Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 35

СКАЧАТЬ кирәк. Шөкерләр булсын, татарлар арасында моны аңлаучылар туып килә. Хәтта без бүгенге көнне үзебезнең беренче әдипләребез бар дип мактана алабыз. Муса Акъегетзадә һәм Заһир Бигиев җәнаплары безгә милли романнарыбызның үрнәкләрен бирделәр. Сез укыгансыздырмы, беренче буларак медицина мәктәбен тәмам кылып диплом алган Разия ханым Котлыярова турында яздылар. Афәрин! Без һәм үз тарафымыздан татарның сәнаигъ нәфисәсен[24] булдыруны максат итеп куйыйк һәм бу өлкәдә күршебез руслардан үрнәк алыйк. Театр – безнең бөек әмәлләребезнең берсе, һәм ул, һичшиксез, гамәлгә ашачак. Бу көн ерак түгел.

      Шаһбаз морза кул чабып алды:

      – Браво, Габдерахман әфәнде!

      Ибраһим бай өчен сөзешү иң югары ноктасына килеп җитмәгән иде әле. Ул моңарчы дәшми утырган Мөхәммәтҗан байны котыртты:

      – Дәү абый, карале, син берни дә әйтмәдең бит әле, морзага каршы бер сүз әйт инде, хо, хо, хо!

      Мөхәммәтҗан бай урыныннан кузгалды. Аның бәхәскә катышасы килми иде, күрәсең.

      – Шут гыйлеме укырга кирәк, яшьләр, шут гыйлеме, – диде ул, төшлектән авыша башлаган кояшка карап, – карале, Ибраһим, мин бүген өйлә намазын үти алмый калдым лабаса, кибеттән туры монда килдем… Өйлә авышмагандыр бит әле, сәгать ничә? Бир әле комганыңны, тәһарәтемне яңартып, берәр бүлмәңдә укып алыйм, казага калмасын…

      Моның белән батып баручы хәлфәгә гүя бау ыргыттылар:

      – Әйе, минем дә шундый хәл иде…

      Ике кунак, комган тотып, бер якка киттеләр, калганнарына Ибраһим бай, пыяла ишекне күрсәтеп:

      – Әйдәгез, алайса, мәҗлеснең иң кызыксыз өлешенә күчик, – диде һәм рәшәткә аша йортка кычкырды: – Һәй, малай, капкаларны бикләп куй, берәүгә дә ачма. Соңга калган кунаклар үзләренә үпкәләсеннәр!

      Кунаклар кызыл ком сипкән юл белән кире киттеләр…

      Газизә апа, чыгып, Габдулланы дәште. Җавап булмагач, ул аны эзли башлады. Ач Габдулла куак төбенә чүгәләгән килеш йоклап утыра, аның тирәсендә «бәхет кошы» әйләнеп йөри иде…

      – Улым, бичарам! – дип, Газизә апа Габдуллага ташланды һәм, уятып, аның кулына зур гына бәлеш кисәге тоттырды.

      5

      Өенә кайтып мендәренә башын кую һәм күзләрен йому белән, Габдулланың күз алдын ал томан каплап алды. Томан җирлегендә нәкъ тавис койрыгындагы төсле аллы-гөлле күзәнәкләр, тамгалар… Алар бер зураялар, бер кечерәяләр, су өстендәге дулкын түгәрәкләре сыман җәелеп китәләр… Аларның уртасыннан кечкенә «бәхет кошлары» килеп чыгалар. Әллә каян Йосыфҗан йөгереп килә һәм Габдуллага бармак яный… Ибраһим бай күзләрен кысып көлә… Аннан кунаклар сөзешә башлыйлар. Аннан соң Әптелбәр килеп чыга һәм, Габдулланы күреп, шундук юк була. Аннушка күренә һәм:

      – Әйдәгез әле, безнең теге кыргый тавык нишләп утыра икән? – ди…

      Балалар келәт артына китәләр. Кычыткан арасында кыргый тавык утыра… Юк, бу тавык түгел, әлеге «бәхет кошы»… Аның тирәсендәге чебешләре нәкъ үзе төсле аллы-гөлле…

      Иртәгесен Газизә СКАЧАТЬ



<p>24</p>

Сәнаигъ нәфисә – нәфис сәнгать.