Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 36

СКАЧАТЬ Йосыфҗанның кирелеге сына… Ни булса да булсын, Йосыфҗаннан тавис кошын алышып алырга кирәк… Аннан соң Әптелбәрнең әнисе дә терелә, әтисе дә эшкә урнаша. Әптелбәрнең дә Апушныкы кебек савырлы читеге була… Савырлы читеге булмаганга, ул Габдуллага үпкәләп йөри бит! Беренче тапкыр Габдулланың аягында яңа читекне күрү белән, әллә ничек сәерләнеп китте ул. Габдулла аны: «Карале, нинди матур читек!» – дип мактар һәм аның белән бергә куаныр дип уйлаган иде бит. Ул берни дәшмәде, читеккә сәер генә карап торды да әкрен генә китеп барды.

      Икенче көнне Габдулла аңа читеген салып бирде:

      – Мә, киеп тор, өйгә кергәндә салып бирерсең…

      Әптелбәр читекне алмады. Үзенең чебиләп, тиресе кубып тора торган аякларына боек кына карап торды да:

      – Миңа болай да әйбәт… Читекне аны кияүләр генә кия… – диде.

      Шуннан соң бер тапкыр Габдулла, Әптелбәрнең күңелен сындырмас өчен, йортка яланаяк чыкты һәм, аягындагы ниндидер бетчәгә күрсәтеп, Әптелбәр алдында мактанып куйды:

      – Менә минем дә аяк чеби чыгара…

      Ләкин бу да Әптелбәрнең күңелен күтәрмәде. Шуннан Әптелбәр белән алар бик озак очрашмадылар. Габдулла берничә тапкыр Әсма апага кереп, Әптелбәрне сорады. Чирләшкә Әсма апа һаман урын өстендә ята, һаман сузынкы, зәгыйфь тавышы белән: «Әптелбәр өйдә юк шул», – дигән сүзләрен кабатлый…

      – Әптелбәр өйдә юк шул…

      Кайда ул? Нишләп йөри?

      Беркөн чәй янында Вәли абзый белән Газизә апа сөйләшеп утырдылар:

      – Бибиәсма кан йөткерә башлаган икән, бичара… Нигъмәтҗан һаман эш таба алмый, каңгырып йөри, мәхлук… Балаларын соранырга чыгарып җибәргән, имеш, дөрес микән шул?

      – Бик кенә ярдәм итәсе иде дә бит, үз хәлебез хәл, дөньяның асты өскә килгере…

      – Нинди тере, тәгәрәп торган адәмнәр иде бит! Ни көнгә калдылар…

      Әптелбәрнең соранып йөрүен Габдулла күз алдына китерә алмый. Теләнче булып? Капчык күтәреп? Өйдән өйгә кереп: «Алла хакы өчен, бер генә тиен сәдакадан рәхим итсәгез лә», – дип?

      Юк, Габдулланың моңа һич ышанасы килми иде…

      Җиденче бүлек

      1

      Август чыгып бара иде инде. Вәли абзыйларның ишегалдына бер кеше килеп керде. Өстендә кама тоткан искерәк бишмәт, башында камчат бүрек… Ул, йорт уртасында тукталып, «Кай ишеккә керим икән?» дигән төсле каранып торды-торды да, Вәли абзыйларның баскычына килеп, таягы белән ишекне шакыды. Вәли абзый баскычка чыкты. Габдулла, аның артыннан Газизә апа тәрәзәгә килделәр…

      – Әллә кемне эзли, – диде Газизә апа, – әтиең Әптелбәрләргә таба күрсәтә… Нәрсә бар икән, әллә Әптелбәр бу кешенең берәр нәрсәсен сорамый алып китте микән?

      Аннан соң камчат бүрекле белән Вәли абзый Нигъмәтҗан фатирына төшеп киттеләр.

      Бераздан Вәли абзый, кереп, һәммәсен аңлатып бирде:

      – Бу теге кем бит… Ай, менә әле генә исемдә иде, кем дип йөртәләр соң үзен… СКАЧАТЬ