Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 33

СКАЧАТЬ сөйләмәгез миңа шул Шаһбаз дигәннәрен! Үз динендә калды, имеш, калса, аның мөселманлыгы нәрсәсендә?

      Берничә бай, Сәгыйтьҗанны куәтләп, Ибраһим байга ябырылдылар:

      – Димәк, безгә ислам гыйлеме кирәк түгел?

      – Безгә рус гыйлеме генә кирәк, алайса?

      – Яшьлегеңә барасың, Ибраһим бай!

      Ибраһим бай үз сүзендә торды:

      – Кем әйтә, ислам гыйлеме кирәк түгел, дип! Берәү дә әйтми. Мин әйтәм, әгәр дә менә син, Гайнетдин абзый, ислам гыйлеме өстенә үз балаларыңа шут[20] гыйлеме дә укыткан булсаң, яһүд конторщигы тотарга туры килмәс иде сиңа, нигә, дөрес түгелмени?

      – Тотсын! – дип карулашты юантык җирән бай. – Минем улымның русча укымавының зәкятыннан китсен! Аңа була, минем улым кеше күзенә карап йөрми бит әле, әлхәмделилла! Үз башына эш йөртә. Шулай түгелме, Мөхәммәтҗан абзый?

      Мөхәммәтҗан бай сүз көрәштерүне ул кадәр сөйми, ләкин ул монда үз фикерен әйтми булдыра алмады.

      – Үз шәһәрең белән генә чикләнсәң, анысы да хактыр, бәлкем, – диде ул. – Менә мин сәүдә эшләре белән, үзегез беләсез, чит мәмләкәтләргә чыгып йөреп кайттым. Мимечендә дә, инглизендә дә, хәтта амриканында да булдым. Шутны үзең йөртә белмәсәң, олы сәүдәгә тотынып булмый икән. Менә мин шуны белеп кайттым.

      – Анысына да сүзем юк, Мөхәммәтҗан абзый, – диде җирән бай, – шут гыйлеме дә белсен, ярый. Аннан соң бит алар гимназия дә ниверсит[21] сорый башлыйлар. Менә кая бара бит хәзерге яшьләр!

      – Анысын мин үзем дә иртәрәк дип саныйм, – диде Мөхәммәтҗан бай. – Гимназияләр һәм ниверситлар дворяннар өчен кирәк. Алар балаларын түрә ясарга укыталар. Без дворяннар түгел, сәүдә кешеләре.

      – Әйе, – дип куәтләде Сәгыйтьҗан, – дворян, үз имениесен сатып, баласын йә духтырлыкка, йә атбакатлыкка укыта. Аның башка юлы юк. Ә без аның имениесен сатып алабыз. Шулай булгач, нигә безгә ниверсит?

      – Әйе, – диде, бөтенләй ярсып, җирән бай, – пычагымамы миңа малаемның атбакатлыгы! Акча түләсәм, миңа Мәккә мөшриге дә атбакат!

      – Безнең Бать исән булсын, Бать[22]! – дип өстәп куйды Сәгыйтьҗан. – Бер дә сезнең Шаһбазларыгызга баш иеп бармабыз… Үзләре безгә килерләр…

      – Килер, – диде Ибраһим бай, – менә хәзер Шаһбаз морза килеп җитәр, аны да чакырттым. Сөзешергә килгәндә, ул сезнең мөгезләрне сындыра инде, сындыра!

      – Үз фикерем хак булганнан соң, төкерәм мин сезнең Шаһбазларыгызга, сукыр Каюмнарыгызга! – диде Сәгыйтьҗан һәм, бөтенесенә серле генә карап чыкканнан соң, шыпыртрак тавыш белән әйтеп куйды: – Әгелчәннәр әнә сезнең образованный Шаһбазларыгызга бармый, менә безнең кебек түмгәкләргә киләләр әле…

      – Ничек, нинди әгелчәннәр?

      – Яшерене-батырыны юк, монда үз кешеләребез… Аларның үтенүе дә шулай, читкә таралмасын, мин сезгә бер хәбәр әйтим…

      – Ие, ие?..

      – Инглиздә чыга торган «Таймас» газетасының СКАЧАТЬ



<p>20</p>

Шут – счёт; исәп-хисап.

<p>21</p>

Ниверсит – университет.

<p>22</p>

Шул замандагы атаклы адвокатның фамилиясе.