Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 32

СКАЧАТЬ гына түгел, талпынырга да ирке булмаган чебеш итеп хис итә башлады. Аның инде кире кухняга йөгереп керәсе һәм әнисенең итәгенә ябышасы килде.

      Шулвакыт капкалар ачылуы, тарантаслар шалтыравы ишетелде. Йосыфҗан, муенын сузып, йортка карады һәм, кунаклар килә башлавын күреп, Габдуллага:

      – Тависка йә чәчәкләргә кагылсаң, мин синең муеныңны өзәрмен, – дип, бармагы белән янап алды да чыгып йөгерде.

      Габдулла иркенләп бер тын алды һәм кошны күзәтергә тотынды.

      Әйе, бу шул үзе! Саҗидә апасы сөйләгән бәхет кошы! Шуңа күрә Йосыфҗан шундый бәхетле… Теләсә, бәлеш кисәгенең камырын ашый, теләсә, аның алмасын гына ялый. Теләсә, аңа әнкәсе көмеш йөгәнле ат алып кайтып бирә, теләсә, ул Ташаякта туйганчы әйләнчектә әйләнә… Ә аның өендә нихәтле савыт-саба, теләсә кайсыннан теләсә нәрсә ашый… Менә әнисе белән бүген монда килмәсә күрер идемени ул бәхет кошын?.. Саҗидә апасы кайда, нишли икән хәзер?

      Күрәсе иде хәзер Саҗидә апаны. Сөйләп бирәсе иде. Юк, үзен җитәкләп менә шунда алып киләсе иде. Әптелбәрне дә…

      Кинәт ишекләр ачылган, кешеләр сөйләшкән тавышлар ишетелде. Өйнең бакчага чыга торган, яшелле-кызыллы пыялалар белән бизәлгән зур ишегендә кешеләр күренде. Алар, баскычтан төшеп, кызыл ком сипкән юл белән болай таба килә башладылар. Габдулла нишләргә белми аптырап калды һәм ихтыярсыз җиргә чүкте.

      Килүчеләрдән берсе, калын гына җирән мыеклы, хәйләкәр генә кысылып көлеп торган, сөрмә тарткан күзлесе, өй эчендә башланган әңгәмәне дәвам иттерде:

      – Шулай, шулай, Нәни абый, кыздыр хәлфәне, кыздыр! Югыйсә шәригать юлыннан читкә чыга башладылар. Хәтта теге Миһри апаның чигүче кызлары янына йөриләр дип ишетәбез. Шәкертләре, хәлфәләре һәммәсе бергә… Кыздыр үзен! Ә син, хәлфә, бирешмә, йә, йә!

      Габдуллага аның тавышы һәм көлүе, буш мичкәгә кычкырган сыман, улап ишетелде. Ул соңыннан бу кешенең шушы йорт хуҗасы Ибраһим бай икәнен белде.

      Кунаклар Габдулла яныннан аны бөтенләй сизми үтеп киттеләр һәм, куак артындагы яшел чардуган эченә кереп, камыштан үргән урындыкларга утырыштылар.

      Нәни абый дигәне укучыларга мәгълүм Сәгыйтьҗан бай Сәгыйтов иде. Ул кызып китте:

      – Минем өчен Миһриҗамалга түгел, шайтанның үзенә йөрсеннәр! Әмма минем мәдрәсәм эчендә тәртип булсын… Без акча бирмәсәк, сез үзегезнең Бохарадан алып кайткан чалмагыз белән кая барыр идегез икән, ягъни мин сездән сорыйм, дамелла Сафиулла?

      – Дөрес әйтте Нәни абый, исбат лазем, хо, хо, хо! – дип, бәхәсне кыздырырга тырышты Ибраһим бай.

      Сафиулла дигәне салынкы гына зур борынлы, өстенә күк постау җилән, башына кара чуклы кызыл фәс кигән, хәлфә сыман кеше, көлми генә, бармагы белән күз төпләрендә казына-казына мыгырданды:

      – Безнең мәдрәсәдәге тәртип, һәрхәлдә, башка мәдрәсәләргә караганда…

      – Кайда? Кайда ул тәртибегез? – дип бүлде аны Сәгыйтьҗан, – ишетелгән хәлмени, кырык шәкерт мәдрәсәне ташлап чыгып китсен, имеш! Мәскәү студеннары булганнармыни? Әле узган ай гына СКАЧАТЬ