Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4. Мухаммет Магдеев
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Әсәрләр. 4 томда / Собрание сочинений. Том 4 - Мухаммет Магдеев страница 15

СКАЧАТЬ тәңкәдән дә ары ала алганы юк, авыр эштән арып, буыннары талып йокыга киткәндә, ул, төшендә саташып, кайвакытта колхоз басуына кайта һәм кнопкага гына басып эшләтә торган комбайн белән шикәр чөгендере җыйдыра. Кояшлы көн, имеш, чөгендер тау кадәр өелә, аннан ул комбайнын туктата, шул тау өстенә менә һәм шунда аның күкрәгенә кайвакыт куәтле беләкле, үҗәт кара мыеклы мишәр җизни төртеп җибәрә дә, ул чөгендер тавы өстенә егыла. Кайвакыт ул чөгендер тавы да булмый, ә ап-ак мамык тавы була, һәм мишәр җизни төртеп җибәргәч, ул мамык тавына чумып, озак-озак чокырга төшә, ә теге әрсез җизни һаман моның белән, үзе көлә, үзе һаман моның авызын томалый, күкрәген изә, һаман аякларын көчле тез башы белән аера, үзе һаман көлә, имеш…

      Хәер, авылга ялга кайткач, ул әлеге төшен берәүгә дә сөйләмәде. Ул бер генә нәрсә сөйләде:

      – Анда минем эш җиңел, кнопкага басып тик утырам, – диде. – Ак халат киеп кенә йөрим мин.

      X

      …Менә тагын калын карабодай басулы, кукурузлы саргылт-яшел баллы көз җитте, кышка әзерләнү кебек киеренке, эчке яшерен шатлыклы бер халәт килде. Иген быел бик уңган, көннәр әйбәт тора иде. Кәшфи сентябрь башында үзенең комбайнын паркка кертеп куйды да авыр сулады: идарәнең карары буенча аны иртәгесе көннән механика мастерскоеның мөдире итеп билгеләгәннәр иде.

      Моңсу да, канәгатьле дә һәм канәгатьсез дә бер көз иде. Көз әллә ничек кенә шунда кисәк килде, якты зәңгәр күк, сары камыллы кырлар, карачкыл куе яшел кукуруз басулары, анда-санда җир тырмашып дерелдәп эшләп йөргән «Беларусь»лар, салкынга борылырга әзер торган җылы җилләр белән килде. Кәшфи яңа эш урынына ияләнә алмыйча иза чикте; чыкты да карады тышка, чыкты да карады: кырда булган бөтен техника хәрәкәттә иде, тракторлар, кукуруз комбайннары Кәшфидән башка да йөриләр иде…

      Моңсу көннәрдә, болай да күңел үзенә урын тапмыйча йөргәндә, тиктәскә генә моторлы пычкысын асып, әллә каян гына Тавис кайтып төште. Кайтып төште – йортта тынычлык китте. Көзгә-кышка дип кыяр-помидор тозлап йөргән көннәр, Кәшфинең дә, туганнан бирле дип әйтерлек, беренче мәртәбә өенә үз вакытында кайтып, кичләрен телевизор карап, газет-журнал укып яши башлаган көннәре иде. Тавис кайтты – тавыш кайтты.

      Таккан кулына әллә ниткән бер сәгать. Төшергән аны кул аркасына ук. Гел шуны күрсәтеп йөри. Вакыт сораган кешеләргә юньләп әйтә дә алмый. Сәгатьнең цифрлары юк. Унике генә күрсәтелгән.

      – Олы теле аскы якта нәкъ уртада, кече теле уникегә килеп җитәргә нәкъ ике дилиние (деление) калган, – ди. Аны кем исәпләп торсын?

      Тависның хикмәтле сәгать тагып фырт йөрүенә карата Чулак Абдул гына үзенчә хөкем чыгарды.

      – Җегет – җилле, – диде ул, Тавис урам уртасыннан сәгатен карый-карый, тәмәке суырып узып барганда, капкасына сөялгән килеш карап калып. – Җегет – җилле, чикмән – билле, чыбыркы – чуклы, …лы. Менә шул инде ул…

      Тавис кайтты – әнисен кыен хәлгә куйды.

      Чулак Абдул трактор белән утын китерткән икән, хатыны йөгереп СКАЧАТЬ