Ике роман (җыентык). Әхәт Сафиуллин
Чтение книги онлайн.

Читать онлайн книгу Ике роман (җыентык) - Әхәт Сафиуллин страница 9

СКАЧАТЬ шул тирне кул аркасы белән сөртә-сөртә, бик каты тырышырга кирәк. Тырышты Искәндәр, тырышты: яхшы итеп чистартты да, махсус зур тимер пычак белән кыра-кыра, идәнен дә юды. Инде карап торышка барысы да тәртиптә, хәтта һәрчак үткен күзле булган өлкән офицерларның берәрсе килеп тикшереп караса да, нинди дә булса гаеп табарлык, бәйләнерлек, сүз әйтерлек түгел шикелле иде.

      «Аллага шөкер! – дип куйды ул, башкарган эшеннән канәгать калып. – Аллага шөкер, монысын да эшләдек!»

      Матрос чиләк, мунчала һәм идәнне кыра торган махсус зур тимер пычагын кулына алды да, бәдрәфтән бераз читкәрәк китеп, койма буендагы чирәмгә утырды.

      «Ә мичман мин каршы килермен, аңа каты бәрелермен дә зур тавышка сәбәп чыгарыр дип көтте бугай, – дип уйлап алды ул, сабын белән кулларын юа-юа. – Гел сизеп торам: һаман ризасызлык күрсәтүемне, тавыш күтәрүемне тели, шуңа күрә туры килгән саен юк-барга бәйләнә, карцерга утыртырлык сәбәп эзли. Булса да булыр икән шуның ише начар бәндә! Ә бит барысы да чиркәүдәге шул вакыйгадан башланды…»

      Әйе, Искәндәр дөрес уйлый: әнә шул көннән, беренче мәртәбә аларны чиркәүгә чукынырга алып килгән көннән башланды аның флоттагы кара көннәре. Чукынудан баш тартып, казармага кайткач, мичман Владимир Ярославцев аңа берничә мәртәбә бик каты сукты.

      – Син нәрсә, татарин, безне атакай алдында хурлыкка калдырдың, ә? – диде ул, тимер сыман йодрыгы белән аның яңагына сугып. – Әллә үзеңне башкалардан акыллырак дип саныйсыңмы? Күрсәтермен мин сиңа акыллылыгыңны! Шуны бел һәм борыныңа киртләп куй: монда синең ишеләр яши торган авыл түгел, монда – флот! Патша галиҗәнаплары флоты! Син бүген үзеңне патша галиҗәнапларына каршы куйдың. Ә бу гафу ителә торган нәрсә түгел.

      Ул шушы сүзләреннән соң тагын ике мәртәбә аның йөзенә шундый каты итеп сукты, Искәндәрнең күзләреннән очкыннар очты. Шундук борыныннан кан китте, тик ул аны иреннәренә агып төшкәч кенә сизде. Алай да сөртеп алмады, горур рәвештә басып тора бирде, ә күзләре тулы нәфрәт, күкрәге тулы сүз белән әйтеп-аңлатып та бирүе мөмкин булмаган чиксез ачу иде. Ул ирексездән йодрыкларын йомарлады, ачуыннанмы, үзенең шушы мизгелдәге көчсезлегеннәнме, тешләрен шундый каты итеп шыгырдатып кысты, ике яңак сөяге дә күзгә күренеп кабарып чыкты. Әгәр дә мәгәр менә хәзер ул хезмәткә алынган матрос булмаса, үзен һичкайчан болай, бөтен строй алдында, яңагына суктыру түгел, каршында карчыгадай очынган җирән сакал-мыеклы, җирән чәчле шушы мичман Ярославцевны үзе тотып ярыр иде. Бәлки, җиңә дә алмас иде ул аны, тик барыбер менә хәзерге мизгелдәге шикелле берсүзсез генә яңагына суктырып басып тормас иде! Ләкин нишлисең, әгәр дә мәгәр хәзер ул бу явыз мичманга нинди дә булса каршылык күрсәтү түгел, аңа ошамаган берәр сүз генә әйтсә дә, үз хәленең тагын та мөшкелләнәчәген бик яхшы аңлый иде. Чөнки ул, – җирән мичман әйтмешли, патша галиҗәнаплары флотына хезмәткә алынган матрос. Алынган гына түгел, гомере буена хезмәт итәргә тиешле матрос. Инде бу язмыштан беркая да китеп булмый. Ул да, башкалар кебек үк, тәмам картаеп беткәнче кораб палубасын таптарга тиеш. Ә анда, әтисе ягыннан Галимҗан бабасы әйтмешли, кемнәр исән дә, кемнәр юк. Вакыт белән бергә кеше СКАЧАТЬ