Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 37

СКАЧАТЬ кебек, кәгазьгә машина ясый торган сурәтләр сызам. Аннан байыйм, таш йорт салдырам. Әнигә балык шулпасы ашатам. Әти белән без көне-төне токмач ашыйбыз… Мин Сәхип солдатныкы төсле мыек үстереп җибәрәм. Аннан… берәүгә дә әйтмәсәң, үзеңә генә әйтәм: Аннушкага өйләнәм. Вәт…

      Габдулла чын күңеленнән ышанып һәм кызыксынып тыңлады.

      – Сине туйга чакырам, – дип өстәп куйды Әптелбәр.

      Яңа бистә кызы Кәшифә белән извозчик Шәяхмәтнең үткән көзне булып узган шатлыклы туе Габдулланың күз алдына килеп басты. Өметле һәм дәртле уйлар белән кабынган Габдулланың Әптелбәргә тавис турында сөйләргә дә хәтеренә килмәде…

      2

      Бу вакыйгадан соң бер ай чамасы вакыт узды. Беркөнне әлеге камчат бүрекле тагын килеп чыкты. Ул, таягына таянган килеш, ашыкмый гына, ләкин туп-туры Нигъмәтҗаннарга кереп китте.

      Бу вакыт Газизә апа, җиңнәрен сызганып һәм терсәгенә тикле кызыл балчыкка буялып, учак өстендәге казанның тирәсен сылый, ә Габдулла иләктән борчак чүпләп утыра иде… Әнисе, Габдуллага карап:

      – Балам, чүплисеңме? Мин хәзер мичне сылап бетерәм дә казан астына ягам. Әтиең кайтуына шул борчактан шулпа булса да пешереп алырга кирәк. Оным булса, чумарын да изеп салыр идем, он юк, кире беткересе. Бигрәк әшәке булды безнең бу ел. Ничек кенә кыш чыгарбыз, Илаһым! – диде.

      Габдулла алдында иләк белән әллә нәрсә: борчаклы солымы, солылы борчакмы? Борчак дигәне дә бөтен түгел, кырыкка яргаланып беткән!

      – Чүбен чүпләп бетерә алмассың, улым, борчакларын гына бөртекләп табакка җыя бар син аның…

      Шулвакыт йортта ниндидер тавыш чыкты һәм Нигъмәтҗан абзыйның телсезлегеннән буыла-буыла сүгенүе ишетелде:

      – Мин… мин… мин… сине… та… та… та… белән… кит… күз… күз… күз… югал…

      Газизә апа һәм аның артыннан Габдулла, йөгерешеп, йортка чыктылар.

      Йортта Нигъмәтҗан абзый, акырынып, кулына эләккән көянтә белән камчат бүрекленең өстенә кизәнә, Сәхип солдат, көянтә астына кереп, Нигъмәтҗанны тынычландырырга тырыша иде:

      – Нигъмәтҗан, миңа сук, менә мине кыйна, әмма бу адәмгә кул якма!.. Кемгә кул күтәрәсең син? Бу бит безнең иң олы кешебез… Мулладан да югары кешебез бит! Каюм хәлфә! Ишеткәнең бармы синең?..

      Ул арада Григорий килеп чыкты һәм, Нигъмәтне кочаклап, аның кулыннан көянтәсен алып куйды. Нигъмәтҗан утырды, тик ярсуы һаман басылмады. Каюм хәлфә мәсьәләне аңлатты:

      – Аның табигатенә тиярлек бер сүз дә катмадым. Мин тик: «Улың кайда, нигә ул укырга йөрми?» – дип сорадым. Аларның улларын мин мәктәбемә үз ризалыклары белән алдым. Аягына юк иде, үземнең иске читегемне сипләп бирдем. Ул, читеген киеп, сабакка бер генә көн килде…

      Нигъмәт тагын кызып китте һәм, Сәхип белән Григорийга карап, нидер аңлатырга тотынды.

      – Чи… чи… чи… тек… юк… алга… алга… алган… юк…

      – Йә, йә, утыр, Нигъмәтҗан, без үзебез аңлашырбыз.

      Сәхип аны яңадан урынына утыртты.

СКАЧАТЬ