Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 38

СКАЧАТЬ яхшы түгел, ул нишләгәнен үзе белеп эшли», – дип, безне куып чыгарды. Иренең каты кулына күнегеп беткән инде ул бичара…

      – Без гаепле монда, – диде Каюм хәлфә, – күзләрен ача белмибез… Кешеләрнең маңгай күзләре генә бар. Менә аларның күңел күзләрен ачарга кирәк иде, кем, исемегезне белмим!

      Габдулла өр-яңа сүз ишетте: күңел күзе! Маңгай күзеннән тыш, әле күңел күзе дә була икән. Кайда соң ул?.. Кинәт Габдуллага бу кеше юри генә бер күзле булып йөри, аның әллә кайларда, тагын әллә ничә күзе бардыр сыман тоелды…

      Шулвакыт көтелмәгән бер хәл булды: Каюм хәлфә, шунда ук Габдулланы сизеп, кинәт әйләнде дә «вст!» дип сызгырып алды, баш бармагы белән аның корсагына төрткәндәй итеп, талпынып куйды.

      Менә син аның күңел күзе юк диген!

      Бу хәл Габдулланы, әлбәттә, бик нык сискәндерде. Ул, кинәт тайпылып, бөтен көче белән үз өенең баскычына таба чапты… Шулвакыт тегенең әкрен генә кеткелдәп көлүе ишетелде: димәк, ул Габдулланы артыннан куып килми. Габдулла туктады һәм, баскычның тоткасына тотынган хәлдә, артына борылып карады. Каюм хәлфә белән Григорий аңа карап елмаеп торалар иде. Габдуллага көч кереп китте. Ул арада Каюм хәлфә, бишмәтен ычкындырып, камзул кесәләрен капшана һәм нидер эзләнә башлады.

      – Кил әле, бәләкәй, кил, бернәрсә бирим әле үзеңә, – диде ул, ниһаять, нәрсәдер табып, аны Габдуллага сузды. – Кил, кил, курыкма, мин усал түгел, мин бәләкәйләрне ярата торган адәм… Менә сиңа карандаш-каләм…

      Аңа өстәп, Григорий да:

      – Кил, Габдулла, кил, менә нәрсә бирә ул сиңа! – дигәч, Габдулла кыяр-кыймас әкрен генә яңадан аларга якынлашты.

      Каюм хәлфә аңа юна-юна кечкенә генә булып калган, бер башына кечкенә бакыр кыршау кидереп, аңа ашалып түгәрәкләнгән бер резинка кыстырган карандаш кисәге тоттырды.

      – Әле аның үзәге күп, – диде ул, – сиңа бөтен хәрефләрне язарга өйрәнеп җитәр өчен төп-төгәл булыр. Хәрефләр язарга өйрәнгәч, сүзләр язарга тотынырсың, сүзләр яза белсәң, китап язарга өйрәнерсең. Инде китап язарга өйрәнсәң, дөньяда иң бәхетле кеше син булырсың.

      Каләм белгел, каләм изгегә тартыр.

      Каләм белгән кешенең фәһеме артыр, –

      ди әнә китап…

      – Дөрес әйтә бит бабай, ә? – дип сорады елмаеп Григорий.

      Габдулла урынына Каюм хәлфә үзе җавап биреп, тезеп алып китте:

      – Давай диген, давай, дөрес әйтә бабай. Эрләргә сүс булсын, сөйләргә сүз булсын. Онны илиләр, сүзне сөйлиләр, батырны үстерәләр, куркакны постыралар, сүз арасына җилем кыстыралар. Сүз сөйләдем, үзем кебек тынычсыз күңелләрне көйләдем, инде сүз белән күңелем тук, башка әйтер сүзем юк…

      Каюм хәлфә сүзен тәмам итте, ләкин Габдулла, аның сүзләре белән тәмам сихерләнгән хәлдә, такмазаның дәвамын көтте. Ләкин тегеләр үз әңгәмәләренә күчтеләр.

      – Таныш булыйк әле без сезнең белән, Каюм Насыйрович! Минем күптән сезнең белән танышасым килеп йөри. Мине монда Гөргери дип йөртәләр… Чертёжниклык – минем һөнәр. Эш минем исемдә түгел, әлбәттә, без бәләкәй СКАЧАТЬ