Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке). Ахмет Файзи
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Тукай. Аучы Мәргән белән Болан кыз әкияте / Тукай. Сказка об охотнике Мэргэне и девушке-оленихе (на татарском языке) - Ахмет Файзи страница 31

СКАЧАТЬ Орынбурның Әхмәт бай белән уртак болын алып, шуның печәнен саткан, имеш, бу. Табыш бүлгәндә, теге риза булмый, судка биргән, имеш… Дөрес түгелдер, дошман сүзедер… Юк, юк…

      Ул арада капкадан, биш гөрәнкә сыешлы кечкенә ак капчык күтәреп, түгәрәк кара сакаллы ыспай приказчик чыкты. Аны чак кына төртеп екмадылар.

      – Утырыгыз тезелеп, барыгызга да җитәр, – дип боерык бирде приказчик.

      Этешү-төртешү китте, һәрберсенең алгарак чыгып утырасы килде. Приказчик хәйләкәр кеше икән, ул сәдаканы капка яныннан түгел, артка ук чыгып өләшә башлады. Бар да тынды. Приказчик кулын капчыкка тыккан саен, өр-яңа бер тиенлекләр «гөж» килеп шаулап алды. Приказчик аларны бер уч тартып чыгарды да сузылган кулларга берәм-берәм тамызып чыкты. Бер тиенне алып икенче кулын сузган үсмерләрнең кулына «чалт» итеп сугып алырга да өлгерде. Акча шылтырау тавышына рәхмәтләр, озак гомер теләүләр ялганып китте.

      2

      Габдулла бу кызык тамашаны карап туярга өлгермәде, әнисе аны капкадан эчкә алып кереп китте. Ул арада зур кара эт, чылбырыннан тартылып, болар ягына ыргылды һәм буыла-буыла өрергә тотынды. Габдулла әнисенең аякларына ябышты. Газизә апа аңа:

      – Курыкма, улым, аның чылбыры өзелерлек түгел… Әйдә, менә бу яклап, – дип, Габдулланы кухняга алып керде.

      Аларны күпертмә җилкәле ак алъяпкыч япкан зур һәм таза гәүдәле чибәр генә хатын каршы алды. «Шушы икән байбикә», – дип уйлады Габдулла. Ләкин бу байбикә түгел, аның асравы гына иде әле.

      Өстәлләрдә һәм шүрлекләрдә нәкъ Ташаяктагы сыман тезелеп торган бакыр, җиз, пыяла савытлардан башканы күрмәгәч, Габдулла гаҗәпсенеп куйды: «Байларның өе шундый була икән: тәлинкә дә чынаяк. Байлар ашап кына торалар шул…»

      Ул ара булмый, юкарак гәүдәле, ыспай гына киенгән зур кара күзле хатын килеп керде һәм, Газизә апаны күреп:

      – Ә килдеңме, Газизәбану? Бик һәйбәт. Бу кем, синең улың мәллә? – дип сорады.

      Байбикә шушы үзе иде.

      – Әйе, бер почмакта утырып торыр инде, бикә, сезне борчымас ул, – диде Газизә апа, гафу үтенгәндәй итеп.

      – Ярар, бакчага чыгып утырсын, чәчәкләргә генә кагылмасын… Йосыфҗан, Йосыфҗан, кер әле монда, акыллым!

      Гадәт һәм кыланышлары белән унике-унөч яшьләр чамасы гына булса да, буйга әрсез үсеп киткән Йосыфҗан килеп керде. Ул, телен чыгарып, кулындагы зур гына кисәк бәлешнең эчендәге алмасын ялый, үзе бертуктаусыз борынын тарта иде.

      Габдулла аптырап калды: «Туктале, тукта, соң бу бит теге кем… Ташаякта мине төртеп ега язган малай!»

      – Бар, улым, – диде малайга, иркәләп кенә, байбикә. – Менә бу кунак егетне бакчага алып чык. Кара, чәчәкләргә кагылмасын! Бар, мин чакырмый кермә. Кунаклар янында чуалмасаң да ярар, бүген бик олы кешеләр генә киләсе, яме? Сүземне тыңласаң, иртәгә үк үзең сораган теге көмеш йөгәнле, пыяла күзле атны алып кайтырмын…

      – Әйдә! – диде малай Габдуллага.

      Алар бакчага чыктылар.

      Бакча чынлап та матур. Кызыл ком сипкән юлның чит-читендә тәбәнәк кенә яшел рәшәткә… Аның эчендә кечкенә-кечкенә таулар – чәчәкләр тавы… СКАЧАТЬ