Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 41

СКАЧАТЬ мин сиңа нәрсә алып кайттым, улым! Нәстәяши әтәч! Күрше малайларының күзләре яна инде, моны күргәч. Карале син аның кикрикләрен, – диде. Аннан соң ул куен кесәсеннән әллә нинди ялтыравыклы кәгазьләр, чәй пичәтләре һәм төймәләр чыгарды. – Менә Җәгъфәр абзыең биреп җибәрде боларны… Карале менә бу пичәтне… Сәмәрканд дигән шәһәрнең мәчете… Манаралары кай таба, мин сиңайтим, әләләлә!

      Габдулланың бүгенге күтәренке күңелен алар икесе дә үзләренчә аңлап, «баланы юаттык» дип уйладылар һәм куанып утырдылар.

      Шулвакыт кечкенә Фатиха йөгереп керде. Аның арттан үрелгән кыска гына чәч толымнары мәзәк кенә тырпаеп тора иде. Ул, бик шатлыклы эш булган кебек:

      – Газизәттәй, сине әни чакырткан иде. Бибиәсма апа үлә, – дип хәбәр итте.

      6

      Яңа бистәдә быелгы көз шикелле авыр көзне картлар да бик аз хәтерлиләр. Әйтерсең бу көз ачлык елларның бөтен авырлыгын, кешеләрнең бөтен михнәт һәм сагышын «булганы һәм буласы шушы булсын» дигән кебек үзенә җыйган.

      Октябрьдә генә берсе артлы берсе ике үлем һәм бистә көзендә беренче тапкыр ике янгын булды.

      Хатыны Бибиәсма үлгәннән соң, Нигъмәтҗан бер төн, бер көн өеннән чыкмый, берәүне дә өенә кертми, ашамый-эчми, кайгысына буылып ятты. Аның ыңгырашуы һәм үксүе әледән-әле тышка ишетелеп торды.

      Бу үзәк өзгеч зарлы иңрәү кешеләргә генә түгел, җанварга да тәэсир итте булса кирәк, оясында яткан Актырнак уларга тотынды… Аның улавы бистәнең бер очыннан икенче очына ишетелеп торды… Әйтерсең ул Нигъмәтҗанның каһәрле каргышын ерак почмакларга ишеттерергә тели. Кешеләр бу улауга чынлап шомландылар. Тәрәзәләрдә кабынып торган утлар сүнде. Сүнгән утлар яңадан кабынды… Балалар елашып уяндылар…

      Ләкин шунда көтелмәгән бер хәл моңа чик куйды.

      Этнең улавы Нигъмәтҗанның колагына килеп керү белән, ул әрнүдән һәм ыңгырашудан туктап, бераз тынып ятты. Аннан кинәт сикереп торды да, кулына әлеге көянтәне эләктереп, өйдән чыгып китте. Бер-ике секундтан эт зәгыйфь тавыш белән бер тапкыр гына «ырр» дип куйды һәм тынды. Иртән җансыз Актырнакны чылбыры янында, элеккечә үк дөньяга йомылыр-йомылмас күзләре белән карап, кырын яткан хәлдә күрделәр.

      Нигъмәтҗан эчә башлады. Утын ярып, егерме тиен алды, аны эчте; берәр мещанның әйберен базардан өенә илтеп, биш тиен алды, аны кабакка илтеп бирде. Эш булмаса, кабак алдына барып, тамчылап, соранып эчте. Әптелбәр инде үзенең теләнчелеген берәүдән дә яшерми, ачыктан-ачык соранып йөри башлады. Тормыш инде аның белән Габдулла арасындагы күләгәне җуеп ташлаган иде. Әнисе үлгәннән соң, Әптелбәр Габдуллага тагын да якынрак, тагын да туганрак тоела башлады.

      Яңа бистәнең атаклы көзге пычраклары башланды… Беркөнне кичкә таба Олы Сембер урамының аргы очында кызыл ялкын күтәрелде. Тавыш, шау-шу купты:

      – Янабыз! Янабыз!..

      Брахмистр Шиап сәке өстендә яткан җиреннән сикереп торды. Ул өстенә брезент тужуркасын, башына каскасын киеп алды да стенадагы каешка кыстырып куйган балтасына үрелде. Әмма аның кулы балтага барып җитә алмады, ул, СКАЧАТЬ