Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 34

СКАЧАТЬ style="font-size:15px;">      Мөхәммәтҗан байга да бу фикер ошап куйды:

      – Без тимер юл үткәрсәк, әгелчәннең кызылбашлар, һиндлар белән сәүдәсенә китереп суга шул бу!..

      – Әле без салдыра башлаган Казан – Муром тимер юлын кире сүтәргә киңәш итмәгәннәрме, Нәни абый, әгелчәннәрне әйтәм? Урыс белән мөселманны сөзештерә, ә? Менә бусы ошый миңа. Әгелчән, ә? Аһ, разбойник!.. Хо, хо, хо!

      4

      Ул арада капка чылбыры шылтырап китте, эт буыла-буыла өрергә тотынды. Ибраһим урыныннан кузгалды.

      – Әнә Шаһбаз морза килде… Әйдүк, болай таба, Шаһбаз морза, бакчага рәхим ит!.. Ибраһимның сезгә дигән пылавы суынмас, курыкма. Ай-һай, пылау ашарга ашыга-ашыга кереп бара. Син менә монда кер әле, менә монда! Монда пылаудан тәмлерәк әңгәмәләр бара, йөземе дә бар, борычы да бар. Хо, хо, хо!

      Бакчаның йорттан керә торган кечкенә капкасыннан хәтфә якалы кара сюртуктан, цилиндрдан, чал кереп килә торган сакалын ике якка тарап җибәргән Шаһбаз морза һәм тагын ике кеше килеп керделәр.

      Шаһбаз морза, цилиндрын салып, бакчадагылар белән күрешә-күрешә, гадәтенчә күтәренке тавыш белән сөйләп алып китте:

      – Сезнең мәзәкчән кеше икәнне аңламаган берәү булса, әлбәттә, бик нык амбициягә бирелер иде, Ибраһим әфәнде! Сез мине беләсез бит инде. Мин именно сезнең менә бу бакчагызны яратып киләм бирегә. Казанның тузан сахралары уртасына утырган оазис бу минем өчен. Мин монда чын мәгънәсе белән истирахәт итәм. Мин монда шәһәребезнең атаклы кешеләрен очратам. Милли вә дини мәсьәләләр буенча кыйммәтле фикерләр ишетәм, үземнең гаҗиз тавышымны ишеттерәм. Күрәсез, безгә шундый общество җыела торган урын, милли клуб җитми. Без таркау яшибез, Ибраһим әфәнде. Ә безнең прогресс өчен нинди кирәк мондый җыелулар! Шулай түгелме, господа?

      «Гөмбә» Шаһбаз морза сүзенә ялагайланып хихылдый башлаган иде. Сәгыйтьҗанга күзе төшеп, туктап калды. Сәгыйтьҗанның чырае тәмам бозылган иде.

      Шаһбаз морза белән ияреп килгәннәрнең берсе сүзгә кушылды:

      – Әгәр бу бакча булмаса, аны уйлап чыгарырга, юктан бар итәргә кирәк иде, дип әйтергә тели Шаһбаз морза!

      Бу хәтфә якалы яшел казакидан, кара кырпу бүректән, купшы гына кара мыеклы, иреннәре ниндидер сүз әйтергә теләп елмаерга торган утыз биш-утыз алты яшьләр чамасындагы кеше иде.

      – Менә өстенә басты безнең яшь галимебез Габдерахман әфәнде Ильясов, – диде Шаһбаз морза. – Гафу итегез, мин сезгә представить итәргә үк онытканмын… Бу – Казан университеты янындагы Тарих-этнография җәмгыятенең действительный члены…

      Сәгыйтьҗан фикерен яңа гына җыеп өлгерде, ахры, ул Шаһбаз морзаның сөйләп беткәнен дә көтмәде:

      – Могтәбәр мөселманнар белән күрешәсегез килсә, мәчеткә, җомгага йөрергә кирәк, Шаһбазгәрәй морза, – дип ярып салды.

      Ибраһим бай, бәхәс башлануга тәмам кинәнеп:

      – Менә, менә, менә! Җыелу белән генә бетми, Шаһбаз морза, җыелып, менә шулай фикер сөзештерергә кирәк. Әйе, торасың да бакча дисең. Акчаң булса бер букча, синең дә булыр бакча. Йә, йә, Нәни абыйның сүзенә менә чыгарып сал инде СКАЧАТЬ