булганы шушы инде, улым, – диде.

      Тавис бер стакан эчте дә авыз тирәсен сөртте.

      – Миңа, – диде, – бүльше кирәк түгел, без хәзер Чулак Абдулның дуңгызын суябыз.

      Асия җиңги авыр сулап алды. Тавис, ашыгыч рәвештә верандадан узышлый, шүрлеккә куелган кайрак, чөйдән бер бәйләм сүс бау алып чыгып китте.

      …Кәшфи, мотоциклына утырып, Колан Кырдан кайтканда, чулак Абдуллар тирәсендә ыгы-зыгы иде. Дөнья, тормыш тәҗрибәсе белән Кәшфи сизде: унике йортлык Гәр Хуторның берәр җирендә ыгы-зыгы булса, ул инде, һичшиксез, Кәшфиләр гаиләсенә бер чите белән кагылмый калмый иде. Шуңа күрә Кәшфи тиз генә мотоциклын сүндерде дә, өстен-башын кагып, Чулак Абдулларга таба йөгерде.

      Кәшфи килгәнче дә монда инде бөтен авылның малай-шалае җыелган иде. Метр ярымлы дуңгызны, такта капкачны ачып, аранга чыгардылар. Аран трактор кабиналарыннан, иске түбәләрдән бушаган калай кисәкләре, тимер плиталар белән уратып алынган иде. Диван кадәр дуңгыз чыкты, кояшка күтәрелеп карамакчы булды, әмма бичараның табигать биргән инстинкты тартты, ул мырк-мырк килде дә, кояшка битарафлык күрсәтеп, калай стеналарга ышкына-ышкына, аран буйлап әйләнә башлады.

      Тавис белән Чулак Абдул аран эчендә, калай стена буена чүгәләп, тыныч кына тәмәке суыралар, әңгәмә коралар иде.

      – Мин инде, ни, Абдул абый. Тукта, дидем, миннән калмасын, дидем, барып та карадым. Мин әйтәм, кеше сүзе кеше үтерә бит, ничек мин шуны өстемә алып ир булып йөрим, ди. Тегесе сөйләшми дә. Әби генә сөйләште. И, ди, кияү дип әйтсәм дә инде сине, ди, менә болай бит ул, ди, дөньяны, ди, җил бозар, кешене сүз бозар. Авыл халкы, ди, үзен, ди, көзгедән карый, күршесен лупадан, ди, – син аны уйлап кына кара әле, Абдул абый, гап-гади авыл хатыны – лупа дигән сүзне белә, – үзен, ди, көзгедән карый, күршесен – лупадан, ә инде, ди, укытучыны, ди, микроскоптан карый, ди. Менә, билләһи, шулай ди. Лупа, микроскоп дип кенә сөйләшә. Ә үзенә инде алтмыш яшьләр булыр. Билләһи. Мин тегене сөйләштерәм. Халыкара хәлләргә алып керәм. Чөнки милитаристларның бик котырынган чорында яшибез. Колагыңны зирәк тотмасаңмы?! Һи-и-и… Менә шушында космостан килде төште чит ил шпионы, алды китте сине. Аннан сиңа җәза, газап, допрос. «Яңа юл» колхозы ничә гектар арпа чәчә? Ничә баш сыер бар? Эштү син! Болар бит барысы да әһәмиятле капиталист өчен. СКАЧАТЬ