Автор: Ахмет Файзи
Издательство: Татарское книжное издательство
Жанр: Советская литература
isbn: 978-5-298-04263-7
isbn:
– Мәсьәләнең кызыгы да шунда шул. Укый белми торган, әмма муллаларның җаһиллеге белән агуланган кара халык сатып ала. Укыр өчен түгел, савап өчен, һәрбер авырудан һәм бәхетсезлектән саклый торган бөти итеп тагып йөрер өчен. Менә хикмәт нәрсәдә, Григорий туган!
– Авыр, авыр сезнең хезмәт, Каюм әфәнде! Шулай. Сез бит татарның культурасына беренче эз салучылар… Татарның Ломоносовлары бит сез… Авыр хезмәт, әмма тарихта бик зур эз калдыра торган хезмәт инде, мактаулы хезмәт… Менә сез, шагыйрь Некрасов әйтмешли, җиргә «акыл, изгелек һәм яшәү орлыклары» чәчәсез. Шул орлыклар менә нинди бәрәкәтсез туфрак өстенә килеп төшәләр…
– Мең орлыкның берсе тишелеп чыкса, һай, бәхетле санар идек үзебезне, Григорий туган!
– Нигә алай гына? – диде Григорий һәм, боларга карап торучы Габдулланы күреп, аңа сөйләп алып китте: – Туфракны шулай ашларга кирәк, мең орлыкның һәммәсе шытып чыксын. Шуның өчен Россиянең кара туфрагын үткен сабан белән бик тирән актарып сөреп чыгарга кирәк.
– Аның өчен мәгърифәт кирәк, туган…
– Шунсыз, аңлыйсызмы, Каюм әфәнде, шунсыз бервакытта да мәгърифәтле дә, бәхетле дә була алмас безнең халык…
– Әнә бит, әнә бит сезнең тел төбе кая бара!..
– Россиянең Ломоносовлары, Пушкиннары булган кебек, аның Чернышевскийлары, Добролюбовлары да бар бит… Менә кемнәрнең фикерләре белән ашларга кирәк безнең Россия туфрагын… Ни өчен? Бәхетле илдә, мәгърифәтле илдә шул ук Ломоносовларны, Пушкиннарны меңнәр һәм миллионнар укый алсын өчен… Халык эченнән яңа Ломоносовлар, яңа Пушкиннар туып чыксын өчен… ә?
– Төтенең туры йөри, Григорий туган. Менә «ачлык» диләр… Кешеләр үлә… Мин һәр көн иртә белән торып барометрга карыйм: ул «зур корылыкны» күрсәтә… Бу – матди ачлык. Бик куркыныч!.. Әмма кешеләрне тагын да куркынычрак ачлык баскан. Рухи ачлык. Кешеләрнең җаннарын сугарырга, йөрәкләрен тукландырырга кирәк. Менә шуны без кешеләрнең мәгърифәтендә дип беләбез инде. Икенче төрле аңларга без картлар инде, картлар… Мең еллар буе яңгыр күрми коргаксыган җир өстенә чыгып, мең орлыкның берсе тишелеп чыкканны көтеп торабыз инде без…
– Яңгыр килә, Каюм әфәнде: аны безгә капитализм тудырган яңа сыйныф алып килә… Эшчеләр сыйныфы…
Григорий, сөйли-сөйли, Каюм хәлфәне озатып, капкадан чыкты.
4
Табигать үз карамагында калган бөтен юмартлыгын кырып-себереп бирергә ашыга, ахры, кояш үзенең бөтен тулылыгы белән балкый; моңарчы беленми утырган берән-сәрән каеннар үзләренең сап-сары яфрак челтәрләрен бөркәнгән хәлдә купшыланып чайкалалар; урамны һәм күл тирәсен коелган сары тәңкәләр сыман яфраклар чуарлый. Салкынча зәңгәр күкнең тантаналы тынлыгын ара-тирә соңга калып узган казлар, чәүкәләр төркеме генә боза…
Габдулланың кошларга кычкырасы, җырлап җибәрәсе, әллә нишлисе килә… Ул йортка сыймый, урамга йөгереп чыга.
– Әптелбәр! – СКАЧАТЬ