Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 40

СКАЧАТЬ ул нәрсә әйтер икән, дип кызыксынып, тып-тын кала. Әптелбәр аңа: «Менә хәзер капчыгымны кертеп куям да уйнарга чыгам», – дип әйтер шикелле тоела. Ләкин Әптелбәрнең күзләрендә ниндидер мыскыллы елмаю чагыла. Ул, һәрбер сүзенә ачыклык һәм салмаклык бирергә тырышып:

      – Ә синең әтиең ю-у-ук! – дип кычкыра.

      Зәңгәр күк кинәт караңгыланып, Габдулланың өстендә тәбәнәк, караңгы түшәм шикелле генә булып кала. Аның күз алдында бик зур кара күләгәләр чайкалып китә. Кояш яктырып торган җиреннән кинәт, мае беткән филтә шикелле, кызыл күмер булып яна башлый… Габдулла ни әйтергә, ни эшләргә белми, ихтыярсыз өенә борыла, баскычтан ничек менгәнен һәм ишекне ничек ачканын хәтерләми, өйгә керә. Шуннан соң гына ул, нишләргә кирәклекне аңлаган шикелле, үксеп елап җибәрә.

      – Габдулла, улым, нәрсә булды сиңа? – ди Газизә апа, аңа ташланып.

      Габдулла бик озак үзенең кайгысын әйтә алмый, үкси. Әнисе аны кулларына күтәрә, битләреннән, күзләреннән үбә:

      – Әллә авырыйсыңмы, әйт! Кай җирең авырта? – ди.

      Габдулла аның саен үкси. Әнисенең назы аның кайгысын сүндерми, дөрләтә генә…

      – Әптелбәр… иһиэ… иһиэ… синең… синең… ә… ә… әтиең юк диде миңа! – дип көчкә генә әйтеп чыга Габдулла, һәм күз яшьләре аны әүвәлгедән дә ныграк буа…

      Кем әйтте бит? Моны брахмистр малае Мостафа йә күрше урам малайларының берәрсе әйткән булса, исе китәр идемени аның?.. Алар аны болай да гел әйтәләр. Габдулла инде моңа өйрәнеп беткән… Бу бит Әптелбәр, җан кебек күргән дусты, бердәнбер аны аңлый торган сердәш дусты Әптелбәр!..

      5

      Ут алганда гына, ул бераз тынычлана, ләкин ашамый-эчми, сәкегә менеп бөгәрләнеп ята; күзләре ачык, берәүгә дә дәшми, сөйләшми. Газизә апа һәм Вәли абзый икесе дә, борчылып, сәке өстенә утыралар һәм сүзсез генә уфылдыйлар.

      – Бабасына хат язып салыйк микән әллә? – ди бераздан Вәли абзый. – Юньләп тәрбияли дә алмыйбыз… Ничә әйтсәң дә, үз авылы, үз туган-тумачасы. Сагына, сагышлана да, торгандыр, бала бит…

      – Анда кайтып ачка үлсен, дисеңме? Таптың сүз син дә. Үзебез исән чакта бер генә баланы ничек тә тырыштырырбыз әле… Җибәрәмме соң!

      – Аптыраганнан әйтәм инде. Карале, улым! Ул-ы-ым, – ди Вәли абзый, дәшмичә бөгәрләнеп яткан Габдулланың аякларына кулы белән кагылып. – Нәрсә ашыйсың килә, әйт! Берәр тәмле нәрсә ашыйсың киләдер әле синең, разбунник… Әгәр дә мәгәр мин сиңа базардан тәти әйбер алып кайтсам, калай әтәчме, кургаш сыбызгымы, примир әйтик?..

      Габдулла дәшми, «кирәкми» дип башын гына селки. Өйдә эчпошыргыч тынлык…

      Кичен Газизә апа үзе белән Мәгърүфә карчыкны алып керә.

      – Күз тигәндер, имләп карарга кирәк, – ди Мәгърүфә карчык.

      Габдулланың карчыкны күрәсе дә килми, ул, тиз генә борылып, йөзе белән стенага әйләнеп ята. Аңа хәзер һәр карчык Мәһдия әби булып күренә. Карчык якынлаша калса дип, аны тибеп җибәрергә ул аягын ук әзерләп куя.

      – Күз генә СКАЧАТЬ